Газетага язылу

СВОда гомере өзелгән Равил Бәдретдинов турында: «Синең кебек чиста күңелле кеше башка булмас»

(Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Балтач егете Равил Бәдретдиновның якты истәлегенә)

СВОда гомере өзелгән Равил Бәдретдинов турында: «Синең кебек чиста күңелле кеше башка булмас»

Махсус хәрби операция башлануга, күпләр сыналды. Безнең гаиләне дә әлеге вакыйга читләтеп үтмәде. Абый махсус хәрби операциягә киткәч, ут йотып яшәүдән, хәсрәттән, хәбәрсез югалгач, эзләтеп, кабат югалтып, бер-берләребезне юатып, җаннарның үрсәләнүенә урын тапмыйча, байтак тилмердек. Сабырлыклар кыл өстендә торды... Кайчак сынды... Кайчак ялганды...

Махсус хәрби операция башлангач та, «Җиңеп кайтабыз!» дип киткән абыебызның, кызганыч, җәсәде генә туган якларга әйләнеп кайтты.   Менә ул батыр ир-егет: Равил Бәдретдинов. Яшәргә һәм җиңәргә дип талпынып, батырлык үрнәге күрсәтеп, гомерен аямаган изге зат.  Тормыш юлы да гап-гади, гадәти аның. Һәркайда һәркем белән беренче булып «Әссәламегаләйкем!» дип исәнләшкәндәй ихлас, эчкерсез...

Абыебыз Бәдретдинов Равил Фәтхетдин улы 1965 елның 11 ноябрендә Балтач районының Пүскән авылында туа. Пүскән башлангыч мәктәбендә укый. Аннан Чапшар, Норма, Бөрбаш урта мәктәбендә белем ала. Унсигезе дә тулмаган килеш, армия сафларына алынып, Ерак Көнчыгышта урнашкан Благовещенскидагы хәрби частьта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта.

Армиядә хезмәт иткәндә, әти-әнигә командирларыннан мактау хатлары гел килеп торды. Хәрби булырга теләде. Хыялы аздан гына чынга ашмый калды. Еллар узгач та, катгый карар кабул итүен һәм аны тормышка ашырачагын ул елларда кем белсен?!. Армия хезмәтеннән соң, һөнәр училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерде. Ата-бабалардан калган традициягә тугрылык саклады. Җирне, туган авылны, аның кешеләрен, табигатен ихластан яратты.

Туган авылыбыз Пүскәндә механизатор, комбайнчы ярдәмчесе булып беренче чыныгуларын алды. Авылдашыбыз комбайнчы Харис абый Хафизов белән бергәләшеп яхшы нәтиҗәләргә дә ирештеләр. Бераздан үзе дә комбайн штурвалын тотып, ел да бөртекле культураларның мул уңышын җыеп алуда катнашты. Язын-көзен җир сөрүдә эшләде, Тимирязев исемендәге колхоз басуларын, «Венета» кырларын иңләде. Ярыш алдынгысы буларак күп мәртәбәләр бүләкләнде.

Аннан районның төрле оешмаларында ташчы булып хезмәт куйды. Гади ташчыдан башланып киткән хезмәтендә һөнәри осталыгын арттырып торды. Алыштыргысыз төзүче булды. Кулларында кирпеч уйнатты...  Авылдашларны, танышларны кайсын өйле, кайсын гаражлы итте.

Сөйгән яры белән матур гына гаилә корып җибәрделәр. Шәмәрдән бистәсенә барып урнаштылар. Уллары Фәнис туды. «Газпром трансгаз Казан» оешмасының Шәмәрдән бүлекчәсендә хезмәт итә башлады ул. Анда да авыр һәм җаваплы эшләр башкарды, алдынгы хезмәткәр булып танылды.

Гаилә хәлләре буенча, кабат туган авылына кайтып яши башлагач та, механизатор эшенә кереште. Төзүче һөнәрен дә ташламады. Комбайн-тракторга утырып, күмәк хуҗалык кырларын аркылыга-буйга иңләде.

Соңгы елларда, махсус хәрби операциягә киткәнче, Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыкның Килидәге ашлык саклау амбарында эшләде. Биредә дә Равил абый тырышып хезмәт куйды. Егетләр белән яңа амбар корып куйдылар, тирә-якны ялт иттереп тордылар.  Амбар мөдире, үзе дә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән авылдашыбыз Госман Мөхәммәтгалиев белән үзара тату-дус булып, килешеп эшләде ул.

Равил абый авылда да хөрмәткә лаек ир-егет иде. Аның олыны олы, кечене кече итә белүе әби-бабайларның, әти-әнинең матур тәрбиясе нәтиҗәсе булгандыр. Ул һәрвакытта да кемнең кем булуына карамастан беренче булып исәнләшеп, сүз башлый иде. Кирәк булса, ярдәмгә ашыга иде. Авылда, күрше-тирәдә, барлык туганнары, дуслары һәм классташлары, район хәрбиләре арасында ихтирам казанды.

Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннәр арасында үз кеше булып танылды. Парадларда катнашып, алдан атлады... Туганнарына да һәрчак терәк булды. Безгә иртә вафат булган әти-әниебезне алыштырды. Миңа – энекәш, Гөлсинәгә, сеңелкәш, дип якын итеп дәште... Һәрвакыт безне кайгыртып яшәде. Озату мәрасимендә Чапшардан якын дусты Шәүкәт Гаязов: «Без иң тугры дустыбызны югалттык», – дип юкка сөйләмәгәндер... Башкалар да абыйны шундый ук җылы сүзләр белән искә алды ул көнне. Һәркем үз итеп, җанга якын уй-фикерләрен җиткерде. Бер авылдан булган классташы, хәзер Көектә яшәүче Наҗия Шәрипованың озату митингындагы сүзләрен ишетеп, бик күпләрнең күзләреннән яшь акты. «Равил, синең кебек якты, чиста күңелле кеше башка булмас инде...» – диде ул, сүзен тәмамлап.

Аның махсус хәрби операциягә үзе теләп китүе дә, Ватанны яклауны алга куеп, туган илне – газиз җиребезне басып алучылардан саклау һәм исән-сау кире әйләнеп кайту иде. Кызганыч, абыебыз Равил Бәдретдинов үзенең гомерен генә саклый алмады. Луганск тирәсендә барган көчле бәрелешләрдә дошманның миномет утыннан батырларча һәлак булды. Гыйнвар башындагы буранлы көндә җәсәде туган җиргә алып кайтылып, Пүскән авылы зиратына әти-әниебез янәшәсенә иңдерелде.

Күз ачкысыз буран булса да, Равил абыйны соңгы юлга озатырга килүчеләрнең, кайгы уртаклашучыларның иге-чиге булмады. Аларның абыйны хөрмәт итеп килүләренә сокландык. Район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллинның озату митингында үтә дә якын итеп әйткән җылы сүзләре безгә, бертуганнарына, кайгыны беразга гына булса да онытып торырга ярдәм итте.

Авыр вакытларыбызда безнең янәшәдә булган һәркемгә: авылдашларга, күршеләргә, Равил абыйның классташларына, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр оешмасына, Балтач районы хакимияте башлыгына, аның урынбасарларына, район хакимиятенең барлык бүлек җитәкчеләренә, военкомга һәм военкомат хезмәткәрләренә, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиковка, гаилә дусларыбызга, туганнарга, Сабада яшәүче кода-кодагыйга, абыйны озатуны ишетеп, көчле буранда Бөрбаштан җәяүләп килергә чыккан, авыр кайгыбызны якын итеп уртаклашырга ашыккан Гүзәл апа Бариевага, авылыбыз фельдшеры Ларисага, барлык хезмәттәшләргә зур рәхмәт!

Тыныч йокла, батыр сугышчы! Синең батырлыгың безгә һәрчак үрнәк. Батыр исемең мәңге онытылмас. Шәһит киткәннәрдән саналып, урының җәннәт түрендә булсын.

                                                                                          Рәҗәп Бәдретдинов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре