Газетага язылу

Берсе тотмаганны, икенчесе эләктереп ала

Казанда гомер итүче Диана һәм Тимур гаиләсен бик күпләргә үрнәк итеп куярга була. Икесендә дә – ДЦП авыруы. Сау-сәламәт кешеләр тормыш авырлыкларына бирешкәндә, алар көчле булып яшәргә тырыша. Кыз бала сөяләр, өйдәге эшләрне бергәләп эшлиләр. Берсенең кулы тотмаганны, икенчесе эләктереп ала. Бер-берсен тулыландырып яши торган гаиләнең тормышын «ВТ» журналисты да күреп кайтты.

Берсе тотмаганны, икенчесе эләктереп ала

– Без дә шул ук кешеләр инде. Язмыш кемне ничек сыный бит. Мин туганда ук авыру булганмын. Табиблар кечкенә чакта ук аякларымның начар йөриячәген, кулларыма зыян килгәнен әйткән, – дип сөйли Кукмарада туып үскән Диана. – Әмма әни мине тик тотмады. Аның үҗәтлеге, табибларның ярдәме бушка китмәде. Минем кебекләр урында ятып кына торганда, үз аякларыма басарга тырыштым. Казанда юрист белгечлеге алдым. Тик сайлап алган һөнәрем буенча эшкә урнашу гына насыйп булмады. Ә бит яшәргә кирәк. Шуңа күрә кибеттә эшли башладым.

Булачак ирен кибеттә очрата Диана. Тимур да – тумыштан авыру. Көч-хәл белән сөйләшсә дә, ике югары белем алган. Әмма ул да һөнәре буенча эшкә урнаша алмаган.

– Безнең кебекләр кемгә кирәк?! Икебезгә тиешле пенсиягә яшибез. Безнең бит әле ипотека да түлисе бар. Дәвалану, каядыр барып ял итү, тернәкләндерү хакында оныттык та инде, – ди Диана.

Бүген алар 7 яшьлек кызлары Эмилияне тәрбияли. Бәбигә узганын белгәч, Диана сабыйның малай булуын тели. Ир бала үстерү җиңелрәк булыр кебек тоела аңа. Әмма хәзер инде кызларының кул арасына керүен, ярдәм итәргә атлыгып торуын күргәч, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен укып бетерә алмый.

– Кызыгыз булачак, дигәч, әй борчылган идем. Бармакларым тотмый. Баланың чәчен ничек үрермен, дидем. Шөкер, яхшы кешеләр күп очрады. Балалар бакчасында минем хәлемне аңлап, тәрбиячеләр үзләре кызымны матурлап куя. Инде быел балам беренче сыйныфка укырга бара. Әзерлек курсларына йөри башладык, – ди Диана. – Кызыбыз сау-сәламәт. Бөтен эшкә булышырга гына тора. Әтисен дә, мине дә бик ярата. «Нигә сез башкалар кебек түгел?» кебек сорауларны бирми әле. Ничек бар шулай кабул итә. Бар дөньябызны ямьгә күмә торган нур ул.

Диана өйдәге бөтен эшне эшләргә өйрәнгән. Аеруча ашарга пешерергә ярата икән. Ире дә гел ярдәм итеп тора.

– Без Тимур белән икебез бербөтен. Ул белмәгәнне мин беләм, мин эшли алмаганны ул башкара. Җир йөзенә бер-беребезне тулыландырып яшәр өчен килгәнбездер, дим. Кияүгә чыгу турында хыялланмадым түгел, хыялландым. Мин дә хатын-кыз бит. Һәр кыз үз тиңен табарга, бәби сөяргә тели. Мин дә шулай, гел үземне гаиләле итеп күз алдына китерә идем. Шөкер, бар теләкләрем чынга ашты, – ди Диана. – Ике яктан да әниләребез генә исән инде. Алар ярдәм итәргә тырыша. Тик олыгайдылар. Без дә үзебезчә тормыш көтәргә өйрәндек. Яхшы кешеләр дә еш очрап тора. Кемдер җылы сүзен әйтә, кайберәүләр күчтәнәч бирә, авыр чакта кулын сузучылар җитәрлек.

Тимур белән Диана кешедән көтеп утырмыйлар. Мөмкинлек чыгуга үзләре башкаларны сөендерәләр. Тимур ДЦПлы балалар өчен төрле чаралар уздыра.

– Аларны миннән дә яхшы аңлаучы булмас. Ни кичергәннәрен бик яхшы беләм. Үземнең мөмкинлегем җитмәгәч, иганәчеләр эзлим. Төрле ишекләрне шакыйм. Җитәкчеләргә, түрәләргә керәм. Кайберләре мине аңлый, кайсылары сүгеп чыгара. Соңгы елларда булышам дип торучылар азайды, – ди ул. – Атна саен үзем кебекләр белән приютларга йөрибез. Бергә кушылып, күчтәнәчләр алабыз. Беләсезме, шунда баргач, могҗиза була. Приюттан чыгып, 10–15 минут та үтми, тоткан акча кире әйләнеп кайта. Бу Аллаһы Тәгаләнең бер кодрәтедер инде. Бер уйламаган җирдән сөендереп куялар.

Башкаларны кайгыртсалар да, аларның үзләренә дә ярдәм кирәк! Сөйләшә торгач, бу гаиләнең күңелләрендә йөрткән хыялы барын аңладык. Өчесе бергә ял йортына барасы килә икән. Аяк-куллар хәрәкәтләнсен өчен, дәваланырга кирәк.

– Берничә җиргә шалтыратып, тернәкләндерү узасы килә, дигән идек. Алар ташлама бирә алабыз, ди. Тик калган суммасын үзебезгә түлисе. Ә безнең акчабыз күп түгел. Пенсиябезне ипотека түләргә тотабыз, калган өлешенә яшибез. Әле бит дарулар да кирәк. Кызыбызны да кешедән ким-хур итәсе килми, – ди Диана. – Баштарак акча сорарга бик оялдык. Инде хәзер уйлаштык та, мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм итүләрен сорарга булдык. Бәлки безгә булышучылар табылыр?

Диана һәм Тимур Чижовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр Диана исемендәге 89274174025 номерына беркетелгән Саклык банкы картасына акча күчерә ала.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре