Аларның икесенә дә сокланырлык! Ана белән баладагы сабырлык, үҗәтлек, сынауларны җиңә алуны бергә кушсаң, әллә нинди таулар күчерерлек көчкә әйләнә! Сүзем – Казанда яшәүче Тимур Фазлыев һәм аның әнисе Светлана турында.
Тимур Фазлыевка 16 яшь. Ул тумыштан күрми. Өстәвенә йөри дә алмый. Арбада хәрәкәтләнергә мәҗбүр. Соңгы ике елда бөтенләй гел ятып кына торган. Әмма бирешмәскә тырыша. Күп кенә сәламәт кешеләргә үрнәк булып яши бирә. Коръән сүрәләрен ятлаган, чит телләр өйрәнгән, Россия күләмендәге бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулый.
Тимур бик тә җырларга ярата. Әнисе күзләре күрмәгән, урында гына яткан балага кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Тимурны өйгә килеп укыталар, җырларга өйрәтәләр. Татар эстрадасының күп кенә танылган җырчылары белән бер сәхнәдә чыгыш ясады. Быел Тимурның тагын бер сәләте ачылды – егет җырлар яза башлаган. Әнисе улы укыган музыка мәктәбенә бик рәхмәтле.
– Тимур – икенче балабыз. Ул туганда 7 яшьлек кызыбыз Валерия бар иде. Улым җиде айдан дөньяга килде. Дүрт айда баламның күзләре күрмәячәген әйттеләр. Без, күзенә операция ясатырбыз да, бар да бетәр, дигән идек. Тик, кызганыч, бер яшен тутыргач, аңа ДЦП диагнозы куйдылар. Минем өчен бик авыр көннәр башланды, – дип искә ала Светлана. – Әмма күз яше түгеп, ни эшлисең? Минем балам тагын кемгә кирәк? Мин анда музыкага хирыслык барын сизеп алдым. Кечкенәдән әйтәсе сүзен көйгә салып җиткерер иде. Шөкер, баламны музыка мәктәбе укытучылары ташламый. Мансур Мозаффаров исемендәге 18 нче музыка мәктәбе җитәкчесе Илзия Фәтхуллинага, педагог Венера Шәйдуллинага без чиксез рәхмәтле.
Светлана улын кая гына йөртмәде?! Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен нинди бәйге бар – Тимур шунда. Ул иҗат иткән «Бала сагышы» җыры радио һәм телевидениедә дә яңгырады. Баксаң, моннан 8 ел элек әтиләре авыру баланы тәрбияләү авырлыгын күтәрә алмаган. Җырга аны сагыну хисләре дә салынган.
– Мин аңа үпкәләмим дә. Тимурның әтисенең башка гаиләсе бар инде. Сирәк булса да, хәлебезне белә. Әмма бала өчен әти дә, әни дә кирәк. Тимурның күзләре күрмәсә дә, йөрәге бик сизгер. Өйгә кайтып кереп, аңа эндәшүдән үк кәефеңне белеп ала. «Әни, сине кем кыерсытты?» – дип тә сорый. Бик тә нечкә күңелле, көчле рухлы балам ул, – ди Светлана. – Соңгы ике елда улым кинәт кенә үсә башлады: 1 метр да 70 сантиметрга җитте инде. Буе үсә, ә умырткалыклар аны куып тота алмый. Әнә шуңа да гел ятып торды, бөтен тәне сызлана.
Тимурның җырын яздыру, аңа аранжировка ясау һәм телевидение, радиода яңгырату өчен зур суммада акча кирәк. Җырларын дөньяга чыгарыр өчен 300 мең сум сораганнар. Акча булсын дип, Светлана төннәр буе уенчык бәйләгән. Бер өлешен саткан, икенче өлешен балалар йортына тапшырган. Ятим сабыйлар шулар аша минем җылымны тойсын иде, ди ул.
– Эшкә урнаштым. Мин өйдә булмаганда, улымны күрше апа карый. Икәү бергә мәш киләләр. Әле ярый ярдәм итәр кешеләрем бар, – ди Светлана. – «Благодарение» хәйрия фондында эшлим. Менталь тайпылышы булган 18 баланы тормышка өйрәтәм. Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен хәйриячеләр эзлим. Казандагыларга игътибар булып тора ул, районнар да читтә калмасын, дим. Авыру балам булгач, мин башкаларның хәлен яхшы аңлыйм. Ә Тимурымның иң зур теләге – үзе кибеткә барып, миңа бүләк алып кайту. Хәтта күрмәскә дә риза. Ул дөньяны болай матуррак итеп тоя.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез