Утырыш башланыр алдыннан республика Рәисе Бөтендөнья татар конгрессының агымдагы эшенә һәм планнарына багышланган күргәзмәне карады. Әйтик, элегрәк Рөстәм Миңнеханов Конгрессның киләсе елны үз эшчәнлеге кысаларында Габдулла Тукай елы дип игълан итү инициативасын хуплаган иде – 2026 елда татар әдәбияты классигының тууына 140 ел тула. Шулай ук аерым чаралар татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга һәм татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләренең башка юбилейларына багышланачак.
«Татарстанның эшлекле партнерлары» – эшлекле хезмәттәшлекне үстерүгә һәм татар дөньясы багланышларын ныгытуга юнәлдерелгән иң эре халыкара чараларның берсе. Быел форумга Россиянең 10 иленнән һәм 58 төбәгеннән 400 татар эшкуары җыелды. Эшлекле программа кысаларында катнашучылар социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләре, инвестицион мөмкинлекләр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышалар.
ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхеразыев кичә форум делегатларының Түбән Кама районында булулары, анда төбәк икътисадый программасы һәм уңышлы инвестпроектлар мисаллары белән танышулары турында сөйләде. Шулай ук эшуарлар район җитәкчелеге белән очрашканнар, сәнәгать предприятиеләрендә һәм инфраструктура объектларында булганнар.
Чыгышларында Самара, Төмән, Красноярск, Бишкек, Уфа, Киров һәм башка шәһәрләрдән килгән татар эшкуарлары үзләренең бизнес-проектлары, Татарстан белән эшлекле элемтәләрне үстерү турында сөйләделәр, татар үзенчәлеген саклауга аерым игътибар бирделәр.
Луганск шәһәрендәге «Чишмә» татар мәдәнияте үзәге рәисе Гөлфия Кәбирова ЛНРда татар җәмгыяте тормышы турында сөйләде. Ул Бөтендөнья татар конгрессына ярдәмнәре өчен, шул исәптән җирле иҗат коллективларына татар милли киемнәре биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Делегатлар МХОдә катнашучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Самараның «Дуслык» төбәк иҗат-иҗтимагый оешмасы вәкилләре 2025 елда МХО зонасына 15 автомобиль, 2 мотоцикл, шулай ук тонналап гуманитар ярдәм җибәргәннәр.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы кысаларында ел саен үткәрелә торган очрашулар күркәм традициягә әверелде. Ул Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татарлар белән багланышларны саклап калуның һәм үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Хәзер без сезнең чыгышларыгызны тыңладык, алар барысы да бик кызыклы һәм эчтәлекле. Без сезнең белән горурланабыз, сездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Сез – уңышлы эшкуарлар. Шул ук вакытта татар телен, милли мәдәниятне һәм –гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирәсез. Барыгызга да зур рәхмәт. Бергәләшеп алга барыйк!» – диде республика Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән аерым өлешләре, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез