Трамп, чынлап та, үткән тәүлекләрдә «Россиягә каршы гадәттән тыш куәтле» санкцияләр кертәчәген игълан итте. «Роснефть» һәм ЛУКОЙЛга кертелгән санкцияләр үз эшен эшли: ноябрьдә бюджетка кара алтын кереме 35 процентка кимер, диләр. Тыюларның әле тулы көченә ноябрь ахырында гына керә башлавын һәм декабрьдә генә соңгы чикләү гамәлгә ашачагын искә алганда, югалтулар зур.Федераль хөкүмәт газетасы бу уңайдан Америка санкцияләре кагылмаган бер «Татнефть» кенә калуын, Татарстан нефтьчеләре өлешенә кара алтын чыгаруның 7 проценты гына туры килүен искәртә, ягъни нефть тармагына ниндидер тагын да куркыныч чикләү кертеп булмый инде. Мөгаен, Вашингтон тыюларны Россия углеводордларын сатып алучыларга карата
Санкцияләргә карамастан, Россия нефте сатылуын дәвам итә ул. Дөрес, күләме кими, бәясе арзаннан китә. Шулар бюджет югалтуларына китерә дә инде. Әмма АКШның дәүләт департаменты уенны җитдирәк итеп алып барырга ниятли. Тыю белән генә мәсьәләне хәл итеп булмый. Нефтьне нефть белән алыштырмыйсың икән, санкцияләрнең тәэсир итү көче кими. Трамп уенны нәкъ шул якка бормакчы була. Үткән атнада ул овал кабинетта, гадәттән тыш зурлап, Согуд принцы Мөхәммәд ибн Сәлмәнны кабул итте. Шаһзадә, чынлыкта, ил белән идарә итә, король күптән инде каты авырый һәм эшләрне тәхет варисы кулына тапшырды. Сер түгел: согудләр глобаль углеводород уенында хәлиткеч рольгә ия. Алар тиз арада кара алтын чыгаруны зур күләмдә арттыра алалар, моның өчен куәтләре җитәрлек. Вашингтон моннан тыш Венесуэла тирәсендә зур активлык күрсәтә. Җиңел генә Мадуроны алыштырып, бай нефть ятмаларын үз кулына төшерергә ниятли. Шул уеннары барып чыкса, Мәскәүгә басым җитди булачак.
Басым Украина конфликтының төгәлләнү стадиясенә якынлашуына бәйле. Трамп ике якны да АКШ куйган шартларда килешүне имзаларга мәҗбүр итәргә тели. Басым ике якка да ясала. Мәскәү өчен санкцияләр камчы ролен, аларның алынуы прәннек ролен үтәргә тиеш. Мәскәү ничек җавап бирер, алдан әйтмибез. Илнең финанс хәле катлаулы: начар кредитлар күләме 10 триллион сумнан ашып китте. Бу финанс мәтәлчегенә китерергә ихтимал.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез