– Иремнең башына 3 тапкыр операция ясадылар. Бар да артта калган кебек иде. Комага китеп, аннан да чыга алды. Тик, бәхетсезлеккә, операция вакытында инфекция эләгүе ачыкланды. Шулай итеп, хастаханәдән кайтып та кермәдек. Өч ай чамасы паллиатив бүлектә яттык. Бу бүлеккә эләгүне инде өмет юк дигән сүздер дип уйлаган идек. Тик андагы табиб безне сөендерде. Ирегез яшәячәк: вакыт һәм дәва кирәк, диде. Аның сүзләренә ышандым. Өметсез ничек яшисең? – дип сөйли Маратның хатыны Ләйлә. – Ирем белән 22 ел бергә торабыз. Ике бала үстердек. Улыбыз КАИда укый, кызыбыз быел Казан дәүләт медицина университетына укырга керде. Шөкер, икесе дә сөендереп тора.
Ире белән булган күңелсез хәлдән соң Ләйләгә эшеннән китәргә туры килгән. Марат яныннан тәүлек буе китмәгән көннәрем дә бар, ди ул.
– Гел ятып торгач, иремдә пневмония булуы ачыкланды. Тырыштык, аны да җиңдек. Әмма инсульт китереп сугар дип кем уйлаган? Анысы бик авыр булды. Тиз арада Арчага җибәрделәр. Андагы табибларга чиксез рәхмәтлемен. Иремне тагын үлемнән йолып кала алдылар, – дип сөйли Ләйлә. – Язмыш сынавын да бирде, юлыбызга һәрчак яхшы кешеләр дә чыгарып торды. Кайсы гына хастаханәдә ятсак та, барысында да шулкадәр яхшы караш тойдык. Табибларның бер дигәннәре очрап торды. Хәтта бер табиб безне кызганып, иремә кирәкле махсус караватка кадәр биреп кайтарды. Гаиләбезгә килгән авырлыкны аңлады булса кирәк. Ирем урында ята, мин эшкә чыга алмыйм, ике балабыз студент... Ул вакытта кычкырып елаганнар аз булмады. Бу хәлләргә кадәр иремнең бер дусты белән уртак бизнесы бар иде. Әмма хәзер берни дә калмады инде. Иремә инвалидлык бирделәр. Әнә шул акчага гомер итәргә тырышабыз. Буш вакытта кешеләргә торт пешерәм.
Марат инде хәзер бөтенләй сөйләшми. Соңгы операциясенә кадәр бөтенесен аңлап, сорауларга җавап бирә торган булган. Инсульт та үз эшен эшләгән – ирнең сул аягы, сул кулы параличланган.
– Дәүләт ярдәме тиеш булса да, әле безгә бер подгузник, бер пеленка, бер төймә дару биргәннәре дә юк. Сез исемлеккә керми калдыгыз, икенче елның икенче яртысында гына була, диләр. Ә бит ничек тә яшәргә кирәк! Авыруны юештә яткырып булмый, – ди Ләйлә. – Бер дус кызым авыру бала карый. Аңа рәхмәт инде. Баласыннан арткан бөтен кирәк-яракны миңа биреп бара. Маратның якын дуслары акча җыя башладылар. Аңа да бик сөендем. Тиздән тернәкләндерү үзәгенә барырга җыенабыз. Безнең анда бик озак дәваланасы бар. Өмет әле өзелмәгән. Маратның савыгасына бөтенебез дә ышана һәм шул көнне көтә.
Марат Илдус улы Таҗиевка ярдәм итәргә теләүчеләр 89178865153 телефон номерына беркетелгән Саклык (СБЕР) банкына акча күчерә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез