Татарстанда берәүнең тавыклары зәңгәрсу һәм яшькелт йомырка сала

Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Мәрьям Саламаева тавык йомыркаларын буяп мәшәкатьләнми. Яшел һәм зәңгәр йомыркаларны аның үз тавыклары сала. Хуҗабикәнең әтәче һәм 16 тавыгы бар, шуларның бишесе һәркөнне төсле йомыркалар салып сөендерә.

— Үземнең төсле тавыкларымны башкалар кебек ашатабыз: пешкән бәрәңге, парландырылган бөртек. Алар эремчек һәм сөт тә яраталар, – ди Мәрьям. – Шуңа күрә төсле йомыркалар – ниндидер махсус рацион нәтиҗәсе түгел, ә токым үзенчәлеге.

Мәрьям төсле йомыркалар сала торган тавыкларының токымын белми, аңа Тукай районының Иске Ерыклы авылыннан туганнары бүләк иткән. Бу гадәти булмаган тавыклар хуҗалыкны бизәп торалар. Һәм алар салган төсле йомыркаларны туганнары, Пасха алдыннан гына түгел, болай да бик теләп алалар.

— Әлеге йомыркала минем тугыз яшьлек оныгым Заринага да бик ошый, – ди Мәрьям, – Ул тавыкларны бакчада казып алган суалчаннар белән сыйлый, казып ала, ә иң симезләре төсле тавыкларга эләгә.

Мәрьям Саламаева җәен – казлар һәм бройлерлар, ә йомырка сала торган тавыкларны ел дәвамында тота. Ул аларга тиешле тәрбия бирә, ә тавыклары исә аны төсле йомыркалары белән сөендерә.

Белешмә өчен:

Ит һәм йомырка өчен үрчетелә, яшел һәм зәңгәр йомыркалар сала торган сирәк очрый торган тавыклар Амераукана токымыннан. Аның шундый төсле йомыркалар салуы һәм итенең бик тәмле булуы бу тавыкны бик популяр итә. Амераукананы Пасха йомыркасы салучы тавык дип тә атыйлар.

Чыгышы белән ул – Америкадан. Бу токымның исеме дә шуннан.

Бу тавыклар киң тәпиле, колаклары кечкенә, оваль формада, аларны алкалар дип тә атыйлар. Койрыгы кыска, канатлары киң, томшыгы көчле һәм эчкә таба сыгылган. Кикриге муенсаны хәтерләтә, ул, томшыгыннан башланып, баш түбәсендә тәмамлана.

Пасх тавыгы төрле төстә була. Рәсми рәвештә аның 8 төсе теркәлгән: ак, кара, зәңгәр, кызыл-көрән, көмеш, бодайсыман алтынсу, куе сары һәм зәңгәрсу. Әмма аның башка төсләре дә бар, мәсәлән, лаванда төсе. Төп төреннән тыш, аның декоратив һәм карлик төрләре дә бар.

Уртача продуктивлыгы – 2 ел. Статистик белешмәләр буенча, бу төр тавык төрле төстә елга уртача 200дән 250гә кадәр йомырка сала. Моннан тыш, бу тавыкларның ите дә яхшы сыйфатлы, тәме дә бик тәмле, әзрәк бытбылдык итен хәтерләтә. Тавыкның авырлыгы 2-2,5 кг, ә әтәче 3,5 кг-га кадәр булырга мөмкин. Шуны әйтергә кирәк, Амераукана тавыкларының чебиләр чыгару инстинкты бик көчле түгел.

Климатка тиз җайлаша алуы аркасында Амераукана токымлы тавыкларны карау авыр түгел һәм мондый токымның авырулары да бик юк. Азыкны да бик талымламыйлар. Әмма бу тавыклар чиста су яраталар. Су торбасыннан килә торган суны әзрәк тондырып йә чистартылган су бирергә кирәк. Шулай ук Пасха тавыклары җылыны һәм иректә йөрүне яраталар.

 

 

Фото: kazanfirst.ru

Фикер өстәү