Газетага язылу

Хыялый Җәнәй: 14 йортлы авылга барып кайттык

Йомыш чыкмаса да, кайбер авылларга исеме матур булган өчен керә торган гадәтебез бар. Теләче районына баргач, Җәнәйгә дә әнә шулай сугылдык. Исеме җәннәт сүзенә якын, шуңа күрә җәлеп иткәндер, күрәсең. Баксаң, кечкенә генә авылда әллә нинди күркәм эшләр башкарылып ята икән. Хыял белән яшәүче кешеләре бизи Җәнәйне.

Хыялый Җәнәй: 14 йортлы авылга барып кайттык

14 йортлы һәм 40 тан артык кеше яшәгән авылда нәрсә булсын инде, диярсез. Бу әле җәй көне яшәргә кайтучыларны исәпләп. Клубы, мәктәбе, кибете юк. Авылга кергәндә, дүрт манаралы өр-яңа мәчете каршы ала. Дөрес, ул әле ачылмаган. Гыйбадәтханәне эшмәкәрләр үз акчасына төзетә. Авыл халкы да, бер белмәгән кешеләр дә ярдәм итә.

– Мәчетне миңа Аллаһы Тәгалә төшемдә күрсәтте. Күңелемә, ул әнием яшәгән нигездә булачак, дигән уй килде. Ирем Айдар белән уйлаштык та, изге эшкә ният кылдык, – ди Сабада яшәүче эшмәкәр Гөлнара Галимова. – Әниемнәр биш бала үскән. Бүген дүртесе исән. Нигезебезне югалтасыбыз килмәде. Туганнар белән уртак фикергә килеп, шул урынга мәчет сала башладык. Ураза бәйрәменә ачарга ниятләп торабыз. Азан яңгырый башлагач, кечкенә авылга күченеп кайтырлар, авыл зураер дигән өмет бар. Мәчет каршында чишмә төзисебез килә. Анда килүчеләр суын да тутырып алып китә алачак, – ди Гөлнара.

Гыйбадәт йорты бик кирәк монда. Элекке мәчете 1800 нче елларда салынган булган икән. Аны күрше авыл умарталыгына склад итеп күчергәннәр. Авылда тарихи кыйммәтләрнең асылын аңлаучы Дамир Бәширов бар. Ул, шул умарталыкка барып, үзе төзегән музейга куяр өчен, мәчет бүрәнәсенең бер кисәген алып кайткан.

– Башлангыч мәктәп ябылды. Бинасы буш тормасын дип, 150 мең сумга сатып алып, музей оештырдым. Җаным шулай кушты, – ди ул.

Анда ниләр генә юк. Күбесе – борынгы көнкүреш җиһазлары. Сәгатьләр җыярга ярата икән Дамир. 97 сәгатьнең барысы да йөри. Элекке парталарга күз төшә. Анда каләм белән яза торган кара савыты да куелган. Бу кадерле парталарны сорап килүчеләр дә юк түгел. Тик ул аны мәктәп истәлеге итеп саклый. 1946 елгы янгын сүндерә торган насосларга да урын табылган. Элек аны атларга такканнар. Чуеннар, җиделе лампалар, 1910 елгы котелоклар... Бу экспонатларның барысын да үзе эзләп тапкан. «Табыш ияләренең берсен дә буш итмим», – ди.

Өч бала әтисе Дамирның игелекле эшләре моның белән генә бетми. Ташландык чишмәне торгызып, җәнәйлеләрне тәмле сулы иткән. Анда ял итү урыны булдырган. Авыл тормышын кайгырткан егет халыкка машиналар төзекләндерү хезмәтен дә күрсәтә. Капка төбендә Җиңү көнендә парадка чыга торган махсус машинасы да тора.

– Авылдашларга караганда, машина төзәтергә күбрәк Казан халкы килә. Шәһәрдә кыйммәт, синеке арзанрак, диләр. Олы улым Динар белән бергәләп эшлибез. Авариягә очраган техниканы төзәтәм. Кайберләрен кабат сүтеп җыярга туры килә, – ди техник.

Бәшировларның крестьян-фермер хуҗалыклары да бар икән. Малларны күпләп асрыйлар. 1,5 гектарда җиләк үстерәләр. Кыскасы, бер дә эшсез тормый бу тынгысыз гаилә.

– Акча өелеп килми. Кеше ялкау хәзер. Яшьләргә тиз генә күп акча кирәк. Авыл җирендә дә менә дигән итеп яшәп була югыйсә, – ди Дамир Бәширов.

Авылда яшәр өчен мөмкинлекләр бар, дигән сүзне эштән кайтып килүче яшь укытучы Ләйсән Миңнебаева да җөпләде. Узган ел вуз тәмамлап, Олы Мишә мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә урнашкан ул. Шахмат дәресләре дә алып бара икән.

– Шушы авыл кызы мин. Әлегә әти-әниләр белән бергә яшим. Казаннан авылга кайтуның сәбәбе шул: укып бетергәч, кайда калыйм икән дип, әни белән киңәшләштем. Ул миңа: «Әйдә, кайтып эшләп кара, ошамаса, кире китәрсең», – диде. Авылда да рәхәтләнеп яшәргә мөмкин. Авыл бетә, дию белән килешмим. Авыл җирлегендә дә, район үзәгендә дә төрле чаралар оештырып торалар, – ди Ләйсән.

Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов авылның ничек көн күрүе турында төгәлрәк сөйләде. Аның әйтүенчә, авыл кешеләре терлекчелек, эшмәкәрлек, умартачылык белән шөгыльләнә.

– Табигате сокландыра. Мишә елгасы ага. Таулары үзенә бер матурлык өсти. Ял итү урыны да бар. Федераль программа буенча юл төзелде. Суы, газы кергән. Авылда шартлар бар. Укучыларны автобус күрше авыл мәктәбенә йөртә. Бакчасы да шунда. Мәчете төзелеп килә. Имамы шушы авылдан булачак. Бик укымышлы егет. Дин тотучы ир-атлар да аз түгел. Мәчет авылга яңа сулыш бирер. Авылның киләчәге бар, – ди Фиргать Җамалетдинов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре