Юлсызлыктан интегүче авыл халкы: «Саз ерып иза чигәбез»

Редакциягә җан авазы белән язылган хат килеп төште. «Без Мөслим районының Исәнсеф-Чишмә авылында яшибез. Авылыбызга керү юлы юк. Язын-көзен, җәйге яңгырлы көннәрдә саз ерып иза чигәбез.

Юлсызлыктан интегүче авыл халкы: «Саз ерып иза чигәбез»
Илдар Мөхәммәтҗанов

Зинһар, безгә ярдәм итегез». Хатның кыскача эчтәлеге шундый иде. Барысын да үзебез күреп, бәяләр өчен, юлга кузгалдык. 

 

Куркыныч юл

 

Күптәннән мондый юллар күргәнебез юк иде! Редакция машинасын күрше авылда калдырып, безне каршы алырга чыккан Айдар Камаловның биегрәк автомобиленә күчеп утырып, берничә метр ара узуга, күңелгә килгән беренче уй шул булды. Аның: «Сезнең алда гына «КамАЗ» авылга таба борылды. Туктатып калып булмады, зур йөк машиналарын кертмичә тора идек. Эх, кисәтергә өлгерә алмадым, юлны ярып, бөтенләй дә кермәслек итә икән инде», – дип үрсәләнүе күңелгә тагын да шом өстәде.

 

Озак та бармадык, теге «КамАЗ»ны куып тоттык үзе. Тик ул инде юлда батып калырга өлгергән иде. Эшнең озакка сузыласын аңлап, Айдар абый авылга башка юлдан кайтырга булды. Исәнсеф белән Исәнсеф-Чишмә арасы биш чакрымнан бераз гына озынрак. Басу аша баргач, юл тагын да ерагая. Хәлләр монда да шул бер чама. Кызыл балчыклы юлда машина уңга-сулга чайкалды, аркылы да басты, яр буеннан барганда бигрәк тә куркыныч булды. Белгән догаларыбызны укый-укый, 45 минут дигәндә авылга килеп җиттек. 

 

Анда исә безне авыл халкы каршы алды. Авыл Исәнсеф авыл җирлегенә карый икән. Аңа 1925 нче елларда нигез салынган. Әлеге вакытта 11 хуҗалыкта 36 кеше гомер итә. Юлы бервакытта та булмаган. Авылдагы бөтен кешедә дә «вездеход» машина, чөнки башкача йөри дә, яши дә торган түгел. Яңгыр яуса, Исәнсеф-Чишмәгә ни кереп, ни чыгып булмый. Кызыл балчыкта хәлләр тагын да катлаулана.

– Безнең авыл ташландык түгел. Яшәүчеләр дә, кайтучылар да бар. Өй сатып алырга да, салып чыгарга да теләүчеләр бар иде. Соңгы елларда Чаллыдан берничә гаилә килеп карады, тик юлларның нинди хәлдә икәнен күргәч, башка килеп йөрмәделәр. Юл булса, алга китеш булыр иде, дип уйлыйбыз, – ди Гөлүс Фатыйхов.

 

Күптән түгел генә урта яшьләрдәге бер гаилә эш һәм юл булмау сәбәпле, шәһәргә чыгып киткән. Дөрес, ишекләренә йозак элмәгәннәр үзе. Әниләре Зәйнәп апа янына атна саен кайтып-китеп йөриләр. Әлегә сыерларын да, малларын да бетермәгәннәр.

 

–  Юлы булса, чыгып китмәсләр иде. Эше дә юк түгел. Күрше авыллардагы фермаларга вахта йөртеп тора бит. Әйтик, мин үзем сыер савып, акча эшләр идем, тик кем йөртсен мине? Күрше авылларда спектакль, концертлар куялар, тик кичен юлга чыга торган түгел – куркыныч, – ди Гөлинә Камалова.  

 

Үгилек

 

Заманында Исәнсеф-Чишмәнең дә башка бик күп авылларныкы кебек үк, халкы күп булган. 200 кеше яшәгән чакларын да сагынып искә алалар. Мәктәбе, кибете, клубы да булган. Кызганыч, хәзер биредә бер генә социаль объект та юк. Бер бала күрше авыл мәктәбенә йөреп укый. Билгеле инде, мәктәп автобусы килеп җитә алмаган вакытлар еш була. Андый көннәрдә әти-әнисе юл яра. Авылда уку йортларында укучы балалар да бар. Алар шулай ук еш кайтып йөри алмый, чөнки алып кайту, чыгарып кую – үзе зур мәшәкать. Ә эшкә көн дә барырга кирәк.

– Бервакыт балалар белән Яңа ел бәйрәмен карарга дип юлга кузгалган идек. Машинабыз пычракта батып калып, дүрт сәгать аны чыгара алмый азапландык. Ял итеп кайтасы урынга, арып-талып, көч-хәл белән кире авылга әйләнеп кайттык, – ди Зөлфәрия Латыйпова. 

 

Ә менә терлекләр тоталар әле. Хуҗалык саен икешәр-өчәр сыер. Сөтне көнаралаш һәр хуҗалык Исәнсефкә кадәр чыгарып бирә, чөнки әлеге дә баягы машина кереп җитә алмый. Язгы-көзге пычрак айларда чүп җыя торган машина да, «ашыгыч ярдәм» машинасы да авылга керә алмый.

 

– Элек гаилә законнары катгый иде: төпчек малай төп нигезне сакларга тиеш булды. Шуңа күрә без хатыным Гөлинә белән Казандагы эшебезне, тормышыбызны калдырып кайттык. Инде авылда торуыбызга 35 ел була. Гомер буе шушы юлсызлыктан иза чиктек. Элек хәлләр тагын да авыр иде. Машинаны күрше авылларда калдырып, җәяүләп йөрдек. Юлда йөрергә махсус ат тотучылар да бар иде, – ди Айдар Камалов.

Авыл халкы әйтүенчә, бу авылны үги бала шикелле аерып калдыруда кеше йогынтысы да бар. Элеккеге колхоз рәисе авылны бетерергә теләде, ди алар. Йорт салырга теләгән кешеләргә дә күрше авыллардан урын тәкъдим итте, укырга да башка авылларга җибәрде, дип зарланды авыл халкы. 1990 нчы елларда асфальт юл салырга тиешле кешене дә кире борып җибәргән, имеш. Халык сүзе ни дәрәҗәдә дөрестер, ләкин башкалар белән чагыштырганда Исәнсеф-Чишмәгә игътибар җитмәгәне күренеп тора. 

 

«Җәннәт бакчасы»

 

Бүген авылда кеше аз яшәсә дә, аның язмышы читтәгеләрне дә борчый. Районда йөреп кайтканнан соң «ВТ» хәбәрчесенә килгән хатлардан шундый нәтиҗә чыгардык.   

 

– Авылымнан чыгып киткәнемә – 28 ел, бәлки минем үз сүземне язарга хакым да юктыр, тик бу очракта мин читтә кала алмыйм, – дигән Айгөл Ганиева. – Йөз еллык тарихы булган авыл бу. Юл – барыбызның да авырткан җире. Шуңа да карамастан, авыл һаман да яши, кешеләре ничек тә тырыша. Шул арага яхшы итеп щебенка, ком җәйсәләр, йөреп торырга әйбәт булыр иде. Юлсызлык аркасында, «ашыгыч ярдәм» машинасы керә алмау сәбәпле, ничә авылдашыбыз арабыздан китте. Шул исәптән безнең әткәй дә.

 

Нәфисә Мирзаханова да юлның бик кирәк булуы турында язган. 

 

Безнең авыл җәннәт бакчасына тиң җир ул. Юл гына җитми. Ул булса, эшкә дә йөрер иде халык, бәлки кайтып төпләнүчеләр дә, дача урынына җәен кайтып яшәүчеләр дә булыр иде. Юлга ихтыяҗ бик зур, – дигән ул.

 

Өмет бар

 

Безнең белән очрашуга җирлек башлыгы Илшат Салихов та килгән иде.

– Районда бик яхшы беләләр безнең хәлне, сөйләшеп торабыз. Юл мәсьәләсе буенча үзебезнең дә, администрациянең дә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иткәне булды. Тик әлегә уңай җавап ала алганыбыз юк, – диде ул. – Кышын авырлык юк. Карны вакытында эттереп, юлларны ачып торалар. Юл караучыларның эшенә тел-теш тидерерлек түгел. Ә инде җәйге яңгырлы, язгы-көзге көннәрдә авылга кереп-чыгып булмый. Анысы хак. Быелгы озакка сузылган яңгырлы көздә бигрәк тә авырга туры килә.

 

Әле берничә ел элек кенә авыл урамнарында да саз ерып йөргән булганнар. Анысын үзара салым акчасына эшләтеп чыга алганнар.

– Районда юлларны төзекләндерү буенча бик күп эшләр башкарыла. Әгәр сез 5–6 ел элек килгән булсагыз, бу якларга бөтенләй аяк баса алмаган булыр идегез. Хәзер Мөслимгә бара торган юлларда яхшы асфальт. Быел Уразмәт һәм Октябрь авыллары да программага керде. 2022 елда җирлектәге дүрт авылның юлларын яхшылап карадылар. Шуңа күрә без өметебезне өзмибез әле. Безгә дә щебенка җәярләр, дип өметләнәбез, – диде Илшат Салихов.

 

Мөслим районының башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дамир Мөхәммәтдинов белән дә элемтәгә чыктык.

– Исәнсеф-Чишмә юлы – райондагы иң авыр участок. Ул «Главтатдортранс» карамагындагы юл. Аны кышын карап, карын эттереп торалар. Юлны рәткә китерү өчен Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иттек, бу мәсьәлә буенча шөгыльләнәбез. Юл төзекләндерү бик зур чыгымнар таләп итә, шуңа күрә финанс мөмкинлеге булу да кирәк. Әлеге юл көзгә таба бик начарлана. Юллар катыргач, хәлләр уңайлана, – диде Дамир Мөхәммәтдинов. – «Главтатдортранс»ка күчкәнче кышын бу юлдан кар эттерүчесе дә юк иде. Шуңа күрә бөтенләй игътибарсыз авыл түгел ул. Тырышабыз, бу – безнең бурычыбыз.       

Кызганыч, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан күңел юатырлык җавап ала алмадык. «Мөслим районының Исәнсеф-Чишмә авылына бара торган юлның озынлыгы – 5,2 чакрым, грунт катламы. Язгы-көзге чорда юл йөрү кыенлашкан. Әлеге вакытта бу юлларны ара-тирә билгеле бер вакытта тигезләп торалар. Юлларны капиталь ремонтлау мәсьәләсе бүленеп бирелгән акча күләменә карап, киләсе елларда юл эшләре программасы проектын төзегәндә каралачак», – дип җавап бирделәр министрлыкның матбугат үзәгендә. Кыскасы, башта акча булу кирәк, аннары инде җаваплы иптәшләрнең игътибарын яулыйсы булачак.  

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре