Газетага язылу

Баскыч

Бу сүз нигәдер күңелемә керде дә, төрле уйларга этәрде. Баскыч, бер уйлаганда, югарыга менәр яки түбән төшәр өчен ясалган бер җайланма гына. Әмма, кеше, җәмгыять тормышында да төрле баскычлар бар.

Гомумән, яшәеш бары тик баскычлардан гына тора кебек. Хикмәт шунда гына, аның ниндиендә һәм кайсы басмасында басып торасың бит. Култыксасы бармы, тәгәрәп төшеп китәрлек түгелме. Кемгә, нәрсәгә тотынып калырга. Образлырак әйтсәк, аек акылга тотынып калу әйбәт. Әмма, бүгенге көндә акыл дигәнебез ни хәлдә? Исемен телгә дә аласы килми, үзен акыллы санаган берәү: “Русларны җир шарының теләсә кайсы ноктасында юк итәргә кирәк”, – дип кычкыра. Бу тулы бер милләтне юк итәргә чакыру, милли шовинизмның теге ягы түгелме? Әлбәттә, бүгенге хәлләрдә Украина халкын, һәм республика җитәкчелеген генә гаепләү – беркатлылык. Украина үзе кемнедер вассалына, “сугыш уенчыгына әйләнде. Уенчык уйнатучыларның берсе – Америка кушма Штатлары. Америка генералы Милли Маркның “Русларны суярга кирәк”, – дип оран салуын ничек аңларга? Американың Мисырдагы Синай ярымутрауларына, Панамага, Босниягә, Герцеговинага бәреп керүләренә, Гыйрак, Әфган җирләрендә сугышлар башлануга үзеннән “лаеклы” өлеш керткән бу генерал һаман да тынычлана алмый. Сәясәтчеләр әйтүенчә, аның Украинадагы хәлләрдә дә өлеше бар. Бар гына түгел, шактый, диләр.

Милли Марк озак еллар АКШ армиясе хәрби штабларының берләштерелгән комитетын җитәкләгән. Бу вазыйфасыннан китүенә әле тулар-тулмас өч ел гына.

Әлбәттә инде, мин бу генералны күреп белмим, кем әйтмешли “бер өстәл артында чәй эчеп утырган юк”. Аның турында мәгълүмат туплаганда Интернет сайтларына таяндым. Шунысын гына әйтәсе килә, без бүген тормышның тагын бер баскычына аяк бастык һәм Милли Марк кебек бу “баскычны селкетүчеләр”  дә табылды. Ә бит ычкынып китеп түбән тәгәрәүчеләр Россия һәм Украина гына булмаячак. Бу фикерне төрле ил җитәкчеләреннән дә әледән-әле ишетеп торабыз.

Бөтен Европаның диярлек Россиягә дошман күзе белән каравын телевизордан тәүлек әйләнәсе диярлек сөйлиләр. Үзара очрашканда да сугыш турында сүз кузгатмаган кеше аздыр бүген. Инде шуңа өстәп, мин дә сүз куертып маташам. Дәшмәсәм, телсез диярләр, дим инде.

Тормыш баскычының култыксаларына ныклап тотынып, күкрәк тутырып бер сулыйсы һәм җырлап җибәрәсе килә. Ә җыр, һичшиксез, тынычлык, бәхетле тормыш турында булыр һәм миңа кушылучылар да табылыр. Табылыр гына түгел, бик ишле булачак алар. Бит сугыш афәтен үзләре татыган халыклар бихисап. Гомумән,  тыныч тормыштан кем туйган, ди.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре