Эзе дә булмасын, якын да килмәсен». Чит кеше турында шулай дип әйтүдән дә җиңел нәрсә юк. Ә менә үзеңнең якын кешең хыянәт итсә… Ул хыянәтче дигәннәре, кара плащ киеп, төн куенында йөрүче явыз түгел икән бит… Ул синең яныңда булып, әнкәң белмәгән серләреңне белүче, соңгы телем икмәгеңне икегә бүлеп ашаган иң якын кешең икән.
Шул дусны тормышыңнан сызып ташлау йөрәк түрендәге иң кадерле нәрсәне тамырыннан йолкып алу кебек була. Хәтта йолкып ыргытсаң да, эзе кала, әрнеп интектерә. Иң мөһиме – ташлыйсы килми. Бәлки хаталангандыр, бәлки төзәлер әле, үз-үзен акларга тырышыр, дип уйлыйсы килә. Гафу итәргә кирәкме соң? Әллә мөнәсәбәтләрне тамырыннан өзәргәме?
Хыянәт төрлечә була. Сереңне тарату, кимчелекләреңнән, йомшак якларыңнан файдалану, синең идеяләрне урлау, ярдәмгә мохтаҗ чагыңда ташлап качу… Мондый очракларны әллә күпме санарга мөмкин булыр иде. Ләкин шушы сансыз гамәлләрнең нигезендә бер генә нәрсә ята – ышанычны акламау. Ышанычыңны югалткан икән, димәк, дуслык та юкка чыккан дигән сүз. Хәтта мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырышсаң да, син инде аңа элеккедәй берсүзсез тулысынча ышана алмыйсың. Бу инде дуслык түгел.
Син аны гафу итәргә мөмкинсең. Ләкин гафу итү әле ул элекке мөнәсәбәтләрне кире кайтару түгел. Үч алмыйсың, гаепләмисең, җәзага тарттырырга омтылмыйсың, аралашканда хәтта елмаеп та сөйләшәсең. Тик син инде аны күңелең капкасына якын китермисең. Ул параллель дөнья кешесе булып кала.
Кеше бер тапкыр хәтәр адымга барган икән, икенчесендә ул моны бернидән курыкмыйча, күнегелгән гамәл кебек итеп башкарачак. Хыянәт – хәтәр адым. Бер кат хыянәт иткән икән, икенче тапкыр да итәчәк. Моны бер уфтанусыз, җиңеллек белән эшләячәк. Һәр өлкәдә кеше нидер эшләгән саен камилләшә бара.
Араны өзү дустыңны гаепләү яки җәзага тарттыру түгел, бу иң беренче чиратта үзеңне һәм якыннарыңны саклау. Ишегалдында берәү дә мина яткырмый, чөнки ул бер уйламаган, бер көтмәгән вакытта шартларга мөмкин. Аз гына ялгыш хәрәкәт һәм… Ышанычыңны акламаган дус та нәкъ шундый мина шикелле. Әле ул үзеңне генә түгел, якыннарыңны, иң газиз кешеләреңне дә шартлатырга мөмкин.
Менә шушыннан да дөресрәк хакыйкать юк кебек. Әмма бу – тормыш. Беркайчан да бер яклы гына була алмый. Әйтик, хыянәт иткән, ышанычыңны акламаган барлык дустың белән дә араны өзәм дисәң, япа-ялгыз торып калуың да бар.
Аннан соң, без барыбыз да кайчандыр ялгышырга мөмкинбез. Дусның хыянәте дә кабахәтлек түгел, ә хата гына булырга мөмкин. Яки бик хәтәр проблема алдында каушап калуы, йомшаклык күрсәтүе. Әйтик, кеше алдында шундый сайлау ихтыяҗы калкып чыга: яки дусты, яки баласы. Сез кайсын сайлар идегез? Гадәттә, нормаль кеше баласын саклап калырга тырыша. Моның өчен аны: «Дустыңны саттың!» – дип гаепләп тә булмый. Бу – табигый халәт.
Димәк, башта хыянәтнең сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Әлбәттә, моннан гына артык җиңел булмас. Башыңа кирпеч төшкән икән, аның ни сәбәпле төшкәнлеген ачыклаудан гына яраң төзәлә башламый, авырту да җиңеләйми. Ләкин… Бу күңелгә беркадәр җиңеллек өстәргә мөмкин. Сәбәпләрен белгәч, аның гамәлләрен аңлау, ни өчен шулай кылануын чамалау җиңелрәк була.
Ул әле үз хатасын танып, ихлас күңелдән гафу үтенергә дә мөмкин. Ялгышкан, аңлаган, мөнәсәбәтләрнең дәвам итүен тели. Шул хатасын аклау өчен әллә нинди игелекләр кылырга да мөмкин. Тормышта шундый очраклар да аз түгел бит.
Ничек итәргә соң? Моны беркем дә төгәл белми торгандыр. Теге йөремсәк мәзәктәге шикелле инде: кайсын сайласаң да, бер үкенерсең. Миңа калса, мөнәсәбәтләрнең берсе дә мәңгелек түгел. Хәтта гомерлек тә түгел әле. Кайбер кешеләрнең дуслыгы бернинди хыянәтсез дә өзелергә мөмкин. Тыныч кына. Җәй буена балкып, көз җиткәч, тыныч кына шиңеп коелган һәм чүпкә әйләнгән чәчәкләр шикелле. Шуңа күрә, дуслык югалды, кыска гомерле булды, дип артык өзгәләнергә кирәкми. Вакытыннан иртә үлгән кешене гаепләп булмый бит. «Ник иртә киттең?» – дип якасына ябыша алмыйсың. Шуның шикелле үк, дуслыкның да, кешеләр арасындагы бүтән мөнәсәбәтләрнең дә – үз гомере. Туа, яши, үлә. Кайберләре урында ятып, тыныч үлем белән, кайсылары фаҗигале рәвештә. Берни дә үзгәртеп булмый. Ә үзең үзгәртә алмаган нәрсәләр белән килешергә генә кала. Һәм онытмаска: кем белән генә дус булсагыз да, бу гомерлек күренеш түгел, кайчан да бер югалачак, шуңа аның кадерен белеп, яктылыгын тоеп калырга кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез