«Татар баеса, хатын ала, урыс баеса, чиркәү сала», – дигән әйтем бар. Монда бер татар мәчет салып куйган. Баеган да яңа хатын алып тормаган, мәчет салган бу. Мәчет салдың да бетте дигән сүз түгел бит әле, аның эшләве дә кирәк. Ә монда ике очрак бергә туры килгән. Шул мәчеткә ихлас, якты күңелле бер егет мулла булып кайткан. Кызыл йолдызлы бүреген кирегә әйләндереп кигән кеше түгел инде бу. Чын мулла. Элекке заманнарда да бөтен нәселе мулла затыннан булган. Шуңа авылда хөрмәте зур. Авылга да хөрмәте зур. Абруйлы мулла. Мәчет тә шуның әмере белән яши. Һәм бер көтмәгәндә телгә килә:
– Лә иләһә илләллаһ...
Менә ферманың бер ташландык йорты бар. Беркемгә дә кирәкми инде ул, ятимсерәп бер як читтә чери. Мал аягы да, адәм аягы да әллә кайчаннан басмаган. Менә шуның кирпечләре яхшы. Сүтеп алып кайтсаң, әллә никадәр файдасын күрергә була. Шыпырт кына эшләргә кирәк инде. Шыпырт кына, кешегә сиздермичә эшләсәң, ул чынлап та эш була. Кеше күрсә, бурлыкка әйләнә. Менә шушы бурлыкны эш итү турында уйлап кына бетерәсең, мәчет телгә килә:
– Лә иләһә илләллаһ...
Ходай карап торадыр, ул кисәтәдер кебек тоела. Хәрам малга тимә, аның бер рәхәтен дә күрмәссең, гадел юлны сайла. Ә бәлки ул чынлап та күреп торадыр, дип, бу уеңнан кире кайтасың. Ходай белән бәхәсләшеп булмый бит инде.
И, алай гына да түгел әле ул. Ир кеше бит... Ир кеше ул әллә нәрсәләргә кызыга. әллә кемнәрнекенә. Менә күз алдына китереп кенә карагыз. Ниндидер автобуста кайдадыр барып ятасыз. Кыш көне. Шунда берәү кыяр ашый башлый. Сездә юк. Күптән инде кыяр ашаганыгыз да, күргәнегез дә юк. Ә теге ашый. Бөтен автобуска кыяр исе тарала. Шушы мизгелгә кадәр кыяр турындагы уй башыгызга да килгәне юк иде. Ә монда... Хәзер сезнең дә шул кыярны тәмләп карыйсыгыз килә... Чит хатын-кыз да шуның сыманрак инде. Кыш көнендәге кыяр исе сыман. Татып карыйсы килә. Шәп бит инде. Түтәле дә бик еракта түгел, үрелеп алу да җайлы гына. Юмартлыгы да бар, дип сөйлиләр. Менә шуның янына барырга гына җыена башлыйсың... Ярамый торган эш инде бу. Сизеп калсалар, азгынлык, диячәкләр. Сизмәсәләр – ярый. Беркемгә дә сиздерми эшләнгән кабахәтлекне һәрвакыт гафу итәләр. Менә шушы эшеңне беркемгә дә сиздермәслек итеп эшләү турында уйлап кына бетерәсең, мәчет телгә килә...
– Лә иләһә илләллаһ...
Ходай барысын да күреп торадыр кебек тоела. Ул әле алай гына да түгел. Бетми әле аның белән генә. Шушы әшәке уйларыңны акларлык ниндидер яхшылык эшләү теләге туа. Теләк булса, эш эшләнә инде. Эшлисең. Үзеңне әйбәтрәк кеше итеп... Һичьюгы акланган кеше итеп тоясың. Җанга рәхәт булып кала.
И, мәчет тавышын ишетмәүчеләр дә күптер инде ул. Ишеткәннәр генә ишетәдер. Мин аны сезгә дә җиткерәм, яме. Ишеткәннәрегез ишетерсез, юк-бар адымнардан сакланырсыз:
– Лә иләһә илләллаһ…
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез