Насыйп булмады. Яман чир белән көрәшкән Мамадыш егете бакыйлыкка күчкән

Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче, Казан энергетика университетының 3 курсында укыган Илшатның инде бер елдан артык егет бот сөягендәге яман шеш белән көрәшүен язган идек.

Насыйп булмады. Яман чир белән көрәшкән Мамадыш егете бакыйлыкка күчкән

Илшат бирешмәде – әлегә укуыннан ял алып торса да, киләчәктә яңадан университетка барып укып бетерәсенә ышанды.

– Бик тә тереләсем, элеккеге хәлемә кайтасым килә. Тиздән тагын химия курслары алачакмын. Тизрәк чирне онытып, өемә кайтасым килә, – дигән иде.

Бүген Илшат мәңгелеккә күзләрен йомган. Безгә әтисе Наил абый шалтыратты.

– «Ватаным Татарстан» газетасында улыбыз турында язма басылганнан соң, бик күп кешеләр ярдәм кулы сузды. Зур суммалар бирүче булды. Улым яшисенә бик ышанды. Әмма чир аны җиңде. Бүген таңда «Әти, миңа бик авыр», – диде дә күзләрен йомды. Бөтенләйгә... Декабрьдә 22 яшен тутырасы бала иде. Акыллы булды, көрәшеп йөрде. Тик гомере генә кыска булды баламның, – ди Наил абый күз яшьләрен тыя алмыйча. – Гаиләбезгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Берегез дә мондый авыр сынаулар кичермәгез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре