Чара «Ватанны саклаучылар» Россия фондының Татарстан бүлекчәсендә узды. Биредә Россиянең 14 төбәгеннән белгечләр җыелды.
– 2024 елның 14 октябрендә безнең комиссия аша пробация (тормышка кайтару) турындагы проект кабул ителгән иде. Моңарчы без бары тик төбәкләргә барып закон үтәлешен тикшерсәк, хәзер инде җыелышып сөйләшү кирәген аңладык. Казан – болай очрашып, тәҗрибә уртаклашу оештырган 34 нче төбәк, – диде Россиянең Иҗтимагый палатасының куркынычсызлык һәм күзәтчелек комиссияләре белән үзара хезмәттәшлек комиссиясе рәисе урынбасары Александр Воронцов.
Очрашуда бу юнәлештә Казанда зур эш алып барган «Кеше Приюты» эшчәнлеге үрнәк итеп күрсәтелде. Сүз уңаеннан, биредә төрмәдән чыгучы кешеләрне туры юлга кертү өчен тырышалар. Әмма шунысы бар – рәшәткә артыннан чыккан кеше үзе бу хакта алдан хәбәр итәргә һәм гариза язарга тиеш.
Бу хакта язган идек. тулырак сылтама аша укырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез