Чара видеоэлемтә режимында узды. Утырышта Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, «Бердәм Россиянең Хатын-кызлар хәрәкәте» партия проекты координаторы, Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Алсу Набиева һәм башкалар катнашты.
«Бердәм Россия»нең төзәтмәләре аркасында, бюджетка якындагы өч елга социаль чараларга өстәмә 174 млрд сум кертелгән.
«Өч елга кабул ителгән бюджет моңа кадәр кабул ителгән барлык социаль йөкләмәләрне исәпкә ала. Өстәвенә, яңа илкүләм проектлар, шул исәптән «Гаилә» илкүләм проекты барлыкка килүне исәпкә алып, ул гаиләгә ярдәм итүдә дәүләтнең ролен шактый арттыра. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен ярдәм чаралары да каралган», – диде Ларионова.
Дәүләт Думасы депутаты ятимнәргә, шул исәптән хәзер махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә торак бирү мәсьәләсенә аерым тукталды.
«Бу – бүген Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә бик авырткан тема. Хәзер махсус хәрби операциягә киткәннәр арасында – балалар йортларыннан чыккан, әмма әлегә дәүләт тарафыннан бу ярдәм чарасы белән тәэмин ителмәгән 13 Татарстан егете бар. Республика аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсен ел ахырына кадәр хәл итү бурычын алды», – дип хәбәр итте парламентарий.
Үз чиратында, Алсу Набиева бүген бала тудыру өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлтелгән комплекслы чаралар булдырылуы турында сөйләде. Мәсәлән, «Гаилә» илкүләм проектына кергән төбәк проекты кысаларында мәҗбүри медицина иминияте акчасы хисабына ЭКО үткәрелә, ә 2027 елдан хатын-кызлар консультацияләре челтәрен булдыру буенча зур проект гамәлгә ашырыла башлаячак.
Шулай ук перинаталь ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Балалар республика клиник хастаханәсе базасында торгызу-консультация үзәге эшли, ул Татарстанның барлык бала тудыру йортларында һәм хастаханәләрендә авыр хәлдәге яңа туганнарны тәүлек буе күзәтеп тора. Моннан тыш, республикада җиде муниципальара җимешне саклау үзәге бар һәм яңа туганнарны үпкә гипертензиясенә һәм йөрәкнең критик тумыштан килгән кимчелекләренә скрининглау проекты гамәлгә ашырыла.
«Республикада беренче елдагы балаларны профилактик карау белән йөз процент тәэмин ителгән, 15-17 яшьлек яшүсмерләрне карау дәвам итә. 18-49 яшьлек татарстанлыларны диспансерлаштыру үткәрелә, агымдагы елда инде 400 меңгә якын кеше тикшерелде», – дип сөйләде Набиева.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез