Инвалид арбасына калган Ләйсән: « Әле дә ярый, ирем ташламый»

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә яшәүче Ләйсән Фәйзуллина турында моннан берничә ел элек язган идек. Ул чакта социаль челтәрләрдә кечкенә малайның әнисенә ярдәм итүләрен сорап елап торган видеосы күңел кылларын тибрәтте.

Инвалид арбасына калган Ләйсән: « Әле дә ярый, ирем ташламый»

 Хәзер инде ул балага 12 яшь инде. Бу ялларда алар Казанга бәйгедә катнашырга килгән иде. 

– Дәрес вакытында башыма люстра төшкәннән соң мине паралич сукты. Уфа табиблар вакытында ярдәм күрсәтелмәгән дип каршы алды. Плафон башның түбә сөягенә (теменная область) төшкән. Умыртка баганасы пружина кебек кысылып, муен сөяге чыккан. Баш миенә кан, кислород җитешмичә, бүген шушы хәлдә калдым инде мин, – ди Ләйсән.

Инвалид арбасына утырганына да ике генә ел икән әле. Аны бер мәрхәмәтле хәйрияче алып биргән. Хәзер Ләйсән барасы җирен үзе дә әйләнеп кайта ала. Күтәреп утырту, тәрбияләү эшләре ире Тимергали өстендә.

– Иремә бик рәхмәтлемен. Шушындый хәл калгач та, син яшә генә, мин барысын да эшләрмен, диде. Ул чакта балага 4 кенә яшь иде әле. Икебезне бергә тәрбияләде, – ди Ләйсән. – Мине гел күтәреп кенә йөртте. Ул чакта коляска юк, ә дәваланырга кирәк. Дүртенче катка кадәр дә күтәреп менер иде. Менә хәзер аяклары бетте. Тезенә операция ясатып, таякка калды. Әмма ярдәм итүдән туктамый. Инде хәзер бөтен сөенечебез булып улым үсеп килә. Үзенең җырга-моңга сәләте, иҗаты белән сөендерә. Мин гомеремдә дә Казанга чыгып китәр кеше түгел инде. Бала хакы дип ерак юлга да түздем.

 Ләйсәнгә чит ил табиблары өмет бирә. Операция ярдәме белән аякка бастырмакчылар. Әмма анда барып дәваланыр өчен күп акчалар кирәк. Ләйсән мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә ышана.

 Булышырга теләүчеләр Фәйзуллина Ләйсән Мәрган кызы исемендәге. 2202 2067 6036 1050 номерлы Саклык һәм 2200 1523 8905 5339 номерлы Альфабанк» картасы акча күчерә ала. Карталар 89874773609 номерына беркетелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре