Узган ел ахырында без бу авылга барып, юлларының нинди хәлдә булуын барып күргән идек. Дөресрәге, күреп тә, шаккатып та кайттык... «Авылыгызга яхшы юл салынса, ачылышын да язарга килербез әле», – дип киткән идек. Вәгъдәбезгә тугры калып, авыл халкының сөенечен уртаклашып кайттык.
Исегезгә төшереп узыйк, Исәнсеф-Чишмәгә 1925 нче елларда нигез салынган. Хәзер авылда унбер хуҗалыкта 36 кеше гомер итә. Юлы бервакытта да булмаган. Яңгыр яуса, Исәнсеф-Чишмәгә йә кереп, йә чыгып булмый. Кызыл балчыклы туфрак хәлләрне тагын да катлауландыра.
– Узган елның 6 ноябрендә «Ватаным Татарстан» газетасы хәбәрчесенә шалтыраттым. Гозеремне үтәвегезгә ышанмасам да, 11 ноябрьдә килеп язып киттегез. Сезнең язма бозны урыныннан кузгатыр өчен зур этәргеч булды. Газетада басылып чыккач, авылда яшәүчеләр дә, тумышлары белән Исәнсеф-Чишмәдән булган якташлар да берләшеп, киңәшеп, төрле урыннарга хатлар юлладык. Россия Президенты Владимир Путинның «Туры элемтә»сенә дә яздык. Ел башында безнең авылга юл салыначагы билгеле булды һәм «Татавтодор» оешмасы егетләре җәй айларында килеп эшли дә башладылар, – диде шушы авылда яшәүче Гөлинә Камалова.
Яманны күрмичә, яхшының кадерен белмәссең. Бу сүзләрнең чын асылын шушы авыл халкы яхшы аңлый торгандыр. Чөнки алар ком-таш түшәлгән юлга да канәгать булып, ихластан сөенә белүчеләрдән булып чыкты.
– Шушындый юллардан йөри алуыбызга әле дә булса ышанып бетә алмыйм. Терлекләрне карап бетергәч, велосипедыма атланам да, сөенә-сөенә йөреп кайтам. Юл булгач, тормышыбыз үзгәрде. Ирем Айдар эшкә чыгып киткәч, күңелем тыныч. Алайса өйдән чыгып китүгә «Батып, ватылып калмас микән?», «Батып калса, этеп чыгарырга кемне дәшәрмен икән?», «Эшенә барып өлгерер микән?» ише сораулар борчый башлый иде. Бүген балаларым кайтты. Башка вакыт булса, яккан мунчаны да керә алмыйча ашыга-ашыга юлга кузгалалар иде. Хәзер иркенләп кичкә кадәр калалар. Кем өчендер вак мәсьәләдер бәлки, безнең өчен зур куаныч бу, – ди Гөлинә апа.
Шуңа күрә юл ачылган көнне күк йөзен болыт каплап, өстән җепшек кар, яңгыр явып торса да, авыл халкының куанычын куып тарата алмады. Авылда чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин әйтүенчә, республика бюджетыннан юлны төзекләндерүгә 30 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
– Асфальт түшәлгән авылларда юл ачканда да бу кадәр кеше җыелганы юк иде. Бу, беренчедән, юлның мөһимлеген, икенчедән, халкының бердәмлеген, туган авылларын хөрмәт итүне күрсәтә. Башка вакытта мондый табигать шартларында авылга кереп җитеп булмый торган иде, ә бүген бик җайлы гына килеп җиттек. Шуңа күрә бүгенге чарадан кирәкле эш эшләгәнбез дигән хисләр белән кайтып китәбез. Бу юл, чыннан да, бик кирәк иде, – диде Альберт Хуҗин.
Район башлыгы юл салу авылны, туган нигезне саклап калырга ярдәм итәчәгенә өметен белдерде.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның: «Кечкенә авылларда кеше яшәмимени?» – дип әйтә торган сүзе бар. 30 млн сумга бәлки мондагы халыкны Мөслимгә дә күчереп бетереп булыр иде, ләкин алай иткән очракта нигез югала, тамырлар өзелә бит. Сез матур итеп сорый, матур итеп көтә белдегез. Шуңа күрә теләгегезне ишеттек, бу юлның чыннан да кирәклегенә инандык. Сезнең белән бергә мин дә сөенәм. Иң мөһиме авылның киләчәге булсын. Монда догалар яңгырасын, бәйрәмнәр узсын иде, – дигән теләкләрен җиткерде район башлыгы.
Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Илшат Салихов та юлның бик көтелгән һәм кадерле булуына басым ясады.
– Без бу юлны бер гасыр көттек. Әтиләр дә көтте аны, күрергә безгә насыйп булган икән, – диде ул. – Мөрәҗәгатьне кире какмавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Яшермим, булырына ахырга кадәр ышанып бетмәдем. Бүген бездә, чыннан да, зур бәйрәм. Бу юл авылның бетмәвенә бер сәбәп булсын. Исәнсеф-Чишмә авылын ничә ел «бетә» дип йөрделәр. Бетми әле ул, алга таба да халкы бердәм булып, матур итеп яшәргә язсын иде. Мин яхшыга өметләнәм. Юлы бар, суы кергән-чыккан. Кибет килеп тора, сөт җыялар, чүп машинасы керә. Берничә көн буе яңгыр яуды. Башка вакыт булса, авылга юл ябык булыр иде, ә бүген әллә никадәрле машина кайтты. Авыл халкы бик рәхмәтле, бик риза.
Юл – бүген шушы авылда яшәүчеләр өчен генә түгел, кайчандыр монда туып үсеп, бүген әти-әниләрен зиярәт кылырга кайтучылар өчен дә зур бүләк.
– Юл – бүген монда яшәүчеләрне генә түгел, шушында туып үсеп, бүген төрле җирләрдә яшәүчеләрне дә берләштерер өчен сәбәп булды. Авылдашлар берләште, аралашты, кирәк чакта – сабырлык, кирәк чакта усаллык күрсәтте. Юл булсын, дип йөргән һәркемгә зур рәхмәт, – ди Нәфисә Мирзаханова. – Әйе, авылыбыз бик кечкенә, халкы да күп түгел. Тик бер дә бетерәсе килми бит аны. Мин аны җәннәт бакчасына тиңлим. Хәзер юл булгач, тагын да ешрак кайтып йөрисе килә.
Без исә Исәнсеф-Чишмә авылының матур киләчәгенә ышанып калабыз. Әле бу юллардан авылга шатлыклы сәбәпләр белән кайтучылар да, мәктәпкә йөрүче балалар да күп булсын дигән теләктә калабыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез