Мошенниктан сакланыгыз!

Интернетта минем сайт бар. Шул сайт аша электрон китапларымны сатып алу мөмкинлеге дә бар. Сатып алучылар да бар. Дөньялар болганганга кадәр күп иде, хәзер азрак. «Ничек сатып алырга?» дигән бите дә бар аның, беренче тапкыр кергән кешеләргә һәр адымын тәфсилләп өйрәтә торган. Кибет әйбәт эшли: керәләр, алалар, укыйлар, рәхмәт әйтәләр, я дәшми калалар… Гадәттә, дәшмиләр инде. Бөтен халык та шулаймы икән инде ул, безнең татар гына микән… Кеше, гадәттә, үзен сөендерерлек яхшы нәрсәгә юлыга икән – дәшми. Начар дип уйласа гына…

Бер мәлне бер абзый шул интернет-кибеттән китап сатып алган. Акчасын түләгән бу, дөресрәге. Шуннан китапны ала алмаган. Акчаңны түләдең, товар килмәде… Бу бит инде шундук паника уята. Бу миңа язып җибәргән. Башта бик гаҗәпләндем, чөнки кибет дөньядагы иң алдынгы технологияләр буенча эшли һәм мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Акчаңны түләү белән үк китапларга сылтамалар ачыла, алар сатып алучының электрон почтасына җибәрелә, аккаунт ачкан булса, аккаунтында пәйда була. Сатып алучыга китаплар бер генә түгел, өч юл белән килә. Теләсә кайсын сайла. Шулай да тикшереп чыктым, хәзерге заманда бер нәрсәне дә булмас дип булмый. Барысы да тәртиптә. Теге абзыйга язып җибәрдем: «Электрон почтагызга хат килгән булырга тиеш, бәлки, спам папкасына эләккәндер. Игътибар белән карагыз». Аңлаттым инде барысын да.

Мондый очраклар була. Китап укучылар арасында интернеттан ничек сатып алырга белмәүчеләр дә, аңлатканны төшенеп җитмәүчеләр дә бар. Бу гаеп түгел. Беркем дә бөтен нәрсәне белә алмый. Мондый вакытта шулай миңа язып җибәрәләр, мин аңлатам. Беркемнең дә акча түләгән китабын алмыйча калганы юк. «Алдым. Рәхмәт», – дигән хәбәр килгәнче хәлләрен белешеп торам.

Тик бу абзый мин аңлатып язган хатларны карап тормаган, күрәсең. Бернинди дә җавап килмәде. Аның каравы бөтен социаль челтәрләрнең миңа яки әдәбиятка бәйле өлешен: «Шундый-шундый кибеттән шундый-шундый китаплар сатып алдым. Акча түләдем, бернинди китап килмәде», – дигәнрәк язмалар белән тутырган. Аларның мин күргәннәре генә дә унга якын, күрмәгәннәрен кем белгән. Кайберләрендә ләгънәт тә яудырган.

Бер гаепсез көйгә шундый сүзләр ишетү рәхәт түгел. Шуңа, бәлки, мин гаепледер дигән өмет белән, сайтны кабат энә күзеннән үткәрдем. Барысы да тәртиптә, барысы да эшли. Яңа сатып алучыларга да сораулар бирдем, бер кыенлыксыз йөкләп алганнар. Шуннан теге абзыйга тагын хат яздым. Бер-ике көн үтүгә җавап килде: «Таптым. Рәхмәт. Чынлап та «спам» папкасында булган икән».

Ә социаль челтәрләрдәге теге язмалары шул килеш калды. Антиреклама бит инде. Мошенниклыкта гаепләү. Бу шундый кибет икән, монда кеше алдыйлар икән дигән сүз. Фейк тарату, заманча әйткәндә.

Егерме елдан артык эшләп, үз даирәсе булган сайт инде ул. Укучылар минем дә кем икәнне белә. Шуңа сайтка керүчеләр дә, китап сатып алучылар да кимемәде бугай. Минем генә күңелдә ниндидер җайсыз тойгы калды. Ни икәнен дә, ник икәнен дә белмим инде… Бәлки, белүчеләр табылыр әле…

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре