Киләчәккә юл күрсәтү
2024 елның 1 гыйнварыннан Россиядә иреккә чыккан кешеләрне тормышка яраклаштыру (пробация) турында закон гамәлгә керде. Ул төрмәдән чыккан кешеләргә ярдәм итүне күздә тота. Шуны истә тотып, Татарстанда элеккеге тоткыннарга ярдәм итү үзәкләре эшли. Монда торыр, барыр җире, эше булмаган кешеләр яши. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең пробация бүлеге башлыгы Олеся Шәфигуллина әйтүенчә, иң элек бу кешеләр контрольсез һәм күзәтүчесез яшәргә өйрәнергә тиеш.
– Биредә без аларны тормышка кире кайтару өчен кулдан килгәнне эшлибез, – ди ул. – Нинди ярдәм дигәндә, болар – документларны тәртипкә салу, эшкә урнаштыру, медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү, белем бирү, яңадан укыту, пенсия рәсмиләштерү, тиешле социаль түләүләр билгеләтү, торак мәсьәләсен хәл итү. Барлыгы 14 юнәлеш буенча эшлибез. Максатыбыз – бер тапкыр тимер рәшәткә артында булган кеше кире анда әйләнеп кайтмасын! Киләчәккә юл күрсәтәбез.
Бу эш төрмәдән чыккач кына түгел, анда эләккәч үк башлана. Олеся Шәфигуллина сөйләвенчә, кайбер тоткыннар рәшәткә артында чакта ук тәүбәгә килергә, эшләгән гөнаһларын төзәтергә тырыша икән. Моның өчен күп кенә учреждениеләрдә мөмкинлекләр булдырылган. Тоткыннар арасында яңа һөнәр үзләштерүчеләр, дин юлына басучылар бар.
– Алар иреккә чыгарга 9 ай калгач, алдагы тормышлары турында уйлый башларга һәм бу хакта җитәкчелеккә әйтеп гариза язарга тиеш. Ирекле булса да, кайнап торган тормышка яраклашу җиңел түгел. Һәр кешенең – үз мәшәкате. Әйтик, кемгәдер эшкә урнашу мөһим, кемнеңдер кайткач торыр җире юк. Кайберләренә озак вакыт тернәкләнү, бәйлелектән котылу, психолог, юрист ярдәме дә кирәк. Һәр кеше белән аерым, шәхси программа буенча эшләмичә булмый, – ди ул.
Тормышны яңадан башларга теләүчеләр төрмәдән чыгып алты ай узганчы пробация үзәкләренә мөрәҗәгать итә. Алар кайдадыр дәваланса яки хәрби хезмәттә булса, ул кешегә соңрак килсә дә ярдәм күрсәтәчәкләр. Иң мөһиме – җитди сәбәп һәм аны раслаган документлар булу. Ә менә бер сәбәпсез килми йөргәнсең икән, вакыт узгач сине инде кабул итмиләр. Канун кушмый.
– Кем генә булса да, үзәккә килүчеләрне игътибарсыз һәм ялгыз калдырмыйбыз. 5, 10, 20 ел төрмәдә булган кешене гел күзәтеп торырга кирәк. Андыйларга ярдәм тагын да күбрәк кирәк, – ди Олеся Шәфигуллина. – Безнең үзәкләргә Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә ала. Бер тоткын Мәскәүнеке иде. Ул төрмәдән чыкканчы ук үткәннәрен онытырга, яңа тормышка аяк басарга теләвен җиткерде. Монда яшисе килде. Без аңа яшәү урыны да таптык, эшкә дә урнаштырдык. Яхшы хезмәт хакы алып эшли. Тиздән үз фатиры да булачак.
«Кеше Приюты»
Казандагы Борһан Шаһиди урамында урнашкан «Кеше Приюты» 2018 елдан бирле рәшәткә артыннан чыгучыларны да үз канаты астына ала. Хәйрия проекты директоры Александр Сухонов сөйләвенчә, андыйларга ярдәм икеләтә кирәк.
– Ялгышларсыз гына яшәп булмый. Әмма кешегә аларны төзәтер өчен мөмкинлек бирергә кирәк. Безнең үзәктә авыр тормыш хәлендә калучылар белән беррәттән, рәшәткә артыннан чыгучылар да бар. Алары безгә юллама белән килә, – ди ул. – Әмма пробация турындагы канунның шартларын бераз үзгәртергә кирәк дип уйлыйбыз. Без бу юнәлештә эшлибез дә инде. Әйтик, документта төрмәдән чыгып 6 ай эчендә генә мондый ярдәм үзәкләренә килергә мөмкин диелгән. Шушы вакытны озынайтырга иде. Кешегә андый җирдән чыгып, дөрес юлны табарга кирәк дигәнне аңлар өчен дә вакыт кирәк. Әнә шуңа да без алар кайчан килсә дә, ярдәм итәргә тиешбез. Урамда калып, яңадан начар юлга кергәнче, киредән җинаять кылганчы, яңадан яшәргә өйрәтәсе иде аларны. Иреккә чыккан кешеләр белән системалы рәвештә бик күп белгечләр – юристлар да, психолог, социаль хезмәткәрләр дә, дин әһелләре дә эшли. Бар яктан үзләренә кирәкле ярдәмне алалар. Бу эш даими алып барыла. Андыйларны туры юлга кертү күп көч һәм хезмәт таләп итә.
Нина Жуковскаяга 50 яшь. Шул гомеренең 24 елын төрмәдә утырган ул. Туганнары белән элемтәсе өзелгән, бердәнбер кызы башка шәһәрдә үскән. Ирина «Кеше Приюты»на кунып чыгу, тамак ялгау өчен генә килми. Аның үзгәрәсе, элеккеге кебек яшисе, кызы белән оныгы янәшәсендә буласы килә. Хәзер ул үзен туры юлга кертүчеләргә рәхмәтен әйтеп бетерә алмый. Күңелен дәвалау белән беррәттән аның йөз-кыяфәтен дә матурлыйлар. Теш куйдыралар, гомерендә күрмәгән матурлык салоннарына алып баралар. Көзгедән башка кешене күргән хатында яшәү теләге арта.
– Кешеләр төрмәдән чыккан дигән сүзне ишетүгә куркып калалар. Мин дә тере кеше бит. Бездә дә шул йөрәк, күңел, хисләр бар. Яшермим, гөнаһларым булмады түгел, булды. Әмма мин үкендем һәм тәүбәгә килдем. Ходайдан гел ярдәм итүен сорадым. Ул ишетте. Мин бит матур тормышны күргән дә кеше түгел, – ди Нина. – Ирегемнән мәхрүм ителгәндә кызым кечкенә иде әле. Әлбәттә, үпкәләде. Хәзер инде ул үзе әни. Аның белән араларны җайлый алдым. Кызым белән оныгым минем яныма Казанга күчтеләр. Фатир яллап өчәү бергә яшибез. Эшем бар, акчабыз җитә. Тормышыма адым саен шөкер итәм, ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәт укыйм. Болай да яшәп була икән, дим. Яшәү шундый рәхәт. Үзеңне һәм начар гадәтләреңне генә җиңәргә кирәк икән.
62 яшьлек Александр да «Кеше Приюты»нда яши. Бөтенесен бергә кушсаң, гомеренең 20 елдан артыгын төрмәдә уздырган ул.
– Анда бер эләккәч, икенче кат керү куркытмый. Кабат кылынган җинаятьләр барыр җирең булмаганга эшләнә. Минем белән дә шулай булды. Тимер рәшәткә артына эләккәч, гаиләм ташлады, хатыным икенче көнне үк аерылышырга гариза бирде, балаларның үскәнен дә күрә алмадым, инде урамда очрасалар да, танымам. Мин төрмәгә эләккәндә берсенә – 12, икенчесенә 8 яшь иде. Бар туганнарым да миннән баш тартты. Олы яшьтәге әни генә ташламады. Кая күчерсәләр, шунда яныма килер иде. Мин төрмәдә чакта ул да үлеп китте. Соңгы юлга озата да алмадым, – ди ул. – Үкенечләр күп. Терсәк якын да, тешләп булмый. Үткәннәрне кайтарып булсамы? Хәзер инде мин – 60 ны узган кеше. Бабай дисәм дә була. Тешләрем дә юк, маңгайга буразналар сызылды инде. Әмма мин әле бәхетле булырга хыялланам. Приютка эләгүемә сөенеп бетә алмыйм. Иң элек эчүне ташладым. Монда хәмер исе килсә, бер көн дә тотмыйлар. Иң мөһиме – ашаталар, йоклар җир бар. Документларымны барладылар, эшкә урнаштым. Үткәннәрне уйлыйсы да килми. Бүгенге тормышыма канәгатьмен. Дөньяны башкача күрәм, башкача яратам хәзер.
Ярдәм кулы
– Тормышка кайтырга теләүчеләрне дәүләт тә ташламый. Пробация программасы кысасында авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә республикада 10 мең 500 сум күләмендә социаль ярдәм бирелә. Шулай ук алар социаль контракт төзеп, һөнәрле булырга мөмкин. Укыганда – 30 мең сумга кадәр, эш ачканда 350 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчага өметләнә ала. Быел әлеге ярдәмнән 100 кеше файдаланган.
– Иреккә чыгучыларга эш табу кыенмы? 2006 елда Татарстанда тимер рәшәткә артыннан чыкканнарга эш урыннары булдыру турындагы закон кабул ителде. Республика оешма-предприятиеләрендә андыйлар өчен эш урыннары бүлеп бирелә. Тагын шунысы бар: бер ел элек иреккә чыкканнар мәшгульлек үзәкләре аша эшкә урнашкан булса, эш бирүчегә субсидия бирелә.
Татарстанда тимер рәшәткә артыннан иреккә чыккан кешеләр өчен 5 үзәк эшли. Аларның өчесе – Казанда, тагын икесе Питрәч һәм Түбән Камада урнашкан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез