Газетага язылу

Дәүләт Советында «Волжская гавань» торак комплексындагы проблемалары турында фикер алыштылар

Бүген Дәүләт Советында «түгәрәк өстәл» форматында «Волжская гавань» торак комплексының инфраструктура үсеше, шулай ук тулаем алганда – төзелешне планлаштыру, төзелешне контрольдә тоту һәм проект документларын үтәү, торак комплексларында юлларның торышы һәм табигатьне саклау законнарын бозу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Чара КПРФ фракциясе депутатлары инициативасы белән уздырылды. Утырышта парламент депутатлары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, «Волжская гавань» торак комплексы активистлары катнашты.

Утырышны ачып, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов хәбәр иткәнчә, «Волжская гавань» торак комплексында яшәүчеләрдән беренче мөрәҗәгатьләрне коммунист депутатлар яз көне үк алганнар. «Бүген комплекслы проблемаларны хәл итәргә ярдәм итү өчен кешеләрне ишетергә җыелдык, –  диде ул. – Торак-коммуналь хуҗалык территориясен карап чыгу нәтиҗәсендә яшәүчеләр язган хокук бозулар расланды. Алар арасында –проект буенча эшләнмәгән юл өслеге, өске асфальт катламы булмау юл өслегенең җимерелүенә китергән. Генпланда һәр урам  буйлап башыннан  азагына тиклем үтеп йөрү мөмкинлеге каралса да, бистәнең урам очлары  ябык булып чыкты. Гадәттән тыш хәл очрагында ашыгыч хезмәтләр өчен керү чикләнергә мөмкин. Проектта күрсәтелгән тротуарлар, яңгыр канализациясе системасы, сак юк. Шулай ук үзәк юл автомобильләр һәм җәяүлеләр хәрәкәтен кыенлаштыра торган дәрәҗәдә тарайган».

Торак комплекста яшәүчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре шулай ук ТК территориясендә балалар бакчасы бинасы төзелүен сөйләделәр. Әлеге комплекста бу инде өченче бакча бинасы. Гәрчә, «Волжская гавань»да яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, беренче икесе дә тулмаган. Моннан тыш, бу бина, яшәүчеләр әйтүенчә, яр буена бару юлын тулысынча яба. Җирле халык сүзләренә караганда, гомуми файдаланудагы юл өчен билгеләнгән җир кишәрлекләренең бер өлеше төзүче тарафыннан күп тапкырлар яңадан рәсмиләштерелгән.

Дәүләт Советы депутаты Фәдбир Сафин билгеләп үткәнчә, «Волжская гавань»  торак комплексы проблемасы бер генә түгел. «Без барыбыз да торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемалар белән очрашабыз. Инфраструктура мәсьәләләреннән тыш, инженерлык челтәрләренең нык тузганлыгы да борчый. Сорау бик җитди.  Без бу мәсьәлә буенча фракция утырышында да фикер алыштык», – дип билгеләп үтте КПРФ фракциясе әгъзасы.

Киңәшмәдә шулай ук Казан башкарма комитеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР идарәсе вәкилләре чыгыш ясады.

Утырышка йомгак ясап, Хафиз Миргалимов парламент депутатлары киләчәктә дә «Волжская гавань»  торак комплексы проблемаларын хәл итү юлларын эзләүгә актив ярдәм итәчәкләрен әйтте. «Юл картасы ясарга кирәк, бездә тылсымлы таяк булмавын аңлыйбыз, – диде ул. – Шуңа да карамастан, барлык мәсьәләләрне этаплап хәл итәргә кирәк. Әлеге проблема буенча махсус чишелеш булырга тиеш».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре