Газетага язылу

Санаганны ярата: киләсе елда илдә яшәүчеләрнең реаль кереме артачак

Кесәгезне зуррак итеп ачып куегыз: киләсе елда илдә яшәүчеләрнең реаль кереме 1,4 процентка артачак, дип фаразлана. Пенсия һәм пособиеләрне дә арттырырга вәгъдә иткәннәр. Рәсми рәвештә эшләүчеләрнең хезмәт хакы быел да артты анысы. Тик моны акча янчыгы гына сизмәде кебек, итәк-җиңнәрне торган саен ныграк җыярга туры килә. Акчаның җитәсе бармы? Киләсе елда гаилә казнасын ни көтә?

Санаганны ярата: киләсе елда илдә яшәүчеләрнең реаль кереме артачак

Ай үсәсен, ел үсә

Россия финанс министры Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, 2027 елда ил халкының реаль кереме 1,4 процентка артачак. Бу елның беренче яртысы нәтиҗәләренә караганда, әлеге күрсәткеч – 1,1 процент. Алдагы киләчәк тагын да өметле: 2028–2029 елларда россиялеләрнең реаль кереме ел саен уртача 2,5 процентка артып барачак, дип фаразлаганнар. Россиялеләрнең матди хәле яхшыруын Антон Силуанов ил икътисадының «үсеш траекториясе»нә чыгуына бәйләп аңлаткан. «Бу алга таба макроикътисадый тотрыклылык, инфляцияне һәм процент ставкаларын киметү, шулай ук, ил халкының мул тормышы өчен мөһим», – дип белдергән министр киләсе ел бюджетына багышланган чарада.

2027 елда ил күләмендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме, ягъни МРОТ 28 935 сумга кадәр артачак, ә яшәү минимумы 20 227 сум тәшкил итәчәк. Сүз уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга кадәр МРОТны  35 мең сумга кадәр җиткерергә кушты.

Бу урында ачыклык та кертик: МРОТ – рәсми рәвештә бер ставкага эшләүче һәм хезмәт килешүендәге бөтен шартларны үтәгән хезмәткәргә түләнә торган айлык акчаның иң түбән чиге ул. Хезмәт хакы әнә шул күрсәткечтән азрак була алмый. Вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр түләгәндә дә нәкъ менә шул исәпкә алына. Төбәкләр аны күтәрә ала, әмма ил күләмендәге күрсәткечтән төшерә алмый. Соңгы ун елда илдә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 6204 сумнан 27 093 сумга җиткән. Быел Татарстанда минималь хезмәт хакы 27 093 сум тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч 2024 елгы медиан хезмәт хакының (эшләүчеләрнең яртысы – әлеге суммадан күбрәк, яртысы кимрәк ала)  48 процентына туры килә.

Өч тапкыр өстиләр

Пенсионерларны да сөендергәннәр. Киләсе елда аларның айлык акчасы берничә мәртәбә арттырылачак. Аерым алганда, иминият пенсияләре бер ел эчендә ике тапкыр индексацияләнәчәк. Картлык,  инвалидлык һәм туендыручыны югалту буенча әлеге түләү 1 февральдән 2026 елгы инфляция күрсәткеченә карап артачак. Әлегә ул 6,8 процент дәрәҗәсендә фаразлана. Ә 1 апрельдән иминият пенсияләрен, хезмәт хаклары үсешенә карап, тагын 3,3 процентка күтәрәчәкләр.

2027 елда ил күләмендә уртача пенсия күләме хәзерге 27 224 сумнан 29 904 сумга кадәр җитәчәк, дип көтелә. Айлык акча уртача 2,6 мең сумга артачак. Бу – уртача күрсәткеч, дип тә искәрткәннәр. Пенсия зуррак булган саен, аның артуы да ныграк сизелә. Моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә, өстәмә документлар җыярга кирәкми. Пенсияләр автомат рәвештә артачак.

Эшләүче пенсионерлар 1 августтан өстәмә акчага да өмет итә ала. Аларның акчасын, 2026 елда эш бирүче түләгән иминият кертемнәрен исәпкә алып, яңадан исәпләячәкләр. Шул рәвешле киләсе елда эшләүче пенсионерларның пенсиясе бер ел эчендә өч мәртәбә артачак: февраль һәм апрельдә – индексация хисабына, августта – яңа пенсия коэффициентларын исәпкә алу нәтиҗәсендә. Моннан тыш, 1 апрельдән – социаль пенсияләр, 1 августтан – тупланма һәм ашыгыч пенсия түләүләре яңадан исәпләнәчәк, дип фаразлана.

 Киләсе елның 1 февраленнән ана капиталы 2026 елгы инфляция күрсәткеченә бәйле рәвештә артачак. 2027 елда ул беренче балага – 778,5 мең сум, гаиләдәге беренче балага дәүләт ярдәме алынмаган булса, икенчесенә – 1 028,7 мең сум. Беренче бала 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган булса, икенче балага өстәмә түләү 250,3 мең сум тәшкил итәчәк, дип фаразлана. Гаилә ана капиталының бер өлешен тотарга өлгергән булса, аның калган өлеше индексацияләнәчәк. 2027 елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 1,1 миллион сумнан артып китәчәк.

Байыйбызмы, бөләбезме?

Икътисад белгече Артур Хәйруллин фикеренчә, бүгенге шартларда керемнәр артса да, акча азракка җитә.

– Хезмәт хаклары үсә дигәндә, иң элек инфляцияне истә тотарга кирәк. Мисал өчен, айлык акчаны 7 процентка күтәрделәр, ди. Ә инфляция – 6,5 процент. Димәк, сезнең хезмәт хакыгыз 0,5 процентка гына арткан булып чыга. Чагыштыру өчен тагын бер сан: Росстат мәгълүматлары буенча соңгы бер елда Татарстанда бензин уртача 20,7 процентка кыйммәтләнгән. Менә шуннан чыгып уйлагыз инде: әллә байыйбыз, әллә бөләбез, – ди белгеч.

Юк булганчы, бар булсын анысы. «Халыкның реаль кереме арту бик әйбәт, – ди Артур Хәйруллин. – Әмма бу хастаханәдәге уртача температура кебек. Бүген зур хезмәт хакларын сәнәгатьтә һәм зур оешмаларда эшләүчеләргә түлиләр. Ә бюджет тармагы хезмәткәрләре һәм пенсионерларның айлык акчасы инфляция дәрәҗәсендә генә артып бара. Шуңа күрә аларның эшләгән акчасы ашау-эчү, коммуналь чыгымнар, салымнар түләү кебек көндәлек кирәк-яракка гына җитеп бара. Бәяләр исә үсүдән туктамый. Тагын да яхшырак яшәргә телисез икән, күбрәк акча эшлисе генә кала».

«Акчаны дөрес тота белергә кирәк»

Бәйсез финанс киңәшче Гөлия ХӨСӘЕНОВА әйтүенчә, кешеләрнең керем дәрәҗәсе, яшәү рәвеше төрле була торып та, аларда акча тотуга бәйле берүк проблемалар очрый:

Кредитлар, кредит карталары һәм бурычлар. Кредит түләү куркыныч түгел. Аны ни өчен аласың бит. Кемдер, кредит алып, бизнесын үстерә. Ә кемдер бер кредиттан икенчесенә кадәр яши. Кредитка яшәү бәйлелеккә әйләнергә тиеш түгел.

«Финанс мендәре» булмау. Бу – иң киң таралган хаталарның берсе. Еш кына гаиләдәге бөтен хезмәт хакы көндәлек чыгымнарга китеп бара. Күпме акча кергәнен дә, аның кая киткәнен дә төгәл белүче юк. Ә көтелмәгән чыгымнар килеп чыкса? Мая булса, мондый хәлләр гаилә казнасына авыр йөк булып төшмәячәк.

Үз капиталың булмау. Һәркемнең, гаиләсе булу-булмауга карамастан, үзенең азмы-күпме җыйган акчасы булырга тиеш. Бу – иртәгәге көнгә ышаныч һәм күпмедер дәрәҗәдә иреклелек тә.

Инвестицияләр белән эш итә белмәү. Җиңел юл белән акча эшләргә теләп, мошенниклар кармагына эләгүчеләр турында күп ишетәбез. Алдакчылар кесәдәге акчаны тиз арада 20, 30, 50 процентка, хәтта күбрәккә арттырырга вәгъдә итә. Башың әйләнү дә бик мөмкин. Нәтиҗәдә, җыйган акчаларын югалтып кына калмыйча, кредитлар рәсмиләштереп, банкка бурычлы да булып калалар.

– Әлеге пунктларның берсендә булса да үзегезне танысагыз, димәк, сезнең акча тотуга бәйле кыенлыкларыгыз бар, – ди Гөлия Хөсәенова. – Мая туплауны нәрсәдән башларга? Иң әйбәте: хезмәт хакы алуга аның күпмедер өлешен мендәр астына салып куегыз. Югыйсә күпчелек моны ай ахырында: «Калган акчаны җыеп куыйм әле», – дип кенә эшли. Ә ул вакытта акча калмаска да мөмкин бит. Булса да, аз кала. Финанс хәлегез бик үк әйбәт түгел икән, керемнең 3–5 проценты кадәр акчаны маяга салып барырга өйрәнегез. Тора-бара аны 10–20 процентка кадәр җиткерсәгез әйбәт. Һәркемнең акча янчыгы үзенеке, әлбәттә. Шуңа күрә бөтен кешегә дә туры килгән уртак кагыйдәләр юк. Бер дә акча җыеп бара алмыйсыз икән, чыгымнарыгызга тагын бер кат күз салыгыз. Бәлки, арада кирәкмәгән яки артык сатып алулар да бардыр. Алардан баш тарту хәерлерәк.

Урта хәлле гаиләдә хезмәт хакы кая китә? (%)

Азык-төлек                                                                                     54

Төрле хезмәтләр (транспорт, медицина, белем бирү һ.б.)        16

Кием-салым                                                                                   12

Коммуналь хезмәтләр                                                                   10

Башкасы                                                                                          8

Росстат мәгълүматлары

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре