Газетага язылу

«Читтә калып булмый»: Татарстан халкы СВО зонасындагыларга ничек ярдәм итә?

Татарстан халкы махсус хәрби операция зонасындагыларга ничек ярдәм итә? Янә шуны барладык.

«Читтә калып булмый»: Татарстан халкы СВО зонасындагыларга ничек ярдәм итә?
Фото: шәхси архивтан

Ютазы

Район имам-мөхтәсибе Марат Мәрданшин якташ егетләренә ярдәм җыюны оештырган. Җыелган кирәк-яракны алар ялга кайткан Гали Сибгатов аша җибәргән.

– СВОдагы егетләргә «Ярдәм» хәйрия фонды «Нива» машинасы һәм дарулар, Казан мөселманнары исеменнән мотоцикл, Бөгелмә районының Кодаш мәчете акчалата ярдәм күрсәтте. Моңа өстәп, өйдә әзерләнгән кайнатма, тозланган яшелчә, җимеш, тәм-томнар җибәрдек, – ди Марат Мәрданшин.

Теләче

Теләче районы ягу сезонына әзерләнү өчен Лисичанскига гуманитар ярдәм җибәргән. Кирәк-ярак арасында су җылыткыч, радиатор, генераторлар бар. Якташ егетләр турында да онытмаганнар. Аларга исемле посылкалар, төзелеш материаллары, «УАЗ» машинасы һәм квадроцикл илткәннәр.

Кукмара

Зур Сәрдек гимназиясенең махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Үзебезнекеләргә – өчләтә ярдәм» проекты район башлыгы грантын откан. Шул акчага алар кирәкле җиһазлар сатып алган. Егетләргә үлән чәйләре дә ясап җибәрәләр. Бу эштә мәктәп укучыларының барысы да катнаша. Башлангыч сыйныф укучылары үләннәрне капларга тутыра, калганнар исә алма, әфлисун, гөлҗимеш, бөтнек, мәтрүшкә киптерә. Рәсимә Хөсәенова гимназиянең ата-аналар комитетын җитәкли. «Өч елдан бирле Зур Кукмарадагы «Гараж» волонтерлык төркеменә йөрим. Балалар да безнең хезмәтне күреп үсә, кызыксына. Шуннан соң мәктәптә дә бу юнәлештә эш башлап җибәрү тәкъдимен җитәкчелеккә җиткердем. Мәктәп коллективы, ата-аналар да аны хуплады», – ди ул.

Мәктәптә СВОга ярдәм итү ике төрле юнәлеш буенча башкарыла. Беренчесе – файдалы үлән чәйләре әзерләү, икенчесе – 3D-принтер ярдәмендә хәрбиләргә кирәкле пластик детальләр җитештерү. Грант акчасына җиләк-җимеш киптерү җайланмасы, өрек, шикәр комы, тукыма һәм тагын бер 3Д-принтер сатып алынган. Хәзер мәктәптә мондый өч принтер эшли.

– Җәй көне төп эшебез үлән чәе өчен чимал әзерләүдән гыйбарәт, – дип сөйли Рәсимә Хөсәенова. – Көннәр матур торганда дару үләннәрен җыеп, аларны, шулай ук җиләк-җимешләрне киптерергә кирәк. Бу эшкә балаларны да, ата-аналарны да җәлеп итәбез. Мондый уртак хезмәт балаларда шәфкатьлелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар тәрбияли. Алар: «Кайчан үлән җыябыз?», «Кайчан чәй тутырабыз?» – дип сорап кына торалар.

Зәй

Иске Тәкмәк авылында махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм эшләре дәвам итә. Авыл халкы акча җыеп, солдатлар өчен исемле посылкалар әзерләгән. «Безнең монда әзерләгән күчтәнәчләр аларның башкарган эше белән чагыштырсаң, чүп кенә. Шуны белеп торсыннар: һәрберсен көтәбез, аларны уйлап яшибез. Авылда СВОдагы егетләр өчен җаны-тәне белән ярдәм итәм дип торучыларның күп булуы да сөендерә», – ди авыл китапханәчесе Валентина Киселева.

 Монда эш бөтен кешегә тигез бүленгән. Татьяна Миронова тиз пешә торган аш һәм боткалар әзерләгән. Моның өчен бөтен кирәк-яракны киптергән. Әзер ризыкларны исә тиз генә пешереп ашап булачак. Чираттагы ярдәмне Наталья һәм Анатолий Агаповлар гаиләсе илтеп тапшырган. 

Чүпрәле

Райондагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен маскировка челтәрләре үрә.

– Безнең дә читтә каласы килмәде. Ничек тә Җиңүгә үз өлешебезне кертеп, егетләргә ярдәм итәргә теләдек. Безнең маскировка челтәрләренең аларга файдасы булсын, – дип тели кызлар. – Районнан ярдәм киткән саен без дә үз өлешебезне кертәбез. Күңелгә рәхәт булып китә. Егетләрне онытырга хакыбыз юк. Барыбызны бер теләк берләштерә: алар туган якларга исән-имин кайтсыннар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре