Билгеле булганча, электрон Мактау тактасын булдыру турындагы карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Оешма-предприятиеләр үзләрендә эшләүче әлеге мактаулы урынга лаек дип саналган кешеләрне барлый. Әйтик, «Казаноргсинтез» 100 дән артык хезмәткәрне тәкъдим итә. Аларның берсе – Рузилә Бәхтиярова биредә 20 елдан артык эшли.
– Әлеге заводта бөтен гаиләбез белән хезмәт куябыз. Барыбызның бергә 100 елдан артык хезмәт стажы бар. Әтием дә, әнием дә, ирем дә, абыем да монда эшли. Безнең һөнәрләр кабатланмый, һәркем үз юнәлешендә, – ди Рузилә. – Казан химия-технология университетын тәмамлагач та, эшләп кенә карыйм әле дип, лаборант булып килгән идем. 20 ел узганын сизми дә калдым. Хәзер инде экология буенча инженер булып эшлим. Әле минем өстә хезмәткәрләрне һөнәри яктан үстерү бурычы да тора. Шунлыктан без даими рәвештә һөнәри осталык ярышларында катнашабыз. Еш кына ул бәйгеләрдә эксперт булып эшлим.
Рузилә су сыйфаты һәм һава чисталыгы өчен җаваплы.
– Бездә күчмә лабораторияләр эшли. Автомат рәвештә шунда анализлар алына. Кирәк икән, зарларын җиткергән кешеләр белән бергә шул урынга чыгып та тикшерәбез. Безнең эштә һәр сан өчен җавап тотасы, – ди ул.– Республикада беренче мәртәбә электрон Мактау тактасы кертелгәнне ишеткәч, шатландым. Әмма үземне анда күрермен димәгән идем. Әлбәттә, анда тәкъдим итүләре – зур горурлык. Җитәкчеләр сиңа ышана, сине башкаларга үрнәк итеп күрсәтә икән, син тагын да ныграк эшләргә тиешсең, дип уйлыйм.
Әлеге вакытта электрон Мактау тактасына 4,7 мең предприятие 8,6 мең хезмәткәрен тәкъдим иткән. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, бу оешма-предприятиеләр үзләре дә бар яктан үрнәк, вакытында тулы хезмәт хакын һәм салым түләргә, эшчеләргә тиешле шартлар булдырырга тиеш.
– Әлеге электрон Мактау тактасына эләккән кешеләргә бернинди дә матди ярдәм каралмаган. Әмма аларның исемнәре республика тарихында калачак. Бу кешеләр – республиканың социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүчеләр. Әлеге заводка юкка гына килмәдек. Монда хезмәт кешесе аеруча хөрмәтле. Завод елына 300 дән артык хезмәткәрен төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре белән зурлый. Биредә эшләүчеләргә бөтен социаль гарантияләр каралган. Монда һәркем үз эшен белә һәм төрле хәлләрдән чыга ала. Биредә остазларга да хөрмәт зур. Эшләп киткән ветераннар да онытылмый, – диде министр «Казаноргсинтез»да узган очрашуда. – Әлеге вакытта электрон Мактау тактасын кереп карап булмый. Июль ае беткәнче һәр оешма үз хезмәткәрен барлый ала. Мактау тактасы август уртасында ачылачак. Шуннан соң һәр катнашучыга таныклыклар бирә башлаячакбыз. Биредәге исемнәр ел саен алышынып торачак.
Электрон Мактау тактасына кемнәр эләгә ала? Моның ике мөһим шарты бар – хезмәткәр бу оешмада 3 елдан да ким эшләмәскә һәм бар яктан үрнәк булырга тиеш. Барлык оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, дәүләт оешмалары вәкилләре, хезмәт ветераннары, династияләр, остазлар, волонтерлыкта һәм хәйриячелектә актив булган хезмәткәрләр, эш урыннарында яңа юнәлешләр уйлап тапкан яшь белгечләр катнаша ала. Алар арасында, әлбәттә, СВО ветераннары да булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез