“Тамак авыртканда, күпләр кайнар эчемлекләр кулланырга тырыша. Әмма ялкынсынган лайласыман тышчага тагын да күбрәк зыян китерә ул: пешереп, ялкынсынуны көчәйтә генә”, – дип басым ясап әйткән белгеч.
Аның әйтүенчә, кайнар түгел, бәлки җылы эчемлек кулланырга кирәк. Җылы су яки чәй, сулыш юлларының лайласыман тышчасына йомшак кына тәэсир итеп, токсиннарны чыгара һәм лайласыман тышчаның кибүенә юл куймый.
Икенче уйдырма сарымсакка бәйле. Янәсе, салкын тиюдән саклый. Миронова әйтүенчә, тикшеренүләр яшелчәнең авырудан саклавын яки вирусларны үтерүен дәлилләмәгән. Сарымсактагы аллицин инфекцияләрдән саклау мөмкинлеге бирми. Авыз һәм борын куышлыгының лайласыман тышчасын ялкынсындырырга мөмкин – бары шул гына.
Тагын бер ялгыш фикер – әче борыч, имештер, борынны чистарта. Ул, чыннан да, беразга гына борын аша сулауны җиңеләйтә-җиңеләйтүен, ләкин ялкынсынган лайласыман тышчаны тагын да күбрәк ялкынсындырудан мәгънә юк, дигән белгеч.
“Әче ризыктан соң лайласыман тышча әчетергә, хәтта пешәргә мөмкин, шулай ук аллергия килеп чыгу куркынычы зур”, – дип кисәткән табиб.
Тагын бер уйдырма – имеш, туңдырма салкын тидерә. Миронова аңлатып үткәнчә, салкын ризык үзе инфекция китереп чыгармый, чөнки авыруны вируслар, бактерияләр, кайбер очракта гөмбәчекләр китереп чыгара.
“Бер мөһим нечкәлекне әйтеп үтәргә кирәк: тамак инде ялкынсынган булса, туңдырма лайласыман тышчаны өстәмә ярсытып, авырту хисен көчәйтергә мөмкин. Әмма салкын ризыкның тамакка зыяны бар дип әйтү бигүк дөрес түгел” – дип өстәгән табиб.
Чирләгәндә, белгеч тамакның лайласыннан тышчасына зыян китермәстәй эчемлекләргә һәм ризыкларга өстенлек бирергә киңәш иткән. Мондый вакытта көнбагыштан, чикләвек, сохәри, чипсы, фастфуд, газлы судан, шулай ук тозлы, әче, кайнар ризык һәм эчемлекләрдән баш тартып тору кирәк.
“Аппетит юк икән, үзеңне мәҗбүриләп ашау дөрес түгел. Чирнең беренче көннәрендә организмдагы сыеклыкның җитәрлек дәрәҗәдә булуы мөһим, шуңа күрә күбрәк эчү таләп ителә”, – дип йомгак ясаган сүзенә Миронова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез