9 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстан ясалма фәһемне үстерүгә 5 миллиард сум акча тотачак
Тиешле программа кысаларында Татарстан ясалма интеллект белән бәйле проектларны үстерүгә 5 миллиард сум акча юнәлтәчәк. Бу хакта «Иннополисның цифрлы көннәре» пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан мәгарифтә ясалма фәһем куллану өчен сынау регионы булырга әзер»
Татарстан фәндә һәм мәгарифтә ясалма фәһем өлкәсендәге карарларны киңәйтү өчен сынау регионы булырга әзер. Бу хакта «Иннополисның цифрлы көннәре» пленар сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
-
Яңалыклар
Фәрид Абдулганиев КФУ студентлары белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының беренче курс студентлары булды. Алар белән парламент Рәисе Фәрид Абдулганиев очрашты.
-
Яңалыклар
«Татарстан Республикасы Ел студенты – 2026» премиясенә гариза тапшыру кампаниясе башланды
Татарстанда «Татарстан Республикасы Ел студенты – 2026» XXII Республика премиясенә гариза тапшыру кампаниясе старт алды. Быел студентлар 20 номинациядә җиңү өчен көрәшә ала, ә Гран-при иясе «Алгарыш» программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлегенә ия булачак. Бу хакта «Белем.ру» порталына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Җәмгыять
Чиста булсын: агроном Хәким Моратов теплицаны кышка әзерләү буенча киңәшләр
Теплицаны көзге чистарту-җыештыру бакчаны кышка әзерләүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Җәй дәвамында ябык грунтта гөмбәчекләр, корткычлар личинкалары байтак туплана. Шуңа күрә тәүге җитди суыкларга кадәр аны чистарту-дезинфекцияләү чиктән тыш мөһим. Агроном Хәким Моратов бу эшнең нечкәлекләрен искә төшереп үтте.
-
Яңалыклар
2027 елда абитуриентлар өстәмә БДИ нәтиҗәләре өчен 25 баллга кадәр ала алачак
Россия югары уку йортларына керүче абитуриентлар 2027 елдан, Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проекты нигезендә, математика, физика, химия, информатика һәм биология фәннәре буенча югары нәтиҗәләр өчен 15тән 25кә кадәр өстәмә балл ала алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Яңалыклар
Казандагы Вознесенский тракты буенча транспорт хәрәкәте ел ахырына кадәр чикләнә
Татарстан башкаласында ел ахырына кадәр Вознесенский тракты буенча транспорт хәрәкәте чикләнә. Сәбәбе – су белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү эшләрен башкару, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Республикада 4 меңнән артык кеше «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында яңа һөнәрле булган
Татарстан Республикасы «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында төбәк халкы бушлай яңа белгечлек үзләштерә яки квалификациясен күтәрә ала, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан «Хәләл» комитеты һәм Мәскәү экспорт үзәге хезмәттәшлек турында килеште
Мәскәүдә узучы «Алтын көз» XXVIII Россия агросәнәгать күргәзмәсендә Мәскәү экспорт үзәге һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Бу хакта комитетның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Санаганны ярата: киләсе елда илдә яшәүчеләрнең реаль кереме артачак
Кесәгезне зуррак итеп ачып куегыз: киләсе елда илдә яшәүчеләрнең реаль кереме 1,4 процентка артачак, дип фаразлана. Пенсия һәм пособиеләрне дә арттырырга вәгъдә иткәннәр. Рәсми рәвештә эшләүчеләрнең хезмәт хакы быел да артты анысы. Тик моны акча янчыгы гына сизмәде кебек, итәк-җиңнәрне торган саен ныграк җыярга туры килә. Акчаның җитәсе бармы? Киләсе елда гаилә казнасын ни көтә?
-
Яңалыклар
Казанда мотоцикл катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны җиде тапкырга арткан
Казанда мототранспорт катнашындагы аварияләрдә һәлак булучылар саны җиде тапкырга арткан. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
КФУда татар телен бушлай өйрәнү курслары башланды
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен оештыру җыелышы узды. Бу хакта дәресләрне оештыручыларга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда нинди һава торышы көтелә?
Бүген, 9 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана, температура тагын бераз күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.