24 февраль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Россиядә автомобиль паркының өчтән ике өлеше ун елдан искерәк машиналарга туры килә
Россиядә, Дәүләт автоинспекциясенең 2026 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларына караганда, теркәлгән транспорт чараларының 67,7 проценты ун елдан искерәк. Әле бер ел элек мондыйларның өлеше нибары 42,3 процент тәшкил иткән, дип яза «Коммерсанть» газетасына сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Синоптик Татарстанда язның кайчан башлануын әйтте
Татарстанда климатик яз 20 марттан соң урнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Республикада социаль ипотека программасы буенча торак төзү планы 21 процентка үтәлгән
2026 ел башыннан Татарстанда ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына 604 фатирлы җиде социаль ипотека йорты төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Бу социаль ипотека программасында торак төзелеше буенча еллык планның 21,5 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә Дәүләт торак фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елының төп бурычлары нинди булачак?
Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта 2026 ел – республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын үткәрү турында сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Татарстан мәктәпләрендә СВОда катнашучылар истәлегенә 13 «Герой партасы» булдырылды
Татарстанда махсус хәрби операция кырларында һәлак булган республика кешеләре истәлегенә «Герой партасы» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының иҗтимагый максатларын ТР Иҗтимагый палатасында фикер алышу вакытында ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Җәмгыять
Бүген Татарстанда «Буллингка каршы бергә» кайнар линиясе эшләде
Бүген Казанда, иҗтимагый ярдәм штабы базасында, ике сәгать дәвамында (16:00 дән 18:00 гә кадәр) «Хатын-кыз игътибары» «Буллингка каршы бергә» кайнар линиясе эшләде, аны уздыру инициативасы белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары чыккан иде.
-
Яңалыклар
Студентларның төзелеш отрядларын яңа төбәкләргә җибәрергә мөмкиннәр
Студентларның төзелеш отрядларының яңа төбәкләрне торгызуда катнашу мөмкинлеге карала. Татарстан өчен шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежноены торгызу турында сүз бара. Әмма төп мәсьәлә булып иминлек мәсьәләсе кала. Татарстаннан Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
-
МӨҺИМ
Бер ташлаган башламый: шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кими
Татарстанда шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны бер ел эчендә 5,4 мең башка кимегән. Хәзерге вакытта республикада 81 мең баш сөтлебикә исәпләнә. Әлеге саннарны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясендә министр Марат Җәббаров җиткерде.
-
Яңалыклар
Шикле сылтамалар аша банк кушымталарын урнаштырмаска чакырдылар
NFC-мошенниклардан саклану өчен шикле сылтама аша банк кушымталарын урнаштырмау һәм контактсыз түләүдән сирәк файдаланган очракта NFCны сүндерү мөһим. Бу хакта «РИА Новости» Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
-
Җәмгыять
Казанда «Сандугач-Соловей» Халыкара вокал конкурсы узачак
Әлеге конкурс 13 тапкыр үткәрелә һәм ул Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә оештырыла.
-
Яңалыклар
Җырчы Алсуны Коръәндә аерылышуга карата мөнәсәбәт таңга калдырган
Россиянең атказанган артисты, танылган җырчы Алсу изге Рамазан аенда Коръән укый башлаган. Ул социаль челтәрләрдә үзенең язылучылары белән изге китаптагы кызыклы фикерләр белән уртаклаша. Коръәндә ул тормышның барлык якларының бик төптән уйлап язылганына шаккаткан, дип яза «KazanFirst».
-
Яңалыклар
«ВТ» һәм Муса Җәлилнең музей-фатиры каһарман-шагыйрьнең хатларын укырга чакыра
Муса Җәлилнең исеме газетабыз өчен бик кадерле. Узган гасырның 20 нче елларында ул «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт куя. Соңрак та газета белән араны өзми, редакциягә хатлар яза.
-
Яңалыклар
Абхазия Президенты һәм ТР Рәисе Сухумдагы яр буендагы барган ремонт эшләре белән танышты
Абхазия Президенты Бадра Гунба һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кавказ иленең башкаласы Сухумда Диоскуров яр буенда барган ремонт эшләре белән таныштылар. Бу хакта Абхазиянең «Апсныпресс» агентлыгы хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Нәкый Исәнбәтнең оныгы Ринат Исәнбәт вафат
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында озак еллар дәвамында рәссам-дизайнер булып хезмәт иткән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Празат улы Исәнбәт вафат булган. Бу хакта театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Фәрит Мөхәммәтшин: «Яшь буынга да яхшы тәрбия биреп калдырасы килә»
Хезмәт һәм хәрби батырлык. Казандагы 179 нчы гимназиядә узган парламент дәресендә әнә шул хакта сөйләштеләр. Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган иде ул. Укучылар әби-бабаларының, ә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әтисе Хәйрулланың Җиңүгә керткән өлешен искә төшерде.