Газетага язылу

Бер ташлаган башламый: шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кими

Татарстанда шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны бер ел эчендә 5,4 мең башка кимегән. Хәзерге вакытта республикада 81 мең баш сөтлебикә исәпләнә. Әлеге саннарны Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясендә министр Марат Җәббаров җиткерде.

Бер ташлаган башламый: шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны кими
«Татар-информ»

Сыерлар саны кимүнең сәбәпләрен эзләп, әллә кая еракка китәргә дә кирәкми кебек. Көнозын маллар янында кайнашкан кеше бик тиз генә санап та күрсәтер: авылның картаюы, сөт бәяләренең тотрыклы булмавы, субсидия алуның катлаулануы, терлек азыгы әзерләү чыгымнары арту, соңгы елларда йогышлы авыруларның баш калкытуы.

Әйтик, узган ел Буа районындагы шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны ике йөзләп башка кимегән.

– Төп сәбәбе сөт бәяләре түгел, авылның картаюы һәм эш яшендәге кешеләрнең шәһәргә чыгып китүе. Аннан соң, соңгы елларда әле бер, әле икенче җирдә йогышлы авырулар килеп чыгып кына тора. Болар да куркытты халыкны. Мал санын ишәйтү турында уйлаган кеше дә тукталып кала, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов.

Чүпрәле районында кимү – 62 баш. Чагыштырмача күп түгел. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов кимүнең артык зур булмавына сөт бәяләренең тотрыклы торуы да йогынты ясады, ди.

– Бездә сөт бәяләре начар түгел. Соңгы еллардагы иң яхшы күрсәткечкә ирештек, дисәк тә була. Сөт җыючылар арасында көндәшлек бара, бәяләрне тоталар. Бүген район буенча уртача сөт бәясе – 34 сум. Моңа кадәр 35–36 сум торды. Дөрес, кайбер авылларда арзанрак та, кыйммәтрәк тә йөри, – ди ул.

Тәлгать Халитов фикеренчә, сыерлар кимүнең төп ике сәбәбе бар. Берсе – сөт бәясе булса, икенчесе – авылның картаюы.

– Бер тапкыр сыерын бетергән кеше аны кабат сатып алмый инде. Сыер тоту – зур хезмәт ул. Олыгайган кеше мал асрамый инде. Шулай да халык сыерларын бик нык бетерә, дип әйтмәс идем. Узган ел безнең районда сигезәр баш сыер асраучы хуҗалыкларда биш мини-ферма төзелде. Быел да шуннан ким булмаячак. Мини-ферма – авыл җире өчен үзенә күрә бер бизнес ул. Сигез баштан тотынган кешеләр сыерларын утызга тутырды. Читкә эшкә дип чыгып киткәннәр, юл газабыннан туеп, маллары янына кире кайта башлады. Терлек азыгы юнәтү белән дә проблема юк. Соңгы елларда ашлык бәяләре дә алай ук кыйммәт түгел. Шуңа күрә «бетә, бетә» дип кенә фикерләү дөрес булмас, – ди Тәлгать Халитов.

Арча районының Яңа Кенәр авыл җирлегенә ун авыл керә. Узган елның гыйнварында 428 сыер булса, быелның шушы чорында 393 сөтлебикә калган.

– Бетми нишләсен инде, сөт бәяләре төшә бит, – ди җирлек башлыгы Әгъзам Гайфуллин. – Бүген бездә сөт өчен 27–28 сум түлиләр. Сыер асрауның файдасын күрмим. Кеше хәзер үзе өчен генә тота. Мәсәлән, миңа бер сыер җитә. Ә инде акча эшлим дисәң, алынып та торырга кирәкми. Икенчедән, авылларда яшьләр бик аз. Аларны кызыксындырып та булмый.

Нурлат районының Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова әйтүенчә, ике авылдагы сыерлар егерме башка кимегән. Хәзерге вакытта җирлектә 309 сыер исәпләнә.

– Идарәдән кимү турында аңлатма да яздырдылар. Шуңа күрә барысының да сәбәпләрен төгәл беләм, – ди ул. – Кемдер баш санын киметкән. Әйтик, өчтән икегә калдырган. Кемдер картайган, кемдер шәһәргә чыгып киткән, ә кемнеңдер гаилә башлыгы яки хуҗабикә мәрхүм булган. Шул ук вакытта авылда сигез, ун һәм егермешәр сыер тотучылар да бар әле. Хәзер халык сөтчелектән итчелеккә күчеп бара. Сәбәбе – сөт бәяләренең арзан булуында. Соңгы елларда кешеләр сыерларын төп керем чыганагы буларак тота, алар малларын киметми дә, бетерми дә. Ә инде үзләре кайдадыр эшләп, мал тотучылар аларны киметү ягын карый.

Терлекләрен, сыерларын киметүчеләр белән беррәттән, мал саннарын саклаучылар һәм хәтта арттыручылар да бар әле. Лениногорск районының Иске Шөгер авылында яшәүче Люция Кәшипова хуҗалыгында илле баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның егермесе – сыерлар.

– Тагын биш сыерыбыз бозауларга тиеш. Әле алга таба да киметергә исәбебез юк. Чөнки миңа электән үк мал җене кагылган. 8–11 классларда укыганда һәр елның җәйге каникулында фермадагы сыер савучыларны алыштыра торган идем. Ә хәзер кешеләр «ферма» диюгә үк борыннарын җыера. Без бәләкәй чакта авылда ике көтү чыга иде. Икесендә дә йөзәр баш мал. Бетте инде ул заманалар. Узган ел көтүдә сигез сыер йөрде. Безнекеләр ишле булгач, аерым көтәбез. Сыерлар күзгә күренеп кими, чөнки авылда яшьләр калмый. Калганы да хәтта тавык та тотмый. «Мал асрау авыр», – диләр. Әллә элек җиңел булганмы? Хәзер күп эшне трактор эшли, сыерны аппарат сава. Чөгендерен дә эшләгән, ашлыгын да иләгән, чалгы белән печәнен дә чапкан, колхозда бушка да бил бөккән. Түзгән, чыдам, уңган булган, зарланмаган! – ди ул.

Илле баш терлек асрасалар да, фермер хуҗалыгы буларак теркәлмәгәннәр.

– Узган ел фермер булып ачылып, грант алырга теләгән идем дә, тәтемәде. Быел тагын тәкъдим итәләр, тик минем инде теләк юк. Документ эше күп, артыннан йөрергә вакыт юк, – ди ул.

Ярдәм дигәннән, узган ел сыер, кәҗәләр өчен республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 184 миллион сум акча бүлеп бирелде. Сыерларга бирелә торган ярдәм күләме – 6,3 мең сумга, ә кәҗәләргә 1 мең сумга кадәр арттырылды. Сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә дә акча бирелә. Биш һәм аннан күбрәк сыеры булганнарга каралты-кура төзер өчен – 500 мең сум, сигез һәм аннан күбрәк сыеры булганнарга 1 млн сум акча бирелә. Моннан тыш, быелдан тагын өстәмә ярдәм чаралары кертелде. Ит өчен сатып алынган үгез алган очракта – 35 мең, сарыкларга 1 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре