Смартфон аша акча урлауның яңа ысулы барлыкка килгән

Кибералдакчылар, банк клиентлары смартфоннарына читтән керү программасын урнаштырып, акчаларын урлый башлаган. Шул турыда Мәскәүдә узган «Ачык инновацияләр» халыкара форумында Group-IB компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Илья Сачков сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Җинаятьчеләр кешеләрне кесә телефонына гаджетка керү мөмкинлеген тәэмин итүче программа урнаштырырга үгетли, дип аңлатты ул.

Сачков сүзләренчә, «әлеге төр мошенниклык буенча зыянның уртача күләме зур банк өчен 6-10 млн сум тәшкил итәргә мөмкин».

Шул ук вакытта ярты ел дәвамында Secure Bank системасы ай саен физик затлар счетларыннан ерактан торып керү программасы аша акча алырга тырышуның меңнән артык омтылышын терки, дип өстәде белгеч.

 


Фикер өстәү