Кешеләр дөньясы да шулайрак бит инде бер карасаң. Бездә дә бит талантлы, акыллы кешеләрнең туганын көтәләр. Ул туып, нәрсәләрдер эшләп, тормышны алгарак җибәрер, дип өметләнәбез бит инде. Юк икән. Монда да шул колорадо кортлары кебек теге талантның башын ашарга өметләнеп утыручылар җыела. Ниндидер талант килеп чыккан хәлдә дә аны үстермиләр бит, үсендерәләр генә. Хәтта үзе үсәргә маташып үҗәтләнсә дә, ирек бирмәскә тырышалар. Бәрәңгенең һәр ботагына, һәр яфрагына чат ябышкан коңгызлар кебек кыланалар. Нәтиҗәдә теге талантлы бахырның йөрәге колорадо коңгызы теткәләп бетергән бәрәңге яфрагы кебек булып кала.
Гаепләп әйтмим моны, бәлки чынлап та шулай булырга тиештер ул. Бәлки бу – һәр иҗатчы, һәр галим узарга тиешле санаусыз сынауларның берседер. Бәрәңгенең коңгызга бирешми торган сортлары да бар бит.
Ә колорадо коңгызыннан берничек тә арынып булмый. Колак очы гына күренеп торган бәрәңгегә агу сибәргә кул бармый. Җыеп карыйбыз. Кичтән җыеп чыгасың, иртән теге кортлар тагын тезелешеп утыра. Иске бәрәңгене урталай ярып, куеп чыгарга кирәк, диләр. Бу кортның игътибарын былтыргы бәрәңгегә юнәлтү өчендер инде. Мантыйк буенча шулай. Без дә куйдык. Тик колорадо коңгызының мантыйгы кешеләрнеке белән бер түгел икән. Ярылган бәрәңгене, чынлап та, берничә корт сырып алган. Тик яңалары төбендә бернинди үзгәреш юк. Һаман шулай җыелышып көтеп утыралар. Әллә нинди киңәшләрне тыңлап, әллә ниләр кыландырып карадык, файдасы юк.
Ә бәрәңгене сакларга кирәк инде. Ул бит бөтен халыкны туйдыра. Коңгызның гына бер файдасы да юк. Чынлап та шулаймы соң? Колорадо корты белән көрәш өлкәсендә кемнәр генә эшләми! Галимнәрне генә алыйк. Берәүләре коңгызның организмын, икенчеләре үз-үзен тотышын, таралу мөмкинлекләрен, өченчеләре аны юк итү ысулларын, дүртенчеләре төрле агулар уйлап таба, бишенчеләре шул агуларны сиптерүче җайланмалар өстендә эшли, алтынчылары бәрәңгенең яхшырак сортларын уйлап таба, җиденчеләре… Санасаң, бик озакка китә икән. Сәнәгать өлкәсен карыйк. Агуның үзен ясыйлар, сиптерү җайланмалары эшлиләр. Сиптергәндә агуланудан саклый торган киемнәр тегәләр. Авыл хуҗалыгы, табигатьне саклау министрлыклары. Икътисад белгечләре. Сәүдәгәрләр. Реклама хезмәте. Чынлап санасаң, колорадо коңгызы безнең бәрәңге бакчасында гына түгел, ул тормышның барлык өлкәләренә дә диярлек үтеп кергән икән. Бу дөньяда миллионлаган, миллиардлаган кеше шул корт белән көрәш өлкәсендә эшли, шуның өчен акча ала. Акча ала! Менә шуннан соң, төгәл генә әйтеп кара инде: бәрәңге күбрәк туйдырамы кешеләрне, әллә колорадо коңгызымы? Әгәр коңгызны тулысынча юкка чыгаралар икән, шушы өлкәдә эшләүчеләр барысы да эшсез, димәк акчасыз, кала. Шулай булгач, нинди галим үз ихтыяры белән бу кондызны бетерә торган агу уйлап тапсын инде?
Кул селтәдем әле бәрәңге бакчасына. Кортларга карап үртәлергә дә, агуларга да, башкача этләнергә дә кирәкми бугай. Бернинди каршылыкларга да бирешми торган талантлы, акыллы, көчле кешеләргә охшаган бәрәңгеләр, барыбер, үсеп чыгар әле. Азрак булыр, әлбәттә, андыйлар бик күп булмый. Аның каравы берни белән агуланмаган талантлы, акыллы көчле бәрәңге ашарбыз. Ул файдалырак та тәмлерәк тә булыр. Аз ризык һәрвакыт тәмле була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез