Әти кызлары
Түбән Камада яшәүче Ислам Мифтахов ике кызын ялгызы үстерә. Моннан алты ел элек 32 яшьлек хатыны Гөлнара яман чирдән китеп барган.
– Балага әти янында әни дә кирәк. Гаиләбезгә ир хакының нәрсә икәнлеге яхшы таныш. Хатынымның әнисе бабайны өрмәгән урынга да утыртмады. Ашарына әзер, киемнәре үтүкләнгән, матур итеп хөрмәт белән эндәшерләр иде... Өйләнгәч тә шуны күреп күңелем сөенде. Үз гаиләмдә күрмәгән җылыны бу гаиләдә татыдым. Әбинең кызларына биргән тәрбиясе өчен бик рәхмәтлемен. Хатыным Лилия белән бик тату яшәдек. Яман чир генә түгәрәк тормышыбызны челпәрәмә китерде, – ди Ислам.
Хәзер инде ул әти дә, әни дә булырга өйрәнгән. Кызларының чәчләрен дә үрә, ашарларына да пешерә. Ике яктан әбиләре бик ярдәм итә. Әти кызлары булып беткән инде балалар да.
– Бер генә теләгем бар – үз балаларым да әти хакын хаклый, ирләрен хөрмәт итә торган булып үссеннәр иде. Хәзерге җәмгыятьтә шул җитми. Хатын-кызлар бар нәрсәне үз кулына алып маташа. Ә тормыш дилбегәсен тартучы кеше булгач, ир кеше йә читкә китәргә мәҗбүр була, йә хатынына юл куеп яши. Тикмәгә генә «ир – баш» димәгәннәрдер инде, – ди кызлар әтисе.
Ике тапкыр хатын-кызлар белән таныштырып караганнар Исламны. Карашлары туры килмәгән. Аларга акча күбрәк булсын да, хатын сүзен генә тыңласын ир дигәне...
– Бөтенесен уйладым да, ялгыз яшәвем мең өлеш артык икән, дидем. Ә әтиләр көненә килсәк, бу бәйрәм миңа бик ошый. Олы кызыма – 12, кечесенә 9 яшь. Алар ел да миңа бүләк әзерли. «Без сине яратабыз!» – дип әйтүләре канат куя, миңа яшәргә көч бирә.
Аның кебек кеше юк
Мөслим районының Күбәк авылында яшәүче Илфира һәм Ирек Камаловлар үзләренең ике баласы янына тагын 12 ятимне алып үстергәннәр. Гадәттә бу сүзне гаиләдә хатын-кыз башласа, аларда иң беренче Ирек абыйның күңеле кузгала.
– Хатынымның бертуганнары тәрбиягә бала ала башлагач, мин дә әллә ике бала алып үстерикме, дигән идем. Безнеке кешечә булмады инде. Ике урынына уникене үстерәбез, – дип елмая зур гаилә башлыгы. – Шулкадәр бәхетле әтимен. Күпме сабый әтием дип муеныма сарыла бит! Әле менә Элина кызыбыз тугызны бетереп Чаллыга киткән иде, көненә унар тапкыр шалтырата. Дүрт балабыз яныбызда яши. Нурзиләбезнең тумыштан сәламәтлек ягыннан мөкинлекләре чикләнгән. 19 яше тулды инде аның да.
Ирек абыйның һәр ел саен Яңа ел бәйрәме җитәрәк йорт тирәләрен төрле сыннар белән бизәве турында язганыбыз бар инде. Шушы балалар дип эшләнгән эш анысы да...
– Кечкенәдән үстергәч, бик якын һәм газиз алар. «Әти» дип киңәшләшәләр, мине санлап, хөрмәт итеп яшиләр. Әле менә уйламаган җирдән ике операция кичердем. Кадерләп кенә торалар инде, – ди Ирек абый. – Үзем дә балаларым өчен утка-суга керергә әзер. Шушы көннәрдә ике кызыма бирелергә тиешле фатирны юлладык. Лаеш районындагы йортлардан бирәчәкләр. Шул фатирларга җиһазлар алып, яшәрлек итеп көйләп, кызларымны урнаштыра алсам, миннән дә бәхетле әти булмас иде.
Без сөйләшкән арада, Алия кызлары эштән кайтты. Иң беренче итеп, әтисен кочып алды.
– Безнең әти кебек кеше башка юктыр ул. Үзебезнекеләр безнең барлыкны да белмәгән вакытта, әти безне рәхәт тормышта яшәтте, бу гаиләдә үземне чит итеп тоймадым. Хәзер инде аларны кадерләп яшәтергә безнең чират, – ди Алия. – Теләгем шул: озак яшәсеннәр иде. Әти ышыгында бик рәхәт.
Ярату кирәк!
Татарстанда «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Адель Заһретдинов күптән түгел өч бала әтисе булды. Бүген ул үз балаларына гына түгел, бик күп сабыйларга яратуын өләшә.
– Әтием һәркөнне: «Яратам сине, улым!» – дип әйтә иде. Ул мине кая гына йөртмәде. Иң кирәк чакта гел янымда булды. 2010 елда мин үзем дә әти булдым. Улым Әнвәр мине яңадан яшәргә өйрәтте. Сабыебыз туып, алты ай узгач, ДЦП диагнозы куйдылар. Менә шул чакта мин әти кешенең барысын да хәл итә алмавын аңладым, – ди Адель. – Ир бала әтисенә карап нинди гаилә башлыгы булырга кирәген күреп үсә. Улларыбыз әниләрен тыңламаса, мин алар алдында хатынымны кочып алам, аннан гафу үтенәм. Алар моны күрә бит. Балага бәхетле әти-әни кирәк. Моннан 20 ел элек ир-ат гаиләсен туендырса, шул җитә иде, норма санала иде бу. Ә хәзерге замана баласының уен уйнарга да, мәктәпкә дә әти белән йөриселәре килә. Замана әтисе «запастагы» кеше, хатынының ярдәмчесе генә түгел, терәк булырга тиеш. Әтисе янында булган бала бөтенләй башкача үсә. Аның киләчәккә максаты нык, ул алга таба өметле адымнар белән атлый.
Өч бала әтисе соңгы елларда ирләрнең уңай якка үзгәрүен әйтә. Әти авторитеты арту да – күңелле күренеш.
– Әтиләрнең күбесе кеше арасына чыга башлады. Мәктәпләрдә уза торган әти-әниләр җыелышына йөрүче әтиләр саны артты. Тернәкләндерү үзәкләрендә дә хатын-кыз тавышлары гына түгел, ирләрнеке дә еш ишетелә хәзер. Ир кеше акча эшләүче генә түгел, гаиләне саклаучы да әле ул. Мин хатыныма рәхмәтлемен. Кайчандыр мин дә, гаиләм дип, әллә ничә җирдә эшли идем. Хатынымның күз карашы коткарды мине. Ирләргә өйдә акыл өйрәтү түгел, җылы караш һәм кайтуыңны көтеп торучы кирәк. Менә шундый әтиләр баласы турында да уйлый, гаиләсен дә ташламый, – дип саный Адель. – Моңарчы тернәкләнүгә баласын үзе генә йөрткән ханым бер көнне ире белән килде. Әтиләре курс тәмамланганчы яннарында булды. Ул вакытта шул ханымның йөзендә балкыган нурны күрсәгез! Әти белән әни арасында җылылык булса, бала бәхетле булып үсә. Физик яктан мөмкинлеге чикле баласы булган әтиләрнең дә хәлен аңлыйм. Үземнең дә беренче тапкыр улымның диагнозын ишеткәндә бөтен дөньям убылган кебек булды. Андый вакытта авыру бала тотып торган хатыныгызның күзләренә карагыз, дияр идем. Ничек ташлап китәсең... Диагноз – авыру гына түгел, ул гаиләнең сыналу вакыты. Ярату да шушында беленә инде. Бала бәхетле ир булып үссен өчен аларның әниләрен якларга, сакларга, яратырга кирәк. Үзең нинди – башкалар да шундый. Менә шул вакытта әтигә карата хөрмәт булачак.
Үзеңнеке сыман ярат
Мамадыш районында 2016 елда «Әтиләр клубы» эшли башлады. Әниләре генә тәрбияләүче балаларны нык канат астына алу өчен оештырыла ул. Әти тәрбиясе күрмәгән малай-кызлар дөрес юлны сайласын өчен дип эшләнә. «Бердәмлектә – көч», – ди «Әтиләр клубы» советы рәисе Айрат Шакиров.
– Баланы үз мисалыңда тәрбияләү кирәк. Әтиләр гаиләсе, балалары өчен җаваплы булсын иде. Гаилә аның кайгыртуын тоярга тиеш. Мин үзем дә 10 яшемдә әтисез калдым. Олы кешенең психологик һәм социаль халәте аның нәкъ менә балачакта әтисе белән үзара мөнәсәбәтеннән барлыкка килүен аңлап яшәдем. Бу тормышта әти сүзе, әти фикере, әти кулы кирәк, – ди ул. – Кеше баласына каты да бәрелеп булмый, сүгә дә алмыйсың. Әмма аны үз үрнәгең белән тәрбияләп була. Үзем белгәнне чит балага тапшыру миңа бик җиңел. Иң мөһиме – балалар өчен файдасы булсын. Элегрәк кадак та кага белмәгән балаларны да эшкә өйрәтә алдык. Үзара сөйләшергә темаларыбыз да күп, алар инде хәзер өлкәннәр кебек фикерли белә. Бер авырлыгы да юк: үзеңнекеләр сыман яратырга гына кирәк!
Фикер
Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова:
– Без, хатын-кызлар, иргә ышыкланып кына көчле, нык нигезле, тамырлы була алабыз. Ялгыз яшәгән хатын-кыз иясез була. Гаиләгә ир кирәк! Без еш кына гаилә институты дип сөйлибез. Мин моны болай дип күз алдына китерәм. Әйтик, институтның – ректоры, мәктәпнең директоры булган кебек, гаиләнең дә җитәкчесе була. Ул – әти кеше. Аның сүзе сүз булырга тиеш. Ә инде директор урынбасары – хатын-кыз. Ул ирне көйләп, җайлап яшәсә, яхшы дип уйлыйм. Укучыларны гаиләдәге зур балаларга тиңлим. Олылары нишләгәнне кечеләре карап тора. Алар әти-әниләренә мәрхәмәтле була икән, кечеләр моны кабатлый. Әтисез үскән хатын-кыз баласын да ялгыз үстерүдән курыкмый. Ярар, мин үстем бит әле, дип уйлый ул. Ә балалар әтиле тормышның ни икәнен белми үсәләр. Ныклы гаиләгә килеп кергәч, кайчакта югалып та кала алар. Ир-ат гаиләдә җитәкче булса, калганы хатын-кыздан тора. Ирне ир итү генә түгел, әтине әти итү дә аннан башлана. Балага «әтиең беләме, әтиеңнән сора» дигән сүзләр әйтү дә – тәрбия бирүнең бер адымы. Без кинога барыр өчен дә әтинең эштән кайтканын көтә идек. Әни шулай өйрәтеп үстерде. Бу тәрбия үзебез гаилә коргач та озата барды. Әтиләрнең хакын хаклап, абруен күтәреп яшәргә кирәк. Әтигә хөрмәт булган гаиләдә генә татулык, бер-береңне аңлау булачак. Бу гаиләдә исә бәхетле балалар үсәчәк. Алар – үзләре дә гаилә корасы кешеләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез