Covid-19 белән белән авыручылар күп булган район һәм шәһәрләрне атадылар

Татарстанда 15 муниципалитетта Covid-19 инфекциясе белән авыручылар саны республика дәрәҗәсеннән югарырак. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Марина Патяшина Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Республикада Covid-19 авыруы күрсәткече 100 мең кешегә 80,5 очрак тәшкил итә, дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча баш дәүләт санитария табибы.

Марина Патяшина сүзләренчә, Апас (350,5), Әтнә (346,5), Чүпрәле (278,6), Теләче (240,2), Лаеш (214,6), Биектау (173,9), Питрәч (173,2), Арча (121,7), Саба (109,1), Балтач (105), Буа (102,9), Тәтеш (85,7) һәм Тукай (85,6) районнарында, шулай ук Казанда (124,7) һәм Чаллыда (86,7) күрсәткечләр республика дәрәҗәсеннән югарырак теркәлгән.

Иң түбән күрсәткечләр Бөгелмә (2), Актаныш (3,6), Зәй (4,1), Баулы (9,5) районнарында теркәлгән.

Роспотребнадзорның республика идарәсе башлыгы сүзләренчә, Coid-19 авырулары дәрәҗәсе республикадагы уртача күрсәткечтән югарырак булган шәһәр һәм районнар белән  ведомство көчәйтелгән рәвештә эшли.

 

 


Фикер өстәү