Ә ул килми дә килми. Инде бөтен мантыйклар, бөтен кануннар буенча ул килергә тиеш. Капкаң шыгырдаган саен колачыңны ачып йөгереп чыгасың. Тик ул түгел... Бүтән... Әле бер күршең керә, әле икенчесе... Әле түбән очтагы дустың була, әле үрге очтагы туганың. Юк дигәндә, гомергә бер сәлам бирмәгән күрше авыл знакумы килеп төшә. Тик ул түгел... Ә сиңа әлегә дустың да, туганың да, башкасы да кирәкми. Сиңа аның килүе кирәк.
Син аны көтәсең...
Безнең ниндидер шатлык көтү күренеше дә шуңарак охшаган. Әйтик, кемдер укырга керергә дип документларын тапшырып кайта да: «Сез кабул ителдегез!» – дигән хәбәр көтә, кемдер хастаханәдәге якын кешесеннән: «Савыгачак. Бар да яхшы», – дигән сүз көтә. Кемдер... Без барыбыз да шатлык көтәбез. Шатлык кына булса да, шулкадәр зарыгып көткәч, бәхетнең үзе кебек булып тоела.
Шул рәвешле безнең гомер шатлык көтеп үтә. Бу көтү тынгысызлыкка да сала, ләззәт тә бирә. Моңа кадәр эшләнмәгән эшләреңне гөл итеп куярга да мәҗбүр итә, теге шатлыкка ия булган кебек тоярга да мөмкинлек бирә. Көтү безне хәрәкәткә китерә.
Максатыңа ирешү бит инде бу. Теләгеңнең кабул булуы. Рухи яктан карасаң да, матди үлчәмгә салсаң да – искиткеч нәрсә. Бер баскычка күтәрелү шикеллерәк. Хәтта алай гына да түгел... Моны берни белән дә чагыштырып булмый... Хәер... Буладыр... Моны бары тик мәхәббәт белән... Өзелеп сөйгән кешеңнең дә сиңа гашыйклыгын белгән, «Мин дә сине яратам», – дигән сүзен ишеткән мизгелдәге тойгылар белән тиңләргә мөмкин. Син яратасың. Сине яраталар. Һәм сине нәкъ менә үзең теләгән кешең ярата. Шундыйрак халәт.
Тик ул килми. Без, әлбәттә, көтәргә яратабыз. Тик гомер буена бер үк нәрсәне көтү мөмкин түгел. Һәрхәлдә, мондый гамәл бөтен кешенең дә кулыннан килми. Адәм баласына барысын да алыштырып торырга кирәк. Бер көтүдән икенчесенә күчеп ял итәргә.
Бер мәлне кулъязмамны бер нәшриятка җибәрдем дә хәбәр көтәм. Шатлыклы хәбәр. Мин аның киләчәгенә дә ышанам әле. Яхшы әсәр иде ул. Эчендә җаны булган нәшир җавапсыз калырлык түгел, кулдан йолкып алып типографиягә йөгерә торган. Һәрхәлдә, үзем шулай уйлыйм инде. Мондый нәрсәне миннән башка беркем дә яза алмый, дим. Гадәтемчә. Көтәм. Көн саен. Сәгать саен. Нинди эшкә генә тотынсам да, теге көтү тойгысы әледән-әле калкып чыга. Әмма минем кебек уйлаучылар бер үзем генә булып чыктым бугай. Бер хәбәр дә килмәде. «Ярый, берсе булмаса, икенчесе җавап бирер», – дип, теге әсәрне берьюлы әллә ничә нәшриятка юлладым. Көтәм... Юк. Берсеннән дә бер җавап юк.
Гомер буена көтеп булмый. Минем инде өмет өзелде. Бу әсәрнең дә бәясе күз алдында кимегәндәй булды. Чүп савытына ташласаң да ярыйдыр кебек тоелды. Мин башка нәрсәләргә күчтем, шундый ук сабырсызлык белән бүтән хәбәрләр көтә башладым. Һәм шунда...
Бер кечкенә нәшрияттан хәбәр килеп төште. Мин ризалык бирдем. Аннан бүтән нәшрияттан. Аннан тагын... Шулай бер-бер артлы теге вакытта мин көткән хәбәрләр яварга тотынды. Араларында бик төшемле тәкъдимнәр булса да, соң иде инде. Аларның минем өчен бер әһәмияте дә юк иде, кайберләрен укып та тормый бетердем.
Беренчедән, көтү күренеше безгә тукталып калу кебек тоела. Тормыш юлының бер читенә чыгып көтеп утыру шикелле. Тик алай түгел икән, көтү ул – хәрәкәт. Сабырлык, чыдамлык, тагын әллә нинди сыйфатлар таләп итә торган авыр эш. Кайбер максатларга ирешү өчен берни дә эшләргә түгел, фәкать көтәргә генә кирәк. Икенчедән, син шатлык булсаң да... Хәтта кемдер түземсезлек белән көтә торган зур шатлык булсаң да, кадерле чагың бер вакыт кына. Вакытың үттеме – кадерең бетә. Көтеп алынган нәрсәләрнең көтмәгәндә килүе аларның килми калуыннан да яманрак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез