Газетага язылу

Яр Чаллы тормыш сыйфаты буенча Россиянең топ-10 шәһәренә керде

Тормыш сыйфатын бәяләү буенча Россия шәһәрләре рейтингында Яр Чаллы 10 нчы урында тора, ә Казан – 2025 ел нәтиҗәләре буенча 25 нче урында. Мониторинг РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан оештырылды.

Чаллы – медицина хезмәте күрсәтүгә шикаятьләр саны иң аз булган, деструктив тәртип иң аз таралыш алган шәһәрләрнең берсе. Шулай ук биредә яшәүчеләр бизнес алып бару өчен шартларны бәяләү, торак фондына ярдәм итү һәм шәһәрне төзекләндерү буенча торак-коммуналь хуҗалык эшеннән дә канәгать.

Татарстан башкаласы исә мәдәни кыйммәтләр югарылыгы һәм тормышта үз юлыңны табу өчен мөмкинлекләр күплеге белән аерылып торган шәһәрләр рәтенә кергән.

Мониторинг авторлары Яр Чаллыны да, Казанны да тормыш сыйфаты югары булган шәһәрләр исемлегенә керткәннәр. Рейтингта Чаллы белән рәттән Владимир һәм Екатеринбург шәһәрләре тора, ә башкалабыз – Новосибирск һәм Сургут шәһәрләре белән янәшә (соңгысы шактый югары тормыш сыйфаты булган шәһәрләр рәтенә кертелгән).

Аерым шәһәрләрдә тормыш сыйфаты индексы социологик мониторинг, Россия шәһәрләре буенча ачык рәсми статистика нәтиҗәләре буенча һәм вәзгыять турындагы мәгълүматларның башка чыганаклары (хезмәт хаклары буенча статистика, күчемсез милек бәясе һәм башкалар) нигезендә исәпләнелә.

Мониторинг барышында шәһәр хуҗалыгының торышына бәя халык тарафыннан шәһәр тормышының төрле яшәеш өлкәләренә сәбәпле һәм нигезле шикаять белдерү, теге яки бу уңай һәм тискәре күренешләрнең таралышы нигезендә бирелә. Тормыш сыйфатын бәяләгәндә яшәүчеләрнең яхшырак тормыш шартлары эзләп башка шәһәргә күченергә әзер булу-булмавы да исәпкә алына, дип белдерде белгечләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

Лиана Габбасова, Камилә Багаветдинова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре