Газетага язылу

Туган җир турында

Адәм баласы өчен иң кадерле төшенчәләрнең берсе – туган җир.

Миңа кайчагында, син хөкүмәт карарлары белән бик канәгать түгел бугай, дигән шик тә белдерәләр. Нахак инде бу. Киресенчә, мин халкына үз җирендә хуҗа булып яшәү мөмкинлеге биргән хөкүмәткә һәрвакыт рәхмәтлемен. Бу – зур нәрсә. Үзен туган җиренең хуҗасы итеп тоя алган кеше Җирнең дә хуҗасы кебек яши. Уйлаган кеше өчен җир ул бәрәңге утырту, байлык яшерү, нефть суырту яки кемнедер җирләү урыны гына түгел. Ул – аяк терәрлек нигез дә, баш салырлык туфрак та. Барысы да. Аяк терәрлек җире булган кеше генә үзен ныклы хис итә ала.

Менә мин – авыл баласы. Озак еллар буе чит якларда йөрсәм дә, барыбер авылныкы булып калам. Чөнки анда минем тамырларым бар – туган нигезем, туганнарым, дусларым, якташларым. Алар бар һәм әйбәт яшиләр икән, мин, хәтта читтә гомер итсәм дә, үземне шул авылның бер өлеше итеп тоям. Һәм чыны да шул. Мин – туган җирем кешеләре белән, алар минем белән горурлана. Авылы юкка чыга икән, хәтта анда гомеренә бер кайтып карамаган кешенең дә күңелендә мөһим җеп өзелә, ул ятим кала, яклаучысыз, үксез. Көндәлек тормышта, акча-мөлкәт-дан артыннан куганда, яки ял итеп, социаль челтәрләрдә маймылланган артистларны карап, шаккатыру өчен язылган уйдырма язмаларны укып утырганда бу хакта уйламасак та, Туган җир белән Кешенең бәйләнеше әйтеп бетергесез. Ул бәйләнеш өзелә икән, кеше җир белән күк арасында кала.

Без үз дәүләтебездә, үзебез сайлап куйган хөкүмәт җитәкчелегендә яшибез. Ул безнең хакта уйлый дип уйлыйбыз. Уйлый, әлбәттә. Һәм үзенә кирәк чакта гына да түгел. Ә бит үз халкын бөтенләй яратмый торган хөкүмәтләр дә бар икән. Мин аларны исемләп телгә алмыйм инде, я, Маратыгыз шулай язган дип үпкәләп, безнең илгә дошманлыклары уяныр... Бу дөньяда бер нәрсәне дә алдан әйтерлек түгел... Менә шул илләрдә халыкны үз җиреннән аеру сәясәт дәрәҗәсендә бара икән. Моны тормышка ашыру өчен махсус программалары бардырмы-юктырмы – әйтә алмыйм, хәзер беркем дә үз планын ачып салмый, бишьеллыклар чоры күптән узган. Әмма анда хәлләр менә болайрак тора икән...
Алар башта билгеле бер җирдә гасырлар буе гомер иткән халыкны аның төп шөгыленнән аералар. Әйтик, бу төбәк халкы аучылык белән гомер иткән ди. «Әйләнә-тирәбезне, туган табигатьне сакларга, һәр җанварның кадерен белергә, үрчетергә кирәк», – дигән үгет-нәсыйхәтләр һәм «болай да сирәк калып бара торган җәнлекләрнең гомерен өзәргә ярамый, канун бозган кешегә фәлән мең сум штраф» дигәнрәк тыюлар белән бу шөгыльне юкка чыгаралар. Ау мисал өчен генә инде, бу умартачылык та, балыкчылык та, игенчелек тә булырга мөмкин. Игенчелек безгә якынрак тоелса, аны юкка чыгару ысулын колхозларны бетерү белән чагыштыра аласыздыр. Тик алдан ук кисәтеп куям: ул илләрдә колхозлар юк, бу мисал фәкать күз алдына китерү өчен генә. Бу төбәктә эш урыннары бетә, кешеләр эш эзләп читкә таралырга мәҗбүр була.

Шул рәвешле күнегелгән кәсепләрне юкка чыгаргач, акрынлап кына социаль мәсьәләләр бүселә башлый. Әйтик, дәвалау мөмкинлекләре... Шул төбәктәге дәвалау һәм дару сату урыннары ябыла. Бөтен кеше дә чирле булмагач, бу артык күзгә бәрелеп тормый. Мәдәният учакларын ябалар, китапханәләрне. Авыл кешесе китап укырга атлыгып тормый бит инде, аның вакыты да юк әле. Ә концерт-фәләнен ул телевизордан да карый. Аннан соң мәктәпләрне ябалар. Ну, балалар саны аз, хөкүмәтнең акчасын халык мәнфәгатьләренә юнәлтү максатында иң яхшысы – бу мәктәпне күрше авылныкы белән берләштерү. Бераздан күршедә дә балалар саны азая, ә чыгымнарны киметергә кирәк. Аннан соң кечкенә балаларны укыта, тәрбияли торган урыннар ябыла. Аннан кибетләр...

Мондый урында беркемнең дә яшисе килми. Акрынлап кына барысы да якындагы шәһәрләргә күченеп китә башлый. Монда калган ике-өч карт-коры өчен торба буйлап газ куып булмый, оптимизация кирәк дип, газны да сүндерәләр, электрны да өзәләр... Ниһаять, бу авыл үзеннән-үзе бушап кала. Илеңнән, туган җиреңнән куу ул этләр өстереп, камчылап кыйнап, автобусларга тутырып каядыр озату гына түгел. Ул бернинди гаугасыз, үзеннән-үзе килеп чыккан кебек тә эшләнергә мөмкин.

Менә ничек эшлиләр чит илләрнең үз халкын дошман күрүче хакимнәре. Безнең Сталин карт әйткән бит, имеш: «Нет человека – нет проблемы». Болар да шул чамарак эш итә: халык юк икән – проблема да юк. Чит илләрдә әнә шундыйрак хөкүмәтләр дә бар икән ул...

Ә бездәме? Бездә балалар бакчасыннан башлап пенсия яшенә кадәр кешедә патриотизм тәрбияләргә тырышалар. Шуның өчен матбугат хезмәт итә, нәшриятлар, көнкүрешнең бөтен тармаклары, бөтен трибуналар шул максатка эшли. Патриотизм ул – туган илгә мәхәббәт тәрбияләү дигән сүз. Без һәрдаим тәрбия астында.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре