Бер мәлне район үзәгеннән кирәкле нәрсәләр алып авылга кайттым. Шуны эшлим хәзер, моны эшлим, дип уйлыйм инде. Карасам, ачкыч юк. Ишек төбендәге кирпеч астына гына куеп киткән идем югыйсә. Хәзер кешегә кеше бик кереп йөри торган да заман түгел, бикләп китү дә гадәт буенча гына. Кемдер керсә дә, синең ачкычыңны алып, алай-болай итеп йөрми бит инде, борыла да чыгып китә. Кырык тапкыр күтәреп карадым теге кирпечне. Юк. Бүтән җиргә куймадыммы икән дип, ачкыч яшерергә мөмкин булган барлык урыннарны тикшереп чыктым. Юк. Аптырагач, ватып керергә уйладым. Тик бу уйдан да кире кайтырга туры килде. Эш кораллары саклана торган сарай да бикле, ә ачкычы өйдә иде.
Алдан корган планнар җимерелде инде. Кәеф тә төшә башлады. Бик тырышып эзләгән чакта күз дә тона бит ул, керчегеңә тиеп торган нәрсәне дә күрмәскә әйләнәсең. Шулай күңелсез генә ары-бире сугылганнан соң, күршегә кереп киттем. Бераз тынычланып та чыгармын, бәлки берәр коралын сорап торырмын. Һичьюгында сөйләшеп алырбыз, күңел юанып калыр.
Тик күршегә кергәч, ачкыч мәсьәләсе бөтенләй онытылды. Өлкән яшьтә инде ул, әле хатыны да хастаханәдә. Азып-тузып йөри торган кеше түгел, тәртипле ир. Бу юлы капкадан керү белән сәерлек каршылады: гаражының да, абзарының да капкалары ачык, эш кораллары кайда җитте – шунда ташланган. Өй ишекләре шәрран ачык, ә күрше үзе диван янында бөгәрләнеп ята иде. Мин хәлне шундук чамаладым инде, сәламәтлеге яхшы түгел аның. Йөрәгендә дә, ашказанында да чирләре бар бугай. Мин төпченеп тормадым, бер-ике сүз эндәшеп карадым да «ашыгыч ярдәм»гә шалтыраттым. Берәр сәгатьтән килеп җитәр, диделәр. «Йөрәк авыруы булса, бер сәгать көтеп булмый инде», – дип, мин иптәш егетемә шалтыраттым. Тизрәк илтеп куярга кирәк бит. Ул бөтен эшен ташлап шундук килеп җитте. Җайлап кына яткырып, хастаханәгә алып киттек.
«Ашыгыч ярдәм» хезмәтендә аның кыяфәтен күрү белән туздырылган кырмыска оясындагы кебек йөгерешә башладылар. Шундук каядыр алып киттеләр. Без чынлап та ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк булганлыгын чамаладык инде. Дөрес эшләгәнбез. Соңыннан врачлар да әйткән: «Тагын ярты сәгатькә соңлаган булсагыз, исән калмас иде», – дигәннәр.
Менә мин район үзәгеннән планнар корып кайткан кеше, ярдәм өмет итеп күршемә кердем һәм үзем аның коткаручысына әйләндем. Бөтенләй көтмәгәндә-уйламаганда. Үз теләгем белән дә түгел хәтта. Очраклылык аркасында. Кемнеңдер теләге, ихтыяры белән идарә ителгән кебек. Гаҗәп бит инде…
Ләкин иң сәере әле ул булмады. Күршене табиблар кулына тапшырып кайтканнан соң, мин гадәт буенча теге кирпечне күтәреп карадым һәм… ачкычның анда юклыгын исемә төшердем. Шул ачкыч булмаганга, аны таба алмаганга күрә күршегә кергән идем бит… Һәм… күргәнемә ышанырга теләмичә, катып калдым. Ачкыч күзгә бәрелердәй булып шунда ята иде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез