Аларны 12 зур кеше озата барачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Яңа ел чараларына әзерлек бара. Оештыручыларга бәйрәмнәр уздырылачак биналарны әзерләү өчен барлык кирәкле киңәшләр бирелде», - дип билгеләде спикер.
Исегезгә төшерик, Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе карары нигезендә Кремль һәм республика чыршы бәйрәмнәрендә профилактик прививкаларның тулы курсын ясаткан балалар гына катнаша алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез