26 ноябрь 2025 материаллары
-
Яңалыклар
Гашыйклар көзге даталарны сайлый: Татарстанда никахлашучылар саны арткан
Мәхәббәт йөрәкләрне рухландыра һәм тормышның һәр мөһим этабын үзенчәлекле итәргә омтылыш тудыра. Никахны теркәү датасына символика өстәүнең популяр ысулларының берсе булып әһәмиятле саннарны сайлау тора. Никахны теркәү көнендә саннарның ике тапкыр кабатлануы яшьләрне үзенә җәлеп итә.
-
Интервью
Рөстәм Егоров: «Син Миңгол абыйга охшаган, диләр»
Кайчагында кешене бер күрәсең дә, ул синең күңелеңә хуш килә, хәтереңдә кала. Бүген сезгә тәкъдим итәсе әңгәмәбез герое, яшь җырчы Рөстәм Егоров та шундыйлардан.
-
Яңалыклар
Башкалада ел башыннан бирле меңнән артык юл һәлакәте теркәлгән
Казанда ел башыннан 1099 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 28 кешенең гомере өзелгән, тагын 1312 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе шундый статистика китерә.
-
Яңалыклар
Чабаксарда пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр бар
Бүген пилотсыз очу аппаратлары Татарстанның күршесе – Чувашиягә һөҗүм итте. Нәтиҗәдә, ике кеше зыян күргән, аларның берсе – яшүсмер.
-
Яңалыклар
«Тәртип» радиосы һәм Тинчурин театры әниләрне хөрмәтләде
Якынлашып килгән «Әниләр көне» уңаеннан «Тәртип» радиосы хезмәткәрләре һәм Тинчурин театры артистлары үзләренең иң кадерле кешеләре өчен «Бала әле без» исемле бәйрәм оештырды.
-
Яңалыклар
Республикада күп балалы гаиләләргә 54 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән
Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча киң колачлы программа дәвам итә. 21 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, гариза биргән 72 249 күп балалы гаиләне җир алу исемлегенә кертү турында карар кабул ителгән. Шуның 18 158е – Казанга, 9 505е Чаллыга туры килә, дип хәбәр итә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Владимир Путин Россиянең Милли сәясәт стратегиясен раслады
Россия Президенты Владимир Путин үзенең Указы белән РФ Дәүләт милли сәясәтенең 2036 елга кадәрге чорга исәпләнгән стратегиясен раслады. Документ хокукый актлар порталында урнаштырылган, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Юллар кая илтә?
82 миллиард сумлык эш, 15 авылга юл һәм Чаллы белән Түбән Каманы урап узу юлының язмышы. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта быел башкарылган юл эшләре турында сөйләделәр. Һава торышына күрә мәзәк яңгыраса да, киләсе атнадан декабрьгә керәбез. Юлчылар кышка әзерлек турында хисап тотты.
-
Яңалыклар
Район-шәһәрләрдә әниләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары башланды
Әниләр бәйрәме ул – 8 март дип үскән безнең буын өчен чит-ятрак булса да, Рәсәйдә 1998 елдан бирле үткәрелә торган Әниләр көненә дә ияләнеп киләбез.
-
Яңалыклар
Казан дүртенче тапкыр Россия студентлар язын каршылый
25 ноябрьдә Казанда XXXIII Бөтенроссия «Россия студентлар язы» фестивален ачу тантанасы узды. 29 ноябрьгә кадәр Казан әлеге фестиваль кысаларында Россиянең 82 субъектыннан 2 000 артык катнашучы студентны берләштерәчәк.
-
Яңалыклар
Татарстан депутатлары энергетиклар сату кагыйдәләрен кырысландырырга тели
ТР Дәүләт Советы энергетиклар сату кагыйдәләрен кырысландыручы закон проектын карауга җибәрде.
-
Яңалыклар
Казанда кышын юлларны чистарту өчен 155 машина йөртүче һәм 60 эшче җитми
Казанда кышын юлларга хезмәт күрсәтү өчен 155 махсус техника йөртүче һәм механизатор, шулай ук 60ка якын юл эшчесе җитми. Бу хакта Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
-
Яңалыклар
2026 елда бюджет өлкәсендәге кайбер оешма хезмәткәрләренең окладлары арта
Татарстан Министрлар Кабинеты бюджет өлкәсенең Бердәм тариф челтәре кагылмый торган аерым оешмаларының хезмәткәрләренең окладларын арттыру турында карар чыгарды. Документ Татарстан Республикасы рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
-
Яңалыклар
Декреттагы хатын-кызлар өчен кредит буенча штрафларны бетерергә тәкъдим иттеләр
Леонид Слуцкий җитәкчелегендәге Дәүләт Думасы депутатлары төркеме бала карау ялында булган хатын-кызлар өчен кредитлар буенча пенялар һәм штрафларны гамәлдән чыгару турында закон проектын әзерләгән. Бу хакта «РИА Новости»га сылиама белән «Татар-информ» хәбәр итә.