Татарстанда пневмония белән авыру очраклары күп булган шәһәрләр билгеле булды

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков пневмония белән авыру очраклары күп булган шәһәрләрне атады.

Спикер сүзләренчә, апрель һәм май айларында ачыкланган очраклар саны буенча антирейтинг лидерлары Казан, Чаллы һәм Әлмәт булган.

«Татарстанның өч муниципалитетында хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы очраклары күп теркәлгән. Ләкин саннар алдагы еллар күрсәткечләре белән якынча бер чама», — дип ачыклык кертте Жаворонков.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстанда үпкә ялкынсынуыннан үлүчеләр саны уртача статистик күрсәткечләр дәрәҗәсендә саклануын әйткән иде.

 


Фикер өстәү