Газетага язылу

Бу нинди сүз? – Яңа татар сүзләре

Яңа сүзләргә багышланган язмаларыбыз ешрак чит телдән кергән сүзләргә багышлангач, укучыда бик урынлы сорау туарга мөмкин: татар теленең үзендә сүзләр бөтенләй ясалмыймы әллә?

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Фәридә Таһирова бу сорауга менә ничек җавап бирде.

 

Яңа татар сүзләре

Ясала, чөнки яңа сүз ясау – телнең сүзлек хәзинәсен тулыландыруның бик отышлы юлы ул. Ләкин бу – шактый катлаулы процесс, сүзләр үзлегеннән тумый, аларны кемдер тәкъдим итә. Гадәттә бу рольне галимнәр, язучылар, журналистлар һәм, әлбәттә, тел белгечләре башкара. Алар үзләренең хезмәтләрендә, әсәрләрендә яңа сүз кулланалар. Бу исә телне тирән белү, аңлау, тоемлауны таләп итә торган эш. Очраклы рәвештә теләсә нинди сүзгә теләсә кайсы кушымчаны яки сүзгә сүзне кушып кына кирәк мәгънәне белдереп булмый.

 

Ләкин татар телен яратучылар һәм белгечләр тарафыннан тәкъдим ителгән уңышлы яңа сүзләр дә бик күп. Алар башлыча терминологиягә карый. Мәсәлән, иренлек сүзе тешләрне яки авыз куышлыгын дәвалаганда иреннәрне саклау һәм киерү өчен иреннәргә кидерелә торган нечкә сыгылмалы предметны белдерә; русчасы: ретрактор. Яки тешсаклагыч сүзе. Ул бокста, көрәшнең кайбер төрләрендә тешләрне һәм иреннәрне саклау өчен ирен белән тешләр арасына киелә торган, русча капа дип аталган әсбапны белдерә. Көндәлек тормышыбызда барлыкка килгән предмет-күренешләрне белдергән һәм урынлы кулланылган яңа сүзләр дә бар. Үрнәк өчен, туңмассу сүзе автомобильнең алгы тәрәзәләрен юдыра торган суның, кышын куллану өчен махсус матдәләр кушылган, салкында туңмый торган төрен белдерә; русчасы – незамерзайка. Фикеребезчә, бик уңышлы итеп татар теле калыплары, татар тамырлары һәм кушымчалары ярдәмендә, югарыда күрсәтелгән үзенчәлекләрне искә алып ясалган чын татарча сүзләр бу. Сүзлеккә теркәү өчен дә шундый ук уңышлы сүзләр генә сайлана. Буйтасма – «лампас», көпшәтокмач – «макарон», каргизәр – «снегоход», утчәчәр – «огнемёт», үсемлегазык – «растительная пища» кебек сүзләрнең дә киләчәге бар дип уйлыйбыз.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре