Газетага язылу

Юллар кая илтә?

82 миллиард сумлык эш, 15 авылга юл һәм Чаллы белән Түбән Каманы урап узу юлының язмышы. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта быел башкарылган юл эшләре турында сөйләделәр. Һава торышына күрә мәзәк яңгыраса да, киләсе атнадан декабрьгә керәбез. Юлчылар кышка әзерлек турында хисап тотты.

Юллар кая илтә?
«Татар-информ»

Татарстанда быел юл эшләренә 82,2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

– 2025 елда Татарстанда төбәк дәрәҗәсендәге һәм җирле юлларны ремонтлау һәм төзүгә 82,2 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Шул исәптән 7,9 миллиард сумы – федераль бюджеттан. Акчаның шактый өлеше, тәгаен әйтсәк, 74 миллиард сумы – республика казнасына, тагын 1,6 миллиард сумы муниципаль берәмлекләрнең юл фондларына туры килә, – диде министр.

Фәрит Хәнифов әйтүенчә, 2025 ел юл хезмәтләре өчен дә, гомумән, республикада яшәүчеләр өчен дә үзенчәлекле булды. «Зур юлларны кулланышка тапшырдык, тәүге тапкыр күләмле юл челтәре программасы тормышка ашырылды, – диде министр. – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча муниципаль берәмлекләрнең урам-юл челтәрен төзекләндерүгә зур игътибар бирелде. 757 объектта 36,6 миллиард сумлык эш башкарылды. Шул исәптән Казанда – 16,2 миллиард сумлык 259 объект, Чаллыда – 4,5 миллиард сумлык 12 объект, Түбән Камада – 1,6 миллиард сумлык 9 объект, республиканың башка муниципаль берәмлекләрендә 14,2 миллиард сумлык 477 объект яңартылды.

Министр әйтүенчә, әлеге программага тиңнәр юк. «Аны халык та бик җылы кабул итте. Программага бәйле уңай фикерләр, мөгаен, без зур федераль яки төбәк юлларын тапшырганда ишеткән рәхмәтләрдән дә артып киткәндер. Чөнки ул һәркемгә кагыла», – диде Фәрит Хәнифов.

Зурлар янында кечкенәләр турында да онытмыйлар. Фәрит Хәнифов әйтүенчә, бүген республикада зур юлдан өзелгән 500 ләп авыл бар. Ничек тә, аларның хәлен җиңеләйтү ысулларын эзлиләр.

– Быел грунт юлларны вак таш-ком катнашмасы белән түшәү өчен 1 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә республиканың Кукмара, Балтач, Әтнә, Чирмешән кебек 14 районындагы 15 объектта юл эшләре башкарылды. Вак таш-ком катнашмасы белән түшәлгән 37 чакрым озынлыктагы юл салдык. Шунысы да бар: киләчәктә мондый юл өстенә асфальт җәяргә дә мөмкин булачак. Беләсезме, юл салгач, авылда тормыш үзгәрә. Бирегә балалар, оныклар күченеп кайта, авыл җанлана. Шуңа күрә  юл мәсьәләсе бик мөһим.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында, 2025 елда Татарстанда 200,8 чакрым озынлыктагы юлны норматив торышка җиткергәннәр. Гомуми озынлыгы 15,6 чакрым тәшкил иткән җиде төбәк юлын төзекләндергәннәр. Моңа 1,4 миллиард сум акча тотылган. Казан агломерациясендә 2 миллиард сумга 21,8 чакрым озынлыктагы 17 объект яңартылган. Чаллы агломерациясендә – 1,4 миллиард сумлык, Түбән Кама агломерациясендә 480 миллион сумлык эш башкарылган. Моннан тыш, илкүләм проект кысасында күперләр һәм автомобиль юлларын төзү һәм төзекләндерү дә каралган.

Юллар турында сөйләшкәндә, Фәрит Хәнифов былтыр ачылган түләүле юлларны да телгә алды.

– Республикада концессион килешү нигезендә ике юл төзелде. Алексеевск–Әлмәт юлын алсак, аны нефтьчеләр һәм республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр үз итте. Автомобиль хәрәкәте күрсәткече дә алдан фаразлаганнан зуррак булып чыкты. Алексеевск – Әлмәт юлыннан тәүлегенә 5,5 мең машина уза. Бүген аңа ихтыяҗ алдан фаразлаган саннардан ике тапкыр зуррак, – диде министр.

Вознесение трактының икенче өлешендә дә шул ук хәл. «Бүген аннан тәүлегенә уртача 16–17 мең машина уза. Җәй көне әлеге күрсәткеч тәүлегенә 20 мең машинадан да артып китте. Рекорд – тәүлегенә 24 мең автомобиль. Алдан фаразланган күрсәткеч исә тәүлегенә 13,5 мең машина тәшкил итте», – диде Фәрит Хәнифов.

Республикада түләүле юллар саны артырга мөмкин, дигән имеш-мимешләр дә йөри. «Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы түләүле булачакмы?» – дип кызыксындылар министрдан.

– Бүген бу хакта сөйләшүләр бара: аңа алмаш булырлык юл бар икән, бәлки түләүле итү мөмкинлеген дә карап тикшерергәдер. Әмма тагын бер кат искәртәм: бу сөйләшүләр дәрәҗәсендә генә. Шуңа күрә әлегә бернинди дә аңлатма бирә алмыйм, – диде Фәрит Хәнифов.

Юл федераль агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Илдар Минһаҗев әйтүенчә, бүген әлеге трассаны түләүле юлларга хезмәт күрсәтә торган «Автодор» дәүләт компаниясенә тапшыру буенча эш бара. «Юлны түләүле итү-итмәү мәсьәләсен дә әлеге оешма хәл итәчәк», – диде ул.

Соңгы арада юл тирәсендә шау-шу җитәрлек, анысы. Билгеле булганча, республикада төрле җинаять эшләре буенча «Волга-Автодор» җитәкчесе Станислав Шыверев һәм «Волгадорстрой» җитәкчесе Айрат Миңнуллин кулга алынды. «Алар – безнең хезмәттәшләребез, күп еллар бергә эшләдек. Шуңа күрә бер начар сүз дә әйтә алмыйбыз», – дип, бу мәсьәләдә үз фикерен белдерде Фәрит Хәнифов. Аның әйтүенчә, Айрат Миңнуллин соңгы көнгә кадәр катлаулы хәлдән чыгу юлларын эзләгән, хезмәт коллективын саклап тоткан. Икенче очракка килгәндә: «Барысы да уңай хәл ителер дә, җитәкче үз эшен дәвам иттерер дип өметләнәбез», – диде министр. Бүген предприятиенең гадәти режимда эшләвен дә әйтте.

Анысы да монысы, юллар кышкы чорга әзер инде. Илдар Минһаҗев әйтүенчә, кыш көне федераль юлларны җиде подрядчы оешма карап торачак. 380нән артык техника кар яуганны көтә. Юллардагы бозлавыкка каршы көрәштә 165 тонна катнашма әзерләп куйганнар. «Чиста тоз белән эшләү нәтиҗәлерәк булуын раслап күрсәтте. Ул экологик яктан әйбәтрәк, юлларны тоз-ком катнашмасы белән эшкәртүгә караганда, арзанракка да төшә», – диде Илдар Миһаҗев. Федераль юллардагы вазгыятьне 49 метеостанция ярдәмендә тикшереп торачаклар.

Ә төбәк дәрәҗәсендәге юлларны бозлавыктан саклауга 375 тона тоз-ком катнашмасы әзерләгәннәр. «Бүген 375 тонна тоз-ком катнашмасы әзер. Шул исәптән, 92 тонна техник тоз һәм 283 тонна ком, – диде «Главтатдортранс» директоры Эдуард Данилов. – Гомумән алганда, республиканың юл хезмәтләре кышка тулысынча әзер, дөрес, әлегә кыш кына күренми».

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре