Газетага язылу

СВОдагы егетләргә ярдәм итүче Гүзәлия Галимуллина: «Һәркемнең улы алар урынында булырга мөмкин»

Арча волонтерлары Ташкичү авылында яшәүче Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиеваның интернет киңлекләрендә СВОдагы егетләрнең хәлен сөйләүләре Питрәч районының Күн авылында яшәүче Гүзәлия Галимуллинаның тормышын үзгәртә дә куя. Аңа кадәр дә ничек итеп егетләргә ярдәм итим икән дип йөргән ханымга шул җитә.

СВОдагы егетләргә ярдәм итүче Гүзәлия Галимуллина: «Һәркемнең улы алар урынында булырга мөмкин»
Фото: шәхси архивтан

– Ул апалар, госпитальләргә урын-җир, чүпрәкләр, одеяллар кирәк, дип сөйли иде. Тыңлап та бетердем, тиз генә шкафны җыештырырга тотындым. Тотылмаган биш одеялыбыз бар икән. Ике зур капчык әйбер җыйдым. Ә аннары авыл төркеменә хәбәр бирдем. Авылдашлар шул арада кайсы нәрсә китерде. Булган әйберне Казанга алып чыгып киттем, – ди сөйли Гүзәлия. – Авылга кайтуыма, тагын әллә ничә кеше хәбәр салды. Тагын бер машина кирәк-ярак җыйдым. И шул чакта бигрәк рәхәт булды инде! Өстемнән тау төштемени! Егетләргә ярдәм итә алуыма сөенеп туя алмадым. Ә аннары авыл халкы белән киңәшеп, алар акча биреп, 23 февральгә 200 кешегә бүләк әзерләдем. Кешеләр миңа ышанды, мин намус белән эшлим. Күңелемдә бары яхшы теләк – егетләргә туган як җылысын бирәсем, аларын онытмаганны, көтүебезне белдерәсем килә.

Авылларыннан 5 егет СВОга китә аларның. Кызганыч, берсе һәлак була, икесе, имгәнеп, туган якка кайта. Тагын икесе Ватан сагында. Яраланып кайткан егетләр дә волонтерлык эшенә керешкән. Волонтерларга мәчеттәге ифтар бүлмәсен биргәннәр. Шунда бөтен авыл белән җыелышып, челтәр үрә башлаганнар. Егетләр дә, төркем оештырып, окоп шәмнәре ясый икән.

– Көннәрне бүлеп куйдык. Чиратлап эшлибез. Токмач та басабыз, челтәр дә үрәбез. Ярдәм итәргә дигәндә 60 лап кеше җыела. Әле егетләр мичләр дә ясый. Соңгы 6 айда 800 килограмм токмач, 110 данә челтәр, 6 мең окоп шәме, 15 мич әзерләгәнбез, – ди Гүзәлия. – Бу эшкә ник тотындыгыз, дисезме? Булышасым килде. 18 яшьлек улым бар. Минем балам да андагы егетләр урынында була ала бит! Ничек инде берни эшләмичә ятыйк? Әле менә көзлектә тагын эшебезне киңәйтеп, яңартып җибәрергә исәп. Өемдә дә эшемне туктатмыйм. Берничә дустым белән кич җыелышып, үлән чәйләре ясыйбыз. Авыл халкы да гел булышырга гына тора. Кемдә нинди үлән бар, китерәләр. Әле кешеләрнең базларындагы тәм-томнарын да җыябыз. Шушы арада гына 75 җыелма әзерләдек. Анда тозлы яшелчәләр, кайнатмалар, гигиена кирәк-яраклары, тәмле ризыклар салдык. Килеп җитте, рәхмәт, дип хәбәр итәләр. Әнә шул сүз җитә безгә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре