Дөрес бугай ул. Әйтик, менә кемдер миллионнар белән эш итә. Җитми аңа. Узган айда фәлән миллион акча эшләгән идем, бу айда фәлән кадәр генә, дип уйлый. Тырыша. Узган елгы табышны куып җитәргә, узып китәргә дип хыяллана. Һәм шул хыялын чынлык итү өчен бөтен көчен куя. Ә кемнеңдер хәтта бер миллион сумны да тотып караганы юк. Аның еллык кереме дә ул суммага тулмый. Тик ул моның өчен артык өзгәләнми, дөньяда бернинди миллионнар да, миллионерлар да булмаган кебек рәхәтләнеп яши бирә. Чынлап та рәхәтләнеп яши, үзен бәхетле хис итә. Бәхетле булу өчен аңа бернинди миллион да кирәкми. Икесе дә кеше бит инде югыйсә.
Әзерлек өчен сүзне шулай югарыдан башласам да, сөйләячәк нәрсәм гади генә. Китап турында. Элек бу илдә китап укый торган халык яши иде. Очрашканда кешеләр һава торышыннан зарланып, сәясәтне хурлап кына калмыйлар, укыган китаплары, караган фильмнары турында да сөйләшәләр иде. Менә шундый гәпләшүләрнең берсендә сүз интернетта сайтлар ясау темасына кереп китте дә бер егет әйтеп салды: «Бик яхшы китап бар моның турында. Барысы да аңлатып язылган». Һәм ул китапның исемен әйтте. Үзем дә бу өлкә белән бик кызыксынып, MaratKabirov.com дип аталган үз сайтымны алып барган кеше буларак, мин теге китапның исемен язып алдым. Элегрәк инде бу хәл, мондый әдәбият бик дефицит булган заманда.
Өйгә кайтуга, интернеттан эзләп таптым тегене. Аннотациясен, укучылар фикерен карап чыккач, кызыксыну тагы да ныграк артты. Чынлап та бик яхшы китап икән. Мине кызыксындырган сорауларның барысына да җавап бар. Эчтәлегенә күз салуга, бу китап минем кулга төшәргә тиешлеген аңладым. Аны интернет аша да саталар. Ләкин минем андый мөмкинлек юк иде. Заказ килгән вакытта гастрольгә чыгып китәргә туры киләчәк, ә әйләнеп кайтуга, аны инде, «алучы юк» дип, кире җибәргән булачаклар.
Мин кибетләрдән эзли башладым. Ул вакытта китап кибетләре адым саен диярлек иде. Халык китап укыганлыктан, шулай булгандыр инде ул. Хәзер алай түгел, хәзер даруханәләр генә адым саен. Бәлки халык китап укымаганга шулайдыр. Наданлык үзе дә бер чир сыман бит инде…
Тапмадым теге китапны. Казанның бөтен кибетен әйләнеп чыгу өчен атнага якын вакыт китте. Бу ара эчендә мин аны интернеттан да эзләдем. Электрон варианты булмасмы дип. Эчтәлегендәге бүлекләр исемлеге буенча да эзләдем. Бик күп яңа мәгълүмат җыйдым һәм канәгать калдым. Ә китап табылмады.
Эзләгән нәрсәң табылмаудан да көчлерәк стимул юк икән. Бу китап хәзер минем өчен гади бер кулланма гына түгел, ә тормыш максаты кебек нәрсәгә әйләнде. Аны табып, шунда язылган белемнәргә ия булсам, интернет эшчәнлегем генә түгел, ә тормышым да үзгәреп китәр, ул бер баскычка югарырак күтәрелер шикелле тоелды. Мин ничава гына вебмастерга әйләнәчәкмен бит инде. Сайтлар ясау уен эш түгел. Моның белән чынлап шөгыльләнсәң, ярыйсы гына акча да эшләп була. Акча эшләмәгән хәлдә, үз сайтыңны гына бөтен язучыныкыннан да яхшырак итеп куя алсаң да әйбәт. Болай да начар түгел инде ул. Әмма камиллекнең чиге булмый…
Сүз башындагы миллионнар мәсьәләсен нәкъ менә шушы урында искә төшерергә кирәктер инде. Кешенең күңеленә бер уй кереп оялый һәм хыялны кузгатып, максатка әверелә икән – бетте. Син шул максатыңа ирешмичә туктамыйсың. Миллионерларның безгә чамасыз комсызлык, хәтта чир булып тоелган халәте дә шуңа бәйле. Кешегә нормаль тормышта яшәү өчен күп кирәкми, утыз-кырык миллион да җитә бит инде. Ярый, йөз булсын, ди. Шул сумманы туплагансың икән, яшә рәхәтләнеп. Ник кирәк сиңа дөньяның иң ачы хәерчесе кебек миллиардлар артыннан чабу! Әнә бит кешеләр хәтта йөз меңнәр белән дә бер дигән итеп яши. Юк... Кешенең башына ниндидер сантыйлык кереп максатка әйләнгән икән, син аны берничек тә туктата алмыйсың, бу очракта акыл көчсез.
Мин дә теге китап барлыгын белгәнгә кадәр бик әйбәт яши идем. Ул китапсыз да сайтымны алып барам. Менә дигән итеп. Кирәкле белемне табам. Һәм иң мөһиме – андый дәреслек барлыгы турында уйлап та бирмим. Шуңа күрә ул миңа бөтенләй кирәксез булып тоела иде. Ә хәзер...
Ахыр чиктә, бик озак эзли торгач, кулга төшердем инде мин ул китапны. Шулкадәр сөендем дип әйтә алмыйм, әмма ниндидер үрне яулаган кебегрәк бер канәгатьлек тойгысы булды. Алтындай кадерле гыйлемне табарга дип башта күз йөртеп кенә актарып чыктым. Һәм киштәгә алып куйдым. Начар дип булмый, барысы да өйрәнергә җайлы итеп, тәртип белән бирелгән. Тик анда мин белмәгән бер нәрсә дә юк иде. Һаман да киштәдә тора. Бер актару өчен генә шулкадәр эзләмәсәм дә ярыйсы булган инде.
Без максатлар куябыз. Кайчагында алар шулкадәр мөһим, урап үткесез кебек тоела. Ымсындыра. Тылсымлы бер тарту көченә әйләнә. Шуның артыннан чапканда абынып егылу да кайвакыт файдалыдыр, ул тукталып калырга, чүт кенә уйланырга мөмкинлек бирә торгандыр. Чөнки... Ни дип әйтим икән... Бер максатны да тормыш мәгънәсенә әйләндерергә ярамый. Кемгәдер, нәрсәгәдер Аллаһка караган кебек карыйсың икән, иртәме-соңмы ул сиңа кол итеп караячак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез