Газетага язылу

Гаҗәп

Кайчагында мин искиткеч яхшы әсәрләр язам да интернетка эләм. Һәм шундый шедеврга бер лайк, бер фикер булмавына аптырыйм. Үземә генә шулай әйбәт булып тоела дип булмый. Яхшы белән уртакулны гына аерам бит инде.

Шуңа бер игътибар юк. Мактарга гына да димәгән... Һичьюгында тәнкыйть, хурлау булырга тиеш кебек бит инде. Ә монда – битарафлык... Күрмәмешкә салышу... Гаҗәп!

Болай уйлаучылар бер мин генә түгел икән. Соңгы вакытта социаль челтәр алып баручылар, җитди блогерлар да еш зарлана. Кайберләре хәтта халыкны томаналыкта гаепли. Ләкин бөтен халык андый була алмый, арадан берничә йөз булса да юньле кеше җыелырга тиеш бит инде. Җыелмый. Менә монысы да гаҗәп.

 

Күбрәк кеше күрсен дип, социаль челтәрләрнең алгоритмнарына яраклашырга тырышучылар күп. Хәзер анда кыска видеолар модада. Күп рәсемнәрдән ясалган шудырмалы постлар. Алгоритм аларны күбрәк кешегә күрсәтә, шуңа күрә игътибар бирүчеләр күбрәк була. Күп лайк һәм коммент җыйган постларны популяр дип белеп, тагын да күбрәк кешегә тәкъдим итәләр. Ярый, шулай да булсын ди. Әмма миндә канәгатьсезлек уята торган күренеш – тексттан торган постлар иң начар күрсәтелгәне. Ни өчен?

 

Алгоритмнарны кешеләр төзи. Ә аны ниндидер максат белән эшлиләр. «Нинди максат белән?» – дип сорыйм мин. Хәлләрнең торышын күз алдына китергәч, барысы да ачыкланган шикелле була. Ни өчен постларның бөтен төре дә бер дәрәҗәдә тигез күрсәтелми? Моны гадәттә кулланучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү максаты белән аңлатырга тырышалар. Янәсе, төрле форматтагы контентка ихтыяҗ төрлечә. Кыска видеоны халык бик күп карый, шуңа аңа өстенлек бирелә, диләр. Сизәсезме? Әгәр өстенлек белән (димәк, күп итеп) күрсәтәләр икән, әлбәттә, аны күбрәк кеше күрә, димәк, карый. Нинди форматка өстенлек бирелә, ул шулкадәр популяррак була. Чөнки блогерлар да моны аңлап, шул форматта эшләүгә күчәләр.

 

Кыска видеога өстенлек бирелүнең бер сәбәбе: анда реклама урнаштыру җайлы – матур итеп күрсәтеп тә, сөйләп тә була. Икенче сәбәбе – монда бөтен нәрсәне дә тиз тотарга туры килә, нинди темага алынсаң да тирәнгә кереп булмый. Бу формат катлаулы һәм җитди темалар өчен бармый, димәк, сәяси куркыныч тудырмый.

 

Ни өчен текстлы постларны аз күрсәтелә торган итеп эшләгәннәр соң? Мондый сорау артык та бугай инде. Текст ул – сүз, ә сүз куркыныч. Һәр яклап та. Беренчедән, укыган кешенең уйлана белү сәләте зуррак була һәм ул укыган саен камилләшә. Ә ни өчен камилләштерергә әле халыкның ул сәләтен? Болай тынычрак ич. Икенчедән, текстларны төрле кеше төрлечә кулланырга мөмкин: сәяси максатта, мәсәлән, экстремистик идеяләрне алга сөрү яки гаделлек өчен көрәштә Ә бу хакимияткә дә, соцчелтәрләрне оештыручыларга да кирәкми. Бәласеннән баш-аяк.

 

Социаль челтәрләр матур киемеңне, затлы машинаңны яки оста итеп пешергән бәлешеңне күрсәтү урыны гына түгел. Монда маркетинг, сәясәт, мәгърифәт һәм сәнгатькә – барысына да урын бар. Ә иң мөһиме, югарыдагылар өчен ул халыкның фикер йөртү сәләтен калыплаштыру урыны. Фикерен генә түгел. Ә фикер йөртү сәләтен.

 

Аңаешлырак булсын өчен икмәк пешерү белән дә чагыштырырга мөмкиндер. Камырны бер савытка саласың, бездә аны «форма» дип йөртәләр. Камыр кабара, тик күпме кабарса да, шул формадан чыгып китә алмый. Монда да шундыйрак хәл. Кеше алдан билгеләнгән калыплар эчендә фикер йөртергә күнегә, шуннан чыгып китә алмый. Менә шуларны исәпкә алсаң, искиткеч текстларыңның игътибарсыз калуы бер дә гаҗәп булып тоелмый. Беренчедән, акыллы алгоритмнар аны санаулы кешеләргә генә күрсәтә. Хәтта ун мең подписчигың булып та, язмаңны күрүчеләр нибары берничә йөздән артмаска мөмкин. Икенчедән, халык та сантый түгел. Ул үзенең кайда һәм нинди чорда яшәгәнен яхшы белә. Аз гына кыек сүз ычкындырдыңмы – төзәтү органнары килеп җитәргә мөмкин. Хәтта лайк куйсаң да.

 

Гаҗәплеген гаҗәп тоелмый да... Тик барыбер нәрсәседер дөрес түгел инде моның... Үзеңне талпынып-талпынып оча торган ватык самолетта барган кебек тоярга мәҗбүр итә. Егыласы җирләр йомшак булсын!

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре