Газетага язылу

Шатлык

Шатлык ул кайчагында күктән төшкән зур таш кебек тоела. Таш кебек каты түгел инде, бер җиреңне дә авырттырмый, киресенчә, чиксез рәхәтлек бирә, үзеңне дөньяның иң бәхетле кешесе итеп тоярга мәҗбүр итә, әмма аны берүзең генә күтәрү кыен.

Әйдә, менә бу шатлыкны күтәреш әле, дип кемнедер чакырасы килә. Шатлык уртаклашу дигән нәрсә шул халәтне кичерүдән чыккандыр инде ул. Бәхет – бүтән нәрсә, аны уртаклашып булмый, ул шәхси кием кебек: берәүнең бәхете икенчегә тар, я киң була, размеры туры килми. Ә шатлык – универсаль кием, универсаль таш... Ну, хет теләсә ничек ата, ул барыбер ямен югалтмый.

 

Бер мәлне әнә шундый шатлык миңа да ишелеп төште. Берүзең генә күтәрә торган түгел инде. Тез буыннарын калтырата торган. Шатлык ул акча түгел бит инде, аны сандыкка салып, җиргә күмеп тә, банкка күчереп тә, карават астына яшереп тә булмый. Ярый, бүгенгә торып торсын, иртәгә шатланырмын әле, дип тә әйтә алмыйсың. Аңа бүген кирәк. Хәзер. Нәкъ шушы мизгелдә.

 

Мин дә шатлык уртаклашырга дип бер күршегә кердем. Авыз ерык инде, күздән очкыннар чәчри. Тик күршенең кәефе юк. Хәл-әхвәл белешкәнче үк телдән чыгып очарга тора минем шатлык. Тел очына кунган сандугач кебек инде менә. Авызыңны ачсаң, шундук сайрап җибәрәчәк. Тик мин тыелып калдым. Күршенең хәлен сорашам. Сыеры үлгән икән, шуңа кәефе юк. Ә минем күңелдә давыл котыра: «Һи, сыер ерунда бит ул, менә минем...» – дип үземнекен сөйләп китәсем килә. Тик алай ярамый. Сыер – ерунда түгел ул. Авыл кешесе өчен сыер ул – хайван гына булудан бигрәк, яшәү рәвеше. Димәк, моның яшәү рәвеше сафтан чыккан. Мөмкин кадәр юаттым да, бераздан икенче күршегә кердем. Шатлыкны кем беләндер уртаклашырга кирәк бит! Тик анда да шатлыгымны колач җәеп каршыларга әзер түгелләр икән. Әле генә район үзәгенә барып, хатынын хастаханәгә салып кайткан. Яман шеш булуы мөмкин икән. Кара көеп йөри бу. «Хатын нәрсә инде ул...» –  дигән булып, үзебезне әллә кем итеп күрсәтергә тырышсак та, без, ирләр, хатыннан башка ярты көн дә тора алмыйбыз. Бәхет кебек инде алар: барлыгы сизелми, юклыгы сизелә. Бәхете шик астында калган кешегә үз шатлыгыңны сөйләп утырып булмый бит инде, мыскыл иткән кебек. Мөмкин булганча юатып, моннан да үкчәне күтәрергә туры килде.

 

Әле анда, әле монда сугылып, беркадәр йөрдем дә, өйгә кереп, компьютерга утырдым. Моның иң яхшы чара икәнен белә идем. Менә кайда ул шатлык уртаклаша торган урын! Кеше яңа сатып алган күлмәген дә шушында куя, берәр тәмлүшкә пешерсә дә, фотога төшереп, шушында элә. Бөтен дөнья уртаклаша монда кешеләрнең шатлыгын. Болай уйлауга, күңелдәге шатлык тагын да ныграк зурайды. Тел очындагы сандугач инде бөркеткә әйләнеп, үземне дә күтәреп, күккә менү өчен талпынып куйгандай булды.

 

Тик...

 

Башыңа шатлык төшкәнче генә шулай тоелган икән. Монда да бер нәрсәне дә өеп куймаганнар. Төрле артистларны булдыралганча маймыллануын, үзен блогер дип уйлаучы психларның чираттагы сеансларын карамыйча гына уздырып җибәрдем. Үзеңнең зур шатлыгыңны шулар арасына куеп әрәм итеп булмый бит инде. Тик алардан тулысынча котылу да мөмкин түгел: социаль челтәр, берүк моны күрми калмагыз дигәндәй, аларны әледән-әле тәкъдим итеп кенә тора.

 

Мин җитдирәк постларга чыгарга тырышам, тик монда... Монда да минем шатлыкны көтеп торучы юк икән...

 

Бик танылган бер шәхес вакытсыз үлеп киткән... Кайдадыр юл һәлакәте – мәетләр белән. Бер яшүсмер үзенә кул салган... Кайдадыр шартлау булган, янгын чыккан... Тагын әллә нинди фаҗигаләр... Менә шулар арасына үзеңнең шатлыгыңны элеп булмый бит инде. Кеше кайгысыннан көлгән кебек килеп чыга. Мыскыл иткән кебек.

 

Кыскасы, мин үземнең шатлык белән уртаклаша алмадым. Менә әле дә олы гына бер таш булып җилкәмдә утыра. Башта кичергән ләззәте әллә узды, әллә күнектем – әйтә алмыйм,

икесе дә булырга мөмкин, кеше бит ул рәхәтлеккә тиз күнегә. Хәзер бары тик авырлыгы гына сизелә. Кайчагында хәтта тез буыннарын йомшартып җибәрә, җилкәне чиләндергән кебек була. Хәзер тәгаен генә әйтә дә алмыйм бугай инде, чынлап та шатлык идеме икән соң ул...

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре