Компенсация түләүләре авыл җирлекләренә, бистәләргә, шулай ук халкы 50 меңгә кадәр булган шәһәрләргә күченгән белгечләргә карата кулланылачак. Шулай ук эшче Россия Федерациясе гражданины булырга һәм түләүгә дәгъва кылган елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча тиешле хезмәт килешүен төзегән булырга тиеш.
Әгәр дә бу канун проекты кабул ителсә, түләү күләме бер миллион сум тәшкил итәчәк. Бу бер тапкыр бирелә торган түләү булачак, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез