– Өйдә коры аш әзерләргә уты да күп тотыла, суы да. Шуңа күрә коммуналь түләү дә зур иде. Фатир бирделәр, чыгымнарны да күтәрәләр, – ди Фәнизә апа. – Мин үзем дә – егетләр янына алгы сызыкка барып кайткан кеше. Шул бару бөтен күңелемне айкады. Монда бөтенләй башка кеше булып кайттым. Егетләрнең ничек итеп ил сагында торуларын күрдем. Атналар, айлар буе йокы капчыгында йоклап булмаганын да аңладым. Ятар җирләре такта иде. Менә шуннан соң матраслар җыя башладык, мендәр тегәргә тотындык. Госпитальләр өчен дә урын-җир җыелмасы кирәк. Андагы егетләргә коры аш әзерләүдән дә яхшысы булмас, дип кайттым. Алар кая гына барса да, коры ашны пешереп ашый ала. Димәк, ач калмыйлар. Көн саен иртәнге сәгать тугыздан киче алтыга кадәр ике сменага бүленеп, уннан артык төр аш әзерлибез. Бер дә туктап торганыбыз юк. Төркемебездә 617 кеше бар. Барысы да – 60 ны узган кешеләр.
Егетләргә күчтәнәч посылкаларын ай саен җибәрәләр. СВО башланганнан бирле алар 5 миллионга якын порция аш әзерләгән.
– Адреслы күчтәнәчләр дә җибәрәбез. Андагы хәрбиләр белән дә, госпитальдәге медиклар белән дә элемтәдә торам. Нәрсә кирәк, шуны әзерләп җибәрергә тырышабыз. Халыкка рәхмәт. Бергәләп акча җыеп, бар сораган кирәк-яракны җибәрәбез. Эшебезне күреп, оешма-предприятиеләр да ярдәм итә. Әзерләгән йөкләребезне егетләргә илтеп тапшыручы намуслы автоволонтерларга рәхмәт, – ди Фәнизә апа.
Моннан ике ел элек Фәнизә апаның улы Эрик та СВОга китеп барган. Әнисенә бу хакта әйтеп тормаган. Бары тик барып җиткәч кенә хәбәр биргән.
– Инде улымның ике зур улы бар. Беренчесе армиядән кайтты, икенчесен шушы көннәрдә хәрби хезмәткә озаттык. Әле ярый, әтисенең ял вакыты туры килде. Улы белән күрешергә кайтып өлгерде, – ди Фәнизә апа. – Тәрбиябез шундый булган инде. Мин дә башкача булдыра алмыйм, улым да качып ятучылардан түгел. 50 ягына чыгып бара бит. Үземә дә 72 яшь инде. Кичке якта өйгә көч-хәл белән кайтып аусак та, күңелгә рәхәт. Әнә шул эчке халәтне аңлатып биреп булмаса да, безне кешеләргә ярдәм итә алу һәм аларны сөендерү йөртә. Кайчак безгә яңа килеп кушылырга теләүчеләр, күпме түлиләр, дип кызыксына. Түли торган эш булса, волонтер димәсләр иде безне. Күңел эше бу, дибез инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез