Әлеге документ мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле сәясәт формалаштыруга, республика халкының иҗади сәләтен үстерүгә, мәдәни кыйммәтләргә ирешүне тәэмин итүгә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә гражданлык үзенчәлеген ныгытуга юнәлтелгән.
Стратегия ике этапка исәпләнгән: 2025–2027 елларда яңа технологияләр һәм идарә итү карарлары эшләнеләчәк, ә 2028–2030 елларда беренче этапта тупланган алдынгы тәҗрибәләр гамәлгә кертеләчәк.
Стратегияне 2030 елга тормышка ашырудан көтелә торган нәтиҗәләр:
- Сәнгать балалар мәктәпләрендә иҗади чараларда катнашучы укучылар өлешен 90% кадәр арттыру;
- Мәдәни чараларга йөрүчеләр санын 2023 ел белән чагыштырганда 1,3 тапкыр үстерү;
- Сәнгать балалар мәктәпләрендә һөнәри әзерлеккә юнәлтелгән белем бирү программалары санын 1,2 тапкыр арттыру;
- Барлык дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрендә гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча проектларны тормышка ашыру;
- Ирекле (волонтерлык) эшчәнлектә катнашучы гражданнар санын 1,6 тапкыр арттыру;
- Россия гражданлык үзенчәлеген ныгытучы проектлар санын 2,7 тапкыр үстерү;
- Тарихи-мәдәни юнәлештәге, ким дигәндә, 33 туристик маршрут булдыру;
- Матди булмаган мәдәни мирас объектлары өлешен 1,5 тапкыр арттыру;
- Барлык театр-тамаша оешмаларын, музейларны һәм концерт залларын электрон билет сату системасына күчерү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез