Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Указы нигезендә, 2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. «Бу безнең игътибарны окопларда гына түгел, ә тылда да – станоклар янында, госпитальләрдә, завод цехларында яуланган Җиңүгә юнәлтә. Татарстанда хезмәт һәм сугышчан батырлык һәрвакыт янәшә булды. Бүген безнең предприятиеләрдә, фәнни лабораторияләрдә һәм гражданлык хезмәтендә шундый ук традиция яши: хезмәт белән яклау, көндәлек тырышлык аша батырлык күрсәтү», – диде узган атнада Рөстәм Миңнеханов.
Бу елның төп бурычлары булып якташларыбызның сугыш кырындагы һәм хезмәттәге батырлыклары турындагы тарихи хәтерне саклау, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, шулай ук хәрбиләргә һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итү тора, диделәр брифингта.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 6898 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шул исәптән 5589 тыл ветераны һәм 1065 ветераннарның тол хатыннары.
– 2025 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 8837 ветеранга республика бюджетыннан өстәмә матди ярдәм күрсәтелде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Сугышта катнашкан 146 кешегә мактаулы исем бирелде, – диде республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Аның әйтүенчә, 2026 елда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысасында Бөек Ватан сугышы ветераннарының, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының һәм аларның гаилә әгъзаларының тормыш шартларын яхшырту юнәлешендәге чараларны тормышка ашыру дәвам иттереләчәк. Хезмәт батырлары турында да онытмыйлар. Брифингта хәбәр итүләренчә, республикада 120 меңнән артык хезмәт ветераны бар.
Эльмира Зарипова халыктан еш килә торган сорауларны исәпкә алып, «Хезмәт ветераны» исеме кемнәргә бирелүен дә әйтте.
– «Ветераннар турында»гы федераль закон нигезендә «Хезмәт ветераны» исеме СССР яисә Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән яки хезмәттәге казанышлары өчен ведомство бүләкләренә лаек булган һәм пенсия билгеләү өчен исәпкә алына торган иминият стажы (ирләр өчен – кимендә 25 ел, хатын-кызлар өчен – 20 ел) яки календарь буенча исәпләгәндә тиешле еллар эшләгәнгә пенсия билгеләү өчен кирәкле тиешле эшләгән еллары булган затларга бирелә, – диде ул.
Айлык керемнәре 23 мең сумнан артмаган хезмәт ветераннары түбәндәге ярдәм чараларыннан файдалана ала:
– 656 сум күләмендә айлык акчалата түләү;
– торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарның 50 проценты күләмендә субсидия;
– телефон элемтәсе, радио, күмәк антенна өчен чыгымнарның 50 проценты күләмендә субсидия;
– бушлай теш, колак протезлары ясату;
– социаль юл йөрү билеты (656 сум) алу;
– навигация чорында шәһәр яны су транспортында, 1 майдан 31 октябрьгә кадәр шәһәр яны тимер юл транспортында 50 процент ташлама белән йөрү.
Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү юнәлешендә дә шактый эш башкарыла. «Шул исәптән «Алга», «Тимер», һәм «Батыр» батальоннарында хәрби хезмәт узучыларга 360 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, йорт хуҗалыгын газлаштыруга 100 мең сум күләмендәге субсидия, СВОда катнашучыларның балигъ булмаган балаларының һәркайсына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия гамәлдә», – диде Эльмира Зарипова. Былтыр СВОда катнашкан 28 кешегә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның 52 гаилә әгъзасына социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән.
– Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу, һичшиксез, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елының төп вакыйгаларыннан берсе булачак, – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. – Муса Җәлилнең 120 еллыгын билгеләп үтү кысасында республиканың барлык районнарында меңләгән чара узачак. Шагыйрьнең туган көнендә «Җәлил укулары» VIII Халыкара әдәби конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгегә 40 меңнән артык гариза килде, шигырьләр 26 телдә яңгырады.
Сан
Татарстанда барлыгы 739 Ватан Герое исәпләнә. Алар арасында:
353 Советлар Союзы Герое
51 Дан орденының тулы кавалеры
35 Россия Герое
Махсус хәрби операция барышында Татарстаннан 17 кешегә Россия Герое исеме бирелгән, шул исәптән 8 енә – үлгәннән соң.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез