Габдулла Тукай бюсты – Омск өлкәсе Усть-Ишем районы Әшевән авылында, Муса Җәлил бюсты Оренбург өлкәсе Мостафа авылында урнаштырылачак. Бюстларны тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәктәге татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренә тапшырды.
«Белгәнегезчә, Әшевән борынгы татар авылын 2024 елның маенда су басты, авыл халкы зур зыян күрде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә республикабызда гуманитар ярдәм оештырылды. Без, татарлар, авыр чакта бер йодрык булып берләшә беләбез. Киләсе елда иң борынгы татар авылларының берсе булган Әшеванның 800 еллыгын Федераль Сабантуй алдыннан, Аллаһ боерса, зурлап бәйрәм итәрбез. Ә Муса Җәлил бюсты аның туган җирендә – Оренбург өлкәсе Мостафа авылында урнаштырылачак», – дип искәртеп узды Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез