Көттереп кенә туган игезәк кызларның ДЦП авырулы булганын алар 3 ел буе якын туганнарыннан башка берәүгә дә сиздермиләр. Берәүдән дә бер тиен алмыйча, икешәр эштә эшләп, сабыйларын тернәкләндерүгә йөртәләр. Әле күптән түгел генә, инде башка чаралары калмагач, мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга җөрьәт итәләр. Бу гаиләгә чит ил табиблары өмет биргән – сабыйларга операция ясап, аларның хәлен җиңеләйтеп була икән.
«ВТ»га шалтыратып, бу гаилә турында иң элек Аделинаның укытучысы Гөлгенә ханым Сәйранова сөйләде. Шул балалар өчен йөрәгем бик өзгәләнә, диде ул.
– Аделинабыз мәктәптә гел үрнәк булды. Укуны алтын медальгә тәмамлап, укытучы булды. Безнең аралар бер дә өзелмәде. Эшли башлагач та, миңа гел киңәш сорап шалтыратты. Сыйныфташлар очрашуына да кайтты. Әмма беркайчан да, авыру балалар тәрбиялим, димәде. Шулкадәр сабыр булган икән. Кеше начар уйлар дип борчылган. Ә бит чирне яшереп булмый. Күбрәк кеше белсә, ярдәм итүче дә табылачак, – ди Гөлгенә ханым.
Бүген кызларга 3 яшь тә 5 ай. Айшә һәм Сафиянең әбиләре Гөлназ ханым белән дә сөйләштек.
– Әлеге балалар безнең тормышны үзгәртте. Алар нәселебезгә бирелгән ниндидер сынау өчен дөньяга килгәннәр, – ди әнисе ягыннан әбиләре. – Гомердә дә авыру балалар туар дип көтмисең бит инде. Кызым белән киявебезнең, өйләнешкәч, бәбиләре булмыйча торды. Аделина авырга узгач, ничек сөенгәнебезне белсәгез! Барыбыз да бик бәхетле идек. Әмма ул сөенеч озакка бармады. Балалар 25 атнадан туды. Берсе – 870, икенчесе 820 грамм иде. Табиблар аларны озак яшәмәс, бер-бер артлы үләчәкләр, дип тә әйтте. Ул чакта елап та карадык инде. Кызымның күз яшьләре бөтенләй кибеп тормады. Ике бала да бик озак комадан чыга алмады. Алар исән калсын дип, мин көн саен дога укыдым. Аллаһы Тәгаләгә ялварып, оныкларга гомер сорадым. Нәзер әйтеп, намазга бастым. Кызым да бик күп догалар өйрәнде, Аллаһы Тәгаләгә якынайды. Сабыйларны яшәтәсебез килде. Доганың көче әйтеп бетергесез аның. Беренче булып туган Сафия кызыбызга авырлык күбрәк килгән. Ул комада да озаграк ятты. 6 айга кадәр хастаханәдә булды. Икенче булып туган Айшә кызыбызны 2 айдан өйгә чыгардылар.
Сабыйларның икесенең күзенә дә операция ясыйлар. Әти-әниләре аларны гел тернәкләндерү үзәкләренә йөртә. Аделина анда үзе кебек авыру бала тәрбияләүче әниләр белән таныша. Әкренләп алар кебек яшәргә өйрәнә. Җитлекмичә туып, төрле авырулар белән тилмергән балаларның әти-әниләре бергә җыелган төркемгә килеп эләгә. Ул үзенең ялгыз түгеллеген, аның кебек әти-әниләрнең күп булуын аңлый.
– Кияүгә рәхмәт инде. Ул бик тырыш. Әлегә кадәр эшендә дә авыру балалар үстергәнен әйтми йөрде. Көчкә үгетләдек. Сабыйларыбызны үзебез үстерик, аларны үзебез дәвалыйк, ди ул. Дөрестән дә, бөтен гаиләбез белән тырышабыз. Без дә кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, кода-кодагыйлар да булыша. Шулай итмәгәндә, берьюлы ике авыру бала тәрбияләү бик авыр булыр иде. Кызым белән киявемне ял иттерергә дә тырышабыз. Кодагыйлар җомга кичтән балаларны үзләре карый. Барлык ярдәм итүчеләргә дә рәхмәтлебез, – ди Гөлназ ханым. – Тормышта бит төрлесе бар. Кызымның күп кенә авыру бала үстерүче дусларын хәтта үз әниләре дә аңлап бетерми икән. Арада, кеше көлдереп, авылга кайтып йөрмә, дип әйтүчеләр дә юк түгел икән. Миңа авыру бала кирәк түгел, дип, ташлап чыгып киткән әтиләр дә бар. Без инде бөтенебез бер учка тикмәгә җыелмадык. Яшьләр дә яшәп калсын, дибез, оныклар да яратуны тоеп үссеннәр, дип тырышабыз.
Айшә белән Сафиянең акылларына зыян килмәгән. Сабыйлар йөри алмый, кашык тотып ашамый. Әле ярый, әйткәнне аңлап, хисләрен күрсәтәләр икән. Тиздән алар чит илгә дәваланырга бармакчы. Андагы табиблар, вакытны сузмаска, балалар кечерәк чакта бот сөякләрен үз урынына утыртырга киңәш иткән. Гаилә катлаулы операция өчен акча җыя башлаган. Ике сабыйга 9 миллион 500 мең сум акча кирәк. Инде мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән әлеге сумманың яртысы җыелган да.
Айшә һәм Сафиягә ярдәм итәргә теләүчеләр сабыйларның әниләре Аделина Альберт кызы Галиева исемендәге Саклык (Сбер) һәм Т-банк карталарына акча күчерә ала. Карталар 89534849669 телефон номерына беркетелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез